Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
lingvistik_tiksherenuler_tarikhy.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
107.21 Кб
Скачать

Тема: Татар теленең грамматик теориясе барлыкка килүдә гарәп теленең роле

Гарәп язуы әле исламны кабул иткәнчегә кадәр барлыкка килгән. Аның прототибы буларак набатай (набатей) язуы була ( б.э.к. 4 г. – б.э. 1 гас.). Ул үз чиратында арамей язуына барып тоташа (аның аша финикиягә). Набатай язуы Синай ярымутравы һәм Көнбатыш Гарәбстанның гарәп телле халыклары тарафыннан 6 нчы гасырга кадәр ук кулланылган.

Гарәп алфавиты 6 нчы гасырның башында Һира шәһәрендә төзелә. Аннан соңгы үсешен ул Коръәннен беренче язылган вакытында 7 гас. уртасында ала (651). 7нче гасырның икенче яртысында өстәмә билгеләр кертелә. Бу исә тартык һәм сузык, озын һәм кыска сузыкларны, шулай ук охшаш хәрефләрне аеру өчен кирәк була. Урта гасырларда гарәп язуы күп кенә мөселман халыклары тарафыннан кулланылган. Бу үз чиратында яңа график системалар барлыкка китерә. Кызганыч, 20 гасырда аның таралыш чикләре сизелерлек дәрәҗәдә кими. Мәсәлән, төрекләр үзенең язу системасын латин графикасына күчерделәр. Шул ук күренеш 20нче гасырда СССРның союз һәм автоном республикаларында күзәтелде.

Гарәп грамматикасын төзүдә беренче адымнарын Гали хәлифнең замандашы Әбу-әл Әсуад Әд-Дуали ясый. Ул өч сүз төркемен аерып чыгарган: исем, фигыль һәм кисәкчә, кыска сузыкларны белдерүче билгеләрне керткән, сүз үзгәртү турында сораулар кузгаткан. Аның укучылары Яхия ибн Яәгмар, Гәнбаса ибн Мәгдан әл-Фихри һәм алардан иң күренеклесе Әбу Гәмр Гыйсә ибн Гомәр әс-Сакафи. Гарәп тел гыйлеменең чәчәк ату чоры урта гасырларның 8-13 гасырларына туры килә. Гарәпләр тарафыннан камил һәм төгәл методологик юнәлеш алган гарәп язу системасы гарәпләрнең бөтен тупланган гыйльми байлыкларын алдагы гасырларда да иҗади үзләштерәләр һәм үз телләре структурасына тирән үтеп керәләр. Шул рәвешле, алар дөньяви тел гыйлеме фәнен шактый күп мөһим закончалыклар белән баетканнар.

Гарәп теле фәне сизелерлек дәрәҗәдә бөтен мөселман дөньясы грамматикаларның һәм туган тел сүзлекләре төзелешенә һәм гомумлингвистик теориянең эшләнешенә, европа лингвистик традициянең һәм Европада гарәб телен өйрәнү фәненең барлыкка килүенә һәм үсешенә тәэсир иткән. Һәм, ниһаять, гарәп традицияләре тюркологиянең барлыкка килүендә зур этәргеч ясаган.

Безгә хәтле килеп җиткән беренче гарәп грамматикасы Бәсри Сибаваихиның “Әл-Китаб”ы булып тора. Биредә фәнни-теоретик яктан синтаксис, морфология, сүз төзелеше һәм фонетика үзенчәлекләрен җентекләп тикшерелгән. Әлеге эшендә галим замандашларының казанышларын кулланып эш итә.

Гарәп теле гыйлеме антик фән белән урта гасырлар арасында арадаш буларак чыгыш ясады. Аның казанышлары 11-12 гасырларга кадәр урта гасыр Европасында билгесез булып торса да, юкка чыкмый. Гарәп гуманитар һәм табигый фәннәрнең тәэсире нәтиҗәсендә көнбатыш Европа университетларында аверраизм гарәп аристотелизм версиясе буларак таралыш алган.

8нче гасырның 1нче яртысында Ибн Аби Исхак әл-Хадрами, Иса ибн Гомәр ас-Сакафи һәм Абу Гәмр ибн әл-улла классик гарәп теленең язма анализ нормаларының нигезен эшләп чыгаралар. 8нче гасырның икенче яртысында исә гарәп теле теориясе филология фәненең мөстәкыйль бүлеге буларак оешып җитә. Гаруз теориясенә нигез салучы басри галиме әл-Хәлил ибн Әхмәд традицион гарәп тел гыйлеменең методикасында һәм проблематиканың оешуында зур роль уйнады. Гаруз теориясен ул метрик шигырь төзелеше системасын өйрәнә. Биредә сөйләмнең просодик күренешләре генә түгел, ә гарәп сүзенең ритмик һәм морфологик төзелешкә корылган фактлар да модельләшә. Анализның иң кечкенә берәмлеге итеп, х а р ф - тартык һәм кыска сузык компоненттан торган сөйләм сегменты санала. Әл–Хәлилнең “Гайн китабы” дип аталган хезмәте бар. Ул һинд тел традицияләренең йогынтысын да үз эченә ала. Галим кыска сузыклар фонемасын билгели торган знаклар системасын камилләштергән, гарәп язуына хәрәкәләр керткән. Бу безгә хәзер дә Коръән укыганда да, поэтика һәм уку-укыту текстларын укыганда да ярдәм итә. Шулай итеп, алга таба, гаруз теориясе татар әдәбиятына да үтеп керә, хәрәкәләр дә хәзерге заманда да үз актуальлеген югалтмый кала бирә. Бу исә үзе ук гарәп теленең зур роль уйнаганлыгы турында әйтә.

