Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл билеты на парту.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
200.19 Кб
Скачать

6 Билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

2. -Син кайсы шәһәрдә тудың?

- Шәһәреңнең исеме нәрсәне аңлата?

- Синең туган шәһәрең матурмы?

- Нинди истәлекле урыннар бар?

- Шәһәрегезгә ничә яшь?

- Шәһәрегезнең туган көнен кайчан үткәрәсез?

- Шәһәрең янында елга бармы?

- Шәһәреңнең үзәгенд нәрсәләр бар?

3. Гүзәл апа.

Без авырганда, өебезгә табибә килә. Аның исеме - Гүзәл. Ул уртача буйлы, кара кашлы, кара чәчле. Һәрвакыт елмаеп сөйләшә. Авыруны игътибар белән тыңлый, файдалы киңәшләр бирә.

Олы яшьтә инде, әмма Гүзәл апа җиңел йөри, шат күңелле. Авырулар да канәгать, чөнки Гүзәл апа кешеләрне тыңлый белә, аңлый белә. Аның да үз мәшәкатьләре, борчулары буладыр инде, ләкин ул бөтен күңелен эшенә биргән.

Гүзәл апа кебек табибәләр күбрәк булсын иде.

7 Билет

1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

2. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Г. Зәйнашева «Туган җирем – Татарстан» 4б., М. Әхмәтҗанов «Кимчелеге бер генә» 44б., М. Җәлил «Кичер, илем!» 80б., Р. Миңнуллин «Әни кирәк» 86б., Ф.Зыятдинова «Сукмак» 104б.

2. - Казан нинди шәһәр?

- Кайсы Республиканың башкаласы?

- Казанга ничә яшь?

- Ул ничә районга бүленгән?

- Анда нинди истәлекле урыннар бар?

- Казанда уку йортлары күпме?

- Казанның нинди театрларында булганың бар?

3. Агач – җимеше белән, адәм – эше белән

Ниһаять, әбәткә туктаганнар болар. Әти кеше нәни улын күкләргә чөеп мактый икән:

- Агач – җимеше белән, адәм – эше белән, дигәннәр борынгылар. Кулың эшкә ябыша икән, улым. Болай булгач, дөньям түгәрәкләнде.

- Эшләрмен дип әйткән идем ич! - дигән малай, масая төшеп.

- Әйттең дә, эшләдең дә, улым. Егет сүзе бер булла ди бит.

- Әти, әтием, мин егетме?

- Синме? Егетнең дә егете син, улым.

8 Билет

1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.