8нче гасырның 2нче яртысында яшәгән грамматик Сибавейхи “Китап” дигән трактатын төзи. Бу китап безнең көннәргә килеп җиткән, классик гарәп теленең грамматикасын үз эченә алган. Биредә систематик рәвештә тел нормалары тасвир ителә. Шулай ук әлеге хезмәт телче галимнең Әл-Хәлил ибне Әхмәд тикшеренү хезмәте нәтиҗәләрен һәм концепциясен чагылдыра. Гарәп теле гыйлемендә грамматик анализларның төп аспектлары аерылып чыга: нәхү һәм сарыф.

8нче гасыр ахырларында филолог әл-Кисаи үзенең хезмәтләре белән төп урынны били. Ул куфи мәктәбенең тикшерү принципларын билгели. Аның хезмәтләреннән безнең көнгә хәтле килеп җиткән “Гади халык сөйләмендә грамматик хаталар турындагы трактат”ы тел гыйлемендә билгеле роль уйный. Бу хезмәттә мөһим диалектологик мәгълүматлар урын алган.

8 – 9нчы гасыр ахырларында әл-Ахфаш әл-Асуат, Абу Госман әл-Мазини, әл-Мубаррад кебек басри филологлары һәм Абу Закәрия Яхья ибн Зияд әл-Фарра, Ибн ас-Сиккит, ас-Салаб кебек куфи тел галимнәре Сибавейхиның “Китаб”ын шәрехләү белән шөгыльләнгәннәр. Гарәп лексикографиясе һәм диалектологик лексика белән бәйле сүзлекләр барлыкка килә. Басрилар һәм куфилар арасында тел грамматикасы буенча төрле бәхәсләр барганлыгы күзәтелә.

10нчы гасырда төп грамматик теория калыплаша һәм билгеле системага салына, шулай ук грамматик анализның терминологиясе җайга салына. Шулай итеп, гарәп тел традициясе төгәлләшә һәм фәнни дисциплина юнәлешен ала.

10нчы гасырның беренче яртысында Багдад мәктәбендә гарәп теле традициясенең 3нче юнәлеше үсә. Бу юнәлеш Ибн Җинниның “Гарәп теленең үсеш үзенчәлекләре” дигән хезмәте белән билгеләнә. Әлеге хезмәттә сүзләр һәм мәгънәләр бәйләнеше мәсьәләсе, сүзнең структур ясалышы, сүз мәгънәсе һәм аның кулланылышы карала.

11нче гасырда исә сәнгатьле сөйләм телен өйрәнә торган дисциплиналар аерылып чыга. Сөйләмне оештыра торган ике процессны билгеләп чыгаралар: тел әйтелмәләренең дөрес әйтелешен үтәү һәм сөйләмне дөрес оештыруда камиллеккә җитү. Беренчесе грамматика һәм лексика фәннәре белән, ә икенчесе исә мәгънә турындагы фән белән өйрәнелә. Багдад монголлар тарафыннан яулап алынганнан соң, һәм гарәпләрнең Испаниядә йогынтысы кими төшкәч, гарәп фәне үзәге Мисыр һәм Сүриягә күченә. 13нче  гасырда Ибн Яиш һәм Ибн әл-Хаджиб филологлары, шулай ук 14нче гасыр Ибн Хишам һәм Ибн Акиль һәм дә 15нче гасыр тел галиме ас-Суюти билгеле дәрәҗәдә зур роль тоткан хезмәтләрен дөньяга тараталар.

Гарәп теле фәне, беренче чиратта, урта гасыр тюркологы тел галиме Мәхмүт Кашгарыйга зур тәэсир ясаган. Гарәп теле үзенең лингвистик өйрәнүләр тарихында просодика һәм сүз ясалышы формалаштыру мәсьәләләре, аның лексик мәгънәсен анализлау, мәгнәви һәм функциональ мәгънәләр, ситуатив контекст, гомумән җөмлә төзелешен максатчан өйрәнүне үз эченә ала.

XIX – XX гасырда татарларда бик күп төрле грамматикалар дөнья күрә. Шуларны тикшерү татар теленең килеп чыгышы турында мәгълүмат җыярга ярдәм итә. Татар теленең грамматикасы, грамматик теориясе барлыкка килүдә гарәп теле дә бик зур йогынты ясый. Нәкъ менә шул гарәп грамматикаларын иске татар теленә тәрҗемә итү, шул грамматикаларга таяну нәтиҗәләрендә беренче татар теле грамматикалары барлыкка килә башлый. Боларны бигрәк тә гарәп һәм татар теле сүз төркемнәрен классификацияләүдә, терминнар һәм аерым грамматик категорияләрны аңлату нәтиҗәсендә күрергә була.

Галимнәр гарәп теле грамматикасын аңлату нәтиҗәсендә татар грамматикасына да игътибар итәләр. Теләсә нинди лингвистик күренеш бер телдән икенчә телгә күчерелгән, аңлатылган вакытта һәр вакытта ниндидер үзгәрешләр кичерә. Татар теле дә болардан читтә калмаган.

Күп кенә вакытлар татарлар гарәп телен тикшерү өчен кулъязма китаплар кулланганнар. Бу китапларны урта гасырларда гарәп-мөселман авторлары төзегән. 19 гасырга кадәр бу китаплар урта Азиядән, Мисырдан һәм Төрек илләреннән Рәсәйгә һәм соңыннан Казанга акрынлап килә башлый. Казанда гарәп китапларын бастырып чыгару нәшриятләре барлыкка килә башлый, шушы грамматик трактатлар базасы ярдәмендә гарәп лингвистик традицияләр йөртүчеләр аркылы татарларда гарәп китаплары, грамматикалары барлыкка килгән. Күп кенә дәреслекләр гарәп теле грамматикасы ярдәмендә языла.

Теләсә кайсы лингвистик система икенче телгә күчерелгәндә трансформация кичерә. Бу күчеш берничә этаптан тора. Башта гарәп авторлары гарәп китапларын татар теленә турыдан туры тәрҗемә тергә тырышканнар, чөнки бу чорларда әле татар грамматикалары булмый. Күп кенә грамматик, синтаксик һәм морфологик күренешләрне аңлата торган аерым кагыйдәләр булмый. Беренче татар язмалары тел ягына килгәндә гарәп теле белән бик тә охшаш булган. Ләкин язмаларда гарәп сүзләренә татар теле кушымчалары өстәлгән.

Икенче этап татарларның гарәп телен үзләренә яраклаштырып эш иткәндә барлыкка килә. Яңа дәреслекләр гарәп теленең грамматикасын турыдан-туры тәрҗемә итми инде. Күп кенә аңлатмалар татар теленә тәрҗемә ителеп, татар теленә яраклаштырыла. Татарлар грамматиканы гадиләштерәләр. Аз кулланыла торган грамматик формаларны алып аталар, гарәп лигвистик традиция кануннарыннан чигенәләр һ.б.. Шушы этап чорында татар һәм гарәп теленә хас грамматик куренешләрне аңлату өчен аерым бер төр терминнар килеп керә.

XIX гасырлардагы терминологик дәреслекләр гарәп телендә кала. Дәреслекне гади һәм катлаулы терминнан тәшкил итә. Гади терминнар бер генә тамырдан тора, ә катлаулы терминнар берничә тамырдан ясалган. Бу күренешләрнең берничә төрләре булган.

1. гарәп теленнән изафета

2. ике компонентлы атрибутив (существительное + прилагательное)

3. өч компонентлы атрибутив (изафетное сочетание + согласованное определение к первому компоненту изафета или изафетное сочетание + согласованное определение ко второму компоненту изафета )

Хәзерге заманда гарәп терминнарын азрак кулланырга тырышалар. Шулай да күп татар телендә гарәп терминнары әле һаман 50% тәшкил итә. Революциягә кадәрге дәреслекләргә караганда хәзерге дәреслекләрдә катнаш терминнар кулланыла. Шулар арасында гарәп теленә дә башка тел тәэсирендә кергән сүзләр, терминнар күзәтелә.

Гомумән алганда. гарәп теленең татар теленә тәэсире гарәп китапларын, грамматикаларын турыдан-туры тәрҗемә итү нитиҗәсендә барлыкка килгән. Һәм бу китапларны гарәпләр тәрҗемә иткән дигән карашлар да яшәп килә. Моны дәлилләп татар грамматикалары гарәп грамматикаларыннан күпкә соңрак язылу белән аңлатына.

Бик күп төрле грамматикалар төзелә. Мәсәлән, шулар арасында К. Насыйриның “Әнмүзәҗ” дип исемләнгән җыентыгы да бар. Хангилдин В. Н. аның эшчәнлеге турында болай ди: “Ул чорларда аның кебек татар грамматикасын җентекләп тикшерүче әле булмаган. Ул инде шул чорларда ук күп кенә грамматик категорияләргә тулы анализ биреп китә. Һәм без әле бүгенгәчә аның кайбер әйткән карашларына таянып эш итәбез. К. Насыйри узенең эшендә күбрәк килешләр, зат-сан, залогларга, суффиксларның родларның булмавына игътибар итә ”.

Шулай итеп, Х1Х – ХХ гасырларда татар теле грамматикасы бик зур үсеш ала. Күп кенә грамматик хезмәтләр татар аудиторияләренә төзелгән гарәп китаплары йогынтысы нәтиҗәсендә татар теленә шактый күп гарәп алынмалары кертеп калдыра.

Тема: 16-17 гасыр Европа лингвистикасы. Пор-Рояль грамматикасы

15 гасырдан соң лингвистика үсешендә ике фактор билгеле: Рим империясенең таркалуы һәм бөек географик ачышлар. Томасс Эрфуртс ачышларыннан соң ике йөз ел аралыгында тел белеме теориясе үсеш кичерми. Ләкин бу вакыт арасында күп телләр, бербөтен логик нигез тәшкил иткән бөтен гомуми телләр һәм чагыштырма тел белеме турында фикерләр үсеш ала.

Телләрнең күплеге турында беләләр, һәм телләрне чагыштыру омтылышлары була. Алда әйтелгәнчә, лингвистик традицияләр бер телне өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Алар арасында мәдәният традицияләренә туры килгән тел дә бар. Борынгы Рим һәм Япониядәге кебек бер телдән икенче телгә күчергә дә була. Традицияләр үсешенең беренче этапларында ук үз мәдәният телеңә башка, алдан тасвирланган телләр катигориясен күчереп була. Урта гасыр Европасында грек һәм латин вариантлары традицияләре бер берсе белән кисешми. Көнбатыш Европада 13-14 гасырларда да, телләр белән бер рәттән язу да булганда, бердәнбер тикшерүгә лаек булп латынь торган. Исланд фонетик рәтләре кебек аерым чыгармалар бик сирәк була.

Бу нигезләмәләр бер төркем илдә 15 гасырда, икенче илләрдә 16 гасырда үзгәрә башлый. Бу вакытта дәүләтләрдә феодаль таркаулык дәвере бетә, үзәкләштерелгән дәүләтләр барлыкка килә башлый. Күп телләрдә язу үсеш ала. Латин мәдәниятның бердәнбер теле булмау турындагы күзаллаулар күпләп тарала башлый. Телнең алдагы үсешенә урта гасыр Европасында милли һәм тел ситуациясендәге ике үзенчәлек тәэсир итә. Беренчедән, көнбатыш Европа бердәм дәүләт төземи, ул берничә дәүләтне күз уңында тота, һәм анда күп очракта төрле телләрдә сөйләшәләр. Икенчедән, көнбатыш Европаның гомуми телләре генетик якын булалар, роман һәм алман телләренә карыйлар. Моннан, бер-берсеннән өлешчә аерылган телләрнең охшашлыгы турында фикерләр барлыкка килә. Европа традицияләренең үсеше һәм аның тел турында фәнгә әверелүндә мөһим рольне яңа көнбатыш телләр турында беренче грамматикалар уйный. Испан һәм итальян телләре грамматикасы 15 гасырда, француз, инглиз һәм алман грамматикасы 16 гасырда барлыкка килә. Башта аларның күбесе латинда языла,соңрак әлеге грамматикада тасвирланган телләр бер үк вакытта нинди телдә язылган телләргә әвереләләр. Әлеге грамматикалар уку юнәлешендә булалар. Грамматикада тел кагыйдәләре белән берлектә, әлеге кагыйдәләрне өйрәнү өчен уку материалы да тупланган була. Шул ук вакытта лексикография дә актив үсеш кичерә. Телнең яңа нормалары барлыкка килү сәбәпле күпмедер күләмдә тулы булган норматив сүзлекләр дә барлыкка килгән. Моңа бәйле рәвештә, 1666 елда, хәзерге вакытта да яшәп килгән Француз академиясе төзелә. Ул илдә телне нормалаштыру үзәге була. Бердәм булган көнбатыш Европа традицияләре милли тармакларга бүленә башлый.

Пор-рояль грамматикасы беренче тапкыр 1660 елда, авторларының исеме әйтелмичә (Антуан Арно һәм Клод Лансло) басылып чыга. Әлеге грамматика берничә тапкыр басыла һәм төрле телләргә тәрҗемә ителә. Безнең илдә берничә ел элек бер үк вакытта диярлек аның ике басмасы басылып чыга, берсе 1690 елда “Грамматика обәая и раөионалҗная Пор-Рояля һәм икенчесе 1691 елда “Грамматика Пор-Рояля”. Грамматика фән тарихына автор тарафыннан куелган исем белән керми.

Пор-Рояль грамматикасы – телгә индуктив яктан якын килү үрнәге булып тора. Тел турында күп кенә фактларны өйрәнеп галимнәр гомуми нәтиҗәләр ясыйлар.

Пор-Рояль грамматикасының язмышы шактый авыр була. Башта грамматика Франциядә таныла һәм 18 гасыр ахыры- 19 гасыр башына кадәр үрнәк грамматика булып тора. Аннан соң иҗат ителгән гарамматика авторлары Пор-Рояль грамматикасына ияреп эш итәләр.

17 гасырда дәүләтара мөнәсәбәтләр киңәю сәбәпле, тылмачлар тәрҗемә вакытында күп кенә кыенлыклар белән очрашалар. Кешеләр бөтендөнья теле турында хыяллана башлыйлар. Мондый телне булдыру очен гомуми телләргә хас сыйфатларны белү кирәк була. Идеаль тел дигәндә тел мәгънәсе аңлашыла. Аны барлыкка китерү өчен барлык телләрдәге кеше сыйфатларын тасвирлау кирәк. Беренчел сыйфатлар сүзләр һәм сүзтезмәләр нигезендә аерылалар, сүзясалышы әлеге телләрдә булган модельләрдән барлыка килә, грамматик категорияләр шулай ук европа телләреннән алынган. Ясалма тел аралашу өчен ярлы һәм уңайсыз була, өстәмә аны да мәҗбүри өйрәнергә кирәк була.

Шулай итеп, 17 гасырда тел белеме ике юл белән үсеш кичерә. Бер яктан ул тикшеренүнең интуктив методы була, ягъни тел материалыннан кагыйдәләргә, реаль телләрдән кеше теленең реаль сыйфатларына күчү тора. Бу метод Пор-Рояль грамматикасында чагла. Икенче юнәлештәге галимнәр тикшеренүнең дедуктив методына таяна, ягъни гомумидән шәхсигә күчә. Әлеге метод ясалма тел төзүгә ярдәм итә. 17 гасырда ясалма тел төзүгә бәйле лексик семантика үсеш кичерә. Телләрнең тигезлеге һәм бердәм логик (рациональ) нигез турында фикерләр чагла. Барлык бу фикерләр 20 нче гасыр өчен бик мөһим саналалар.

Тема: XVIII һәм XIX гасыр лингвистикасы. Чагыштырма – тарихи методның барлыкка килүе.

XVIII гасыр, аңа кадәр килгән һәм үзеннән соңгы гасырлардан аермалы буларак, яңа лингвистик теорияләр алып килми. Нигездә, иске фикерләр кысаларында эш принципларын сүрәтләү һәм фактлар туплау бара. Кайбер галимнәр ( лингвистларга караганда,күбесенчә философлар), эзлекле рәвештә тел турындагы күзаллуларны үзгәрткән яңа теоретик кагыйдәләр әйтеп үткәннәр.

Гасыр дәвамында Европада мәгълүм телләр саны күбәя, миссионер тибындагы грамматикалар төзелә. XVIII гасыр ахыры, XIX гасыр башларында бик күп телләр турында мәгълүмат сыйдырырга омтылган күп телле сүзлекләр һәм компендиумнар барлыкка килә башлый. 1786 – 1791 елларда Перебургта сәяхәтче П.С.Палласның, 276 телгә караган материал кертелгән, дүрт томлык рус-немец сүзлеге дөнья күрә. XIX гасыр башында ук, үз эченә “Отче наш” догасының 500 телгә тәрҗемәсен сыйдырган, И.Х. Аделунг һәм И.С. Фатерның “Митридат” исемле күренекле сүзлеге төзелә.

Шул ук гасырлар чигендә Европа телләрен нормага салып өйрәнү көчәя. XVIII гасыр азагына аларның күбесе өчен эшкәртелгән әдәби норма формалаша. Шул ук вакытта телләр кырысрак һәм эзлеклерәк рәвештә сүрәтләнә. Мәсәлән, Пор-Рояль грамматикасында француз фонетикасы, латин Алфавитының көчле йогынтысы астында өйрәнелә (тартыкларны борын тартыкларына аеру булмый). Сүзлекләр эше актив рәвештә алып барыла. Инглиз теле нормаларының тәмам формалашып бетүендә, үзенчәлекле урынны лексикограф Сэмюэль Джонсон (1709 – 1784) тота. XVIII гасырда актив рәвештә телне нормалаштыру эшен алып баручы илләр исемлегендә Россия да була. Моңа кадәр Көнчыгыш Европада өйрәнү объекты булып церковнославян теле торса, ПетрI вакытыннан алып, башта бик авыр барса да, соңыннан аңлы рәвештә рус әдәби теленең нормалары формалашу процессы күзәтелә. 30-нчы елларда В.Г.Адодуров (1709-1780) Россияда беренче, рус теле грамматикасын яза. Соңрак, бөек рус галиме М.В.Ломоносовның (1711-1765) “Российская грамматика” сы барлыкка килә. Латин теле эталоныннан бөтенләй үк арынып җитмәгән бу грамматикада, рус теле төзелешен үз вакыты өчен, җентекле һәм төгәл рәвештә тасвирлап бирә. XVIII гасырда рус лексикографиясе дә формалаша. Гасыр дәвамында В. К. Тредиаковский, М. В. Ломоносов, соңрак, Н. М. Карамзинның теоретик һәм практик эшчәнлеге нәтиҗәсендә, рус теле нормалары тагын да камилләшә.

XVIII гасыр дәвамында “Пор-Рояль грамматикасы” тибындагы грамматикалар төзелү дәвам итә, Франциядан аларны язу традициясе Германиягә дә күчә. Ләкин мондый грамматикаларда яңа фикерләр әйтелми. XVIII гасыр башыннан килгән “идаель” телләр төзү фикере популярлыгын югалта.

Әмма шуны да әйтергә кирәк: XVII гасыр азагыннан алып, XVIII гасыр ахырына кадәр телнен теоретик өлешендәге эксперементларга профессиональ лингвист булмаган һәм телне тасвирлауда төгәл методлар булдырмаган галимнәр мөрәҗәгать иткән. Аларга, Германия галимнәре Георг Вильге Лейбниц (1646-1716) һәм соңрак Иоганн Готфрид Гердер (1744-1803), Италиядән Джанбатисто Вико (1668-1744), Францияле Этъен Бонно Кондильяк (1715-1780) һәм Жан-Жак Руссо (1712-1778) кергән. Бу галимнәрнең хезмәтләрендә күп кенә яңа фикерләр ишетергә мөмкин, алар арасында иң мөхиме булып тарихи үсеш фикере тора.

Нәкъ XVIII гасырда тикшерүләр үзәгенә телнең килеп чыгуы турында сорау килеп баса, моңа кадәр бу сорау болай җентекле тикшерелми. Элек, Вавилон башнясы һәм Адәм турында библия күзаллаулары өстенлек иткән була. Хәзер инде аларга алмашка поплар килә. Бүгенге көнгә мәгълүм теллләрнең килеп чыгышы турындагы аңлатмалар XVIII гасырда барлыкка килгән дип әйтеп була, ләкин болар белән охшаш карашлар антик чорда ук әйтелә. Телнен авазлар охшашлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килү фикере әйтелә; телнен үсеше кешеләр кычкыруы, шулай ук Ж.-Ж.Руссоның “үзара килешү” фикере, аның нәтиҗәсендә кешеләр әйберләрне кайсысын ничек атау турында үзара килешү төзегәннәр дип санала. Ул еллар өчен телнең килеп чыгышы һәм үсеше турында дөресрәк, төгәлрәк фикерне Э.Кондильяк җиткергән. Ул, элеккеге этапларда тел аңсыз рәвштә кулланудан аңлы рәвештә куллануга таба үскән дип уйлый, ә авазларны контрольдә тотарга өйрәнү белән кеше акыл белән бәйле операцияләрне дә контрольдә тота башлый. Э. Кондильяктан ымнар теле беренчелеге фикере дә туа. Француз фәлсәфәчесе телләрнең башка үсеш-үзгәреш концепциясен дә тудыра, аның буенча, телләр төрле тизлек белән үсәләр, шуңа да кайбер телләр икенчеләреннән алдынгырак. Монда без концепцияләрнең беренче вариантын күрәбез, ул соңрак абыйлы-энеле Шлегельләр һәм В. фон Гумбольд тарафыннан үстерелә.

Э. Кондильякка кадәр тарихчылык идеясы, кешенең тарихи үсеш-үзгәреш концепциясен алга чыгарган һәм анда телнең үсешенә зур урын биргән галим, Дж.Викко тарафыннан үстерелгән. К.Маркс фикеренчә, Дж.Викконың беренче чор иҗатында ук чагыштырма-тарихи методның нигезе булган. И.Г.Гердер В.фон Гумбольдка йогынты ясаган, “халык рухы” кагыйдәләрен чыгара.

Шулай итеп, XIX г. башы тел белеме тарихта өч фактор тәэсирендә уза: тарихи карашның фәнгә үтеп керүе, романтик юнәлешнең үсүе, санскрит белән танышу. Тел белеменә тарихи үсешнең идеясе философиядән үтеп керә. Аларның вәкилләре тарихи принципны, фәлсәфи фикерләрне аңлатыр өчен куллана башлыйлар. Ә романтизм милли үткәнгә кызыксындыру уята башлый һәм исән телләрнең борынгы периодлары үсешен өйрәнүгә дә китерә. Санскритны өйрәнү борынгы индейцларның телләре белән якынрак танышу мөмкинлекләрен бирә.

Телләрне чагыштырма-тарихи планда өйрәнү идеясен тәкъдим итүчеләр, үзләренең конкрет тикшерү хезмәтләрендә чынга ашыручылар, тел белгечләре Ф.Бопп, Р.Раск, Я.Гримм турында аерым әйтеп китәргә кирәк.

XIX г. беренче чирегендә терле илләрдә бер үк вакытта диярлек, чагыштырма-тарихи тел белеменә нигез салган хезмәтләр барлыкка килә башлый.

1816 нчы елда Ф.Боппның (1791-1867) «О системе спряжения санскритского языка в сравнении с таковым греческого, латинского, персидского и германского языков» дигән беренче хезмәте дөнья күрә. Ф.Боппның тулы теоретик карашлары салынган аның төп «Сравнительная грамматика санскрита, зенда, армянского, греческого, латинского, литовского, старославянского, готского и немецкого языков» дигән хезмәте, 3 томда 1833-1852 нче елларда басылып чыга.

1818 нче елда Расмус Раскның (1787-1832) «Исследование в области древнесеверного языка, или происхождение исландского языка» дигән хезмәте чыга.

1819 нчы елда Я.Гриммның (1785-1863) 4 томлы хезмәтенең 1 томы чыга.

Ф.Бопп үзенең хезмәтләрендә чагыштырма планда телләрнең грамматик формаларын карый. Ул санскритка таянып аерым грамматик формаларның үсешен күзәтергә омтыла һәм аларның беренче чыганакларын табарга тырышып карый.

Р.Раск исә, Ф.Бопп кебек, үз алдына андый катлаулы бурычлар куймый. Ул скандинав телләрен тикшерә һәм аларның һинд-европа телләре белән тугандаш җепләрен (родственные связи) билгели.

Я.Гримм үзенең “Немец грамматикасы” дигән хезмәтендә тугандаш телләрне тикшерә һәм герман телләренең барлык грамматик формаларын тәкъдим итә.

Чагыштырма тарихи тел белеме – тел белеменең бер өлкәсе. Аның өйрәнү объекты булып тугандаш, ягъни генетик яктан бәйләнгән телләр тора. Чагыштырма-тарихи тел белемендә тугандаш телләрнең үзара мөнәсәбәтләрен билгеләү турында сүз алып барыла һәм аларның вакыт пространствосындагы эволюциясен тасвирлау ята; чагыштырма-тарихи тел белеме төп тикшерү корылы итеп чагыштырма-тарихи методны куллана; бигрәк тә гомуми тикшерү формасы – чагыштырма-тарихи грамматикалар (фонетиканы үз эченә алалар) һәм этимологик сүзлекләр (лексика).

Чагыштырма-тарихи тел белеме тасвирлы, яки синхроник, норматив һәм гомуми тел белеменә каршы тора. Ләкин шулай да чагыштырма-тарихи тел белеме тасвирлы һәм гомуми тел белеме белән тыгыз бәйләнгән. Чагыштырма-тарихи тел белеменең, бигрәк тә аның үзәге – чагыштырма-тарихи грамматиканың барлыкка килүен, 18 гасырның ахырында европа лингвистларының санскрит белән танышуы белән бәйләп карыйлар.

Чагыштырма-тарихи тел белеме өчен дөньяви фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләр дә бик мөһим: система билгеләмәсе турындагы рәсмиләштерүләр, архетип моделе идеясен алга чыгару һ.б.

Фәннәрнең гомуми методологиясе ягыннан, тел турындагы фән бик әйбәт тәэсирлек сизә һәм шулай ук гомуми идеяләрне эшкәртүдә дә актив катнаша. Гердернең "Исследование о происхождении языка" (1770, изд. 1772) дигән хезмәте һәм "О возрастах языка" дигән статьясы бик зур роль уйный. Алар тарихи тел белеменең киләчәгенә җитди якынлашу булып торалар. Гердер беренчләрдән булып тарихилыкны тел белеменә кертеп җибәрүчеләрдән санала.

19 гасырның 10нчы елларында чагыштырма-тарихи тел белеменең идеяләре, чагыштырма-тарихи характердагы тикшеренүләрдә чынга ашырыла. Аларда һинд-европа телләренең мәгълүматларына таянган тикшеренүләр техникасы кулланыла. Һәм шулай итеп шушы телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы, чагыштырма-тарихи тел белемендә, алып баручы дисциплинага әверелә. Ул башка чагыштырма-тарихи грамматикаларга стимуллы тәэсир ясый.

Чагыштырма-тарихи тел белеменең объекты булып аның үсеш аспектындагы тел тора, ягъни аның үзгәргән формалары һәм вакыты белән турыдан-туры туры килгән шул төр үгәрешләр(киңлек (пространство, диалектик ареал), үзгәрешләр дигәндә монда телнең башка сәбәпләр белән бәйле булган үзгәреше дигәнне аңлатмый. Шулай итеп, дөресрәк әйтсәк, чагыштырма-тарихи тел белеменең объекты булып, телнең вакыттагы үзгәреше тора, чөнки вакытта гына үзгәреп, ул аның хәрәкәтен күрсәтә. Шулай ук, чагыштырма-тарихи тел белеме өчен тел – вакыт үлчәме буларак мөһим. Вакыт тел белән үлчәнә ала дигән факт, вакытны белдерү формаларының киң проблемасына турыдан-туры мөнәсәбәт белдерә.

Чагыштырма-тарихи грамматиканың барлыкка китерүенә алып килгән чагыштырма-тарихи тел белеменең революциясендә төп фигуралар булып, без әйтеп киткән Ф.Бопп ("О системе спряжения санскритского языка в сравнении с таковою в греческом, латинском, персидском и германских языках", 1816), Р.К.Раск ("Разыскания о древнесеверном языке", 1818), Я.Гримм ("Грамматика немецкого языка", т. 1-4, 1819-37, речь идет о германских языках) тора. Ф.Боппка фән һинд-европа телләренең беренче чагыштырма-тарихи грамматикасын тудыруы өчен рәхмәтле (1833-1849). Р.Раскның керткән өлеше шуннан гыйбарәт: ул бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булган грамматик формаларның анализ методикасын эшли.

Я.Гримм да шундый ук схема тәкъдим итә. Герман телләренең систиматик 3 үсеш баскычын карый (борынгы, урта һәм яңа) – готлардан алып яңа инглизгә кадәр.

Гриммнан башлап телләр группасының һәм бигрәк тә аерым телнең “тарихи грамматика”сы дигән аңлатма, тел белемендә реальностька әйләнә.

Шулай итеп, 19г. 30-40нчы елларында чагыштырма-тарихи тел белеме үзенә ныклы урын таба һәм аның башка өлкәләренә дә зур йогынты ясый башлый.

Тема: Э.Сепир, Б.Л.Уорф. Лингвистик чагыштырмалылык теориясенең барлыкка килүе

Сепир һәм Уорф тарафыннан ХХ гасырның 30 нчы елларында эшләнелгән гипотеза (лингвистик чагыштырмалылык гипотезасы) буенча, тел төзелеше фикер йөртү һәм чынбарлыкны танып-белү чарасы буларак карала. Әлеге концепция АКШ этнолингвистикасында алда әйтеп үтелгән галимнәр Э.Сепир һәм Б.Л.Уорф хезмәтләре йогынтысында барлыкка килә.

Сепир Эдвард (1884-1939) – тумышы белән Германиядән булган Америка лингвисты һәм антропологы. Ул 1904 елда Колумбия университетын тәмамлаган һәм гомере буе фәнни эшчәнлек алып барган. 1927-1931 елларда – Чикаго университеты, 1931 елдан Йельск университеты профессоры; Американың сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (1930), Американың лингвистик (1933), һәм антропологик (1938) җәмгыятьләре президенты.

Сепирның галим буларак формалашуына XIX-XX гасыр башлары Америка мәдәни антропологиясе традицияләре зур йогынты ясый. Ул чагыштырма-тарихи һәм топологик методларга нигезләнеп, традицион Америка җәмгыятьләренең тасвирлама тикшеренүләрен өйрәнү белән шөгыльләнгән.

Сепирның күпчелек хезмәтләре индеецлар мәдәниятен анализлауга багышланган. Галим этнографик материалны лингвистик караштан өйрәнә. Аны индеец телләре һәм диалектларының формалашуы, аларны куллану проблемалары һәм аларның индеецлар мәдәниятенә йогынтысы кызыксындыра. Лингвист буларак, Сепир шул чорларда формалаша башлаган структур лингвистика тарафдары һәм аңа нигез салучыларның берсе була. Әлеге юнәлешнең төп идеясе – телне анализлауда тарихи-тасвирлама методны түгел, ә төгәл фәннәрдәгеләрен кулланып, телгә систематик тасвирлама бирү. Үз хезмәтләрендә Э.Сепир Ф.де Соссюрның семиологик теорияләренә таянып эш йөртә.

Индеец телләрен анализлауда структур методларны куллану галимгә гомуми тел теориясенә мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә. Телнең социаль кулланылышын тикшерү, кешенең социальләшүендә аның мөһимлеген аңлау нәтиҗәсендә, Сепир әйләнә-тирә дөнья турындагы индивидуаль күзаллауларның формалашуында телнең хәлиткеч булуы гипотезасын чыгара. Телдәге предмет, күренеш, вакыйга атамалары теге яки бу тотрылыкны саклаган хәлдә, кешеләрнең әлеге күренеш, вакыйгалар турында күзаллаулары барлыкка килүгә зур йогынты ясый.

Эдвард Сепирның алда әйтеп үтелгән карашлары нигезендә төп 2 фикер ята:

Тел, иҗтимагый күренеш буларак, без кечкенәдән тәрбияләнгән, фикер йөрткән лингвистик системаны тәшкил итә. Телгә мөрәҗәгать итмичә, чынбарлыкны тулысынча танып-белү мөмкин түгел, чөнки без үз “дөнья”бызны аңсыз рәвештә, тел нормалары ярдәмендә генә кабул итә алабыз. Нәкъ менә тел һәм җәмгыять нормалары йогынтысында без теге яки бу күренешләрне күрәбез, ишетәбез һәм аңлыйбыз.

Яшәү шартларына, иҗтимагый һәм мәдәни тирәлеккә бәйле рәвештә, төрле төркемнәр төрле тел системасына ия булалар. Иҗтимагый чынбарлыкны бердәй чагылдыра торган бер-берсенә бик охшаш булган телләр юк, ягъни һәрбер телдә дөньяга карата үзенчәлекле караш ята, һәм дөнья сурәтләре арасында аерма зуррак булган саен, телләр бер-берсеннән ныграк аерылалар. Шуңа күрә Сепир, инде алда әйтеп үтелгәнчә, телне тәҗрибә нигезендә барлыкка килгән символик система буларак өйрәнә һәм тел белән математик система арасында күп уртаклыклар таба. Аның фикеренчә, әлеге система да безнең тәҗрибәбезгә йогынты ясый, ләкин, телдән аермалы буларак, бу йогынты үсешнең башлангыч этапларында гына сизелә һәм соңрак бәйсез системага әверелә.

Сепирның дәвамчысы Бенджамин Ли Уорф (1897-1941) тарафыннан үстерелгән әлеге теория лингвистик чагыштырмалылык гипотезасы яки “Сепир-Уорф гипотезасы” исеме астында билгеле һәм ул этнолингвистика юнәлешенә нигез сала (этнолингвистика – телгә этник яктан синхрон анализ ясау).

Б.Л.Уорф 1897 елның 24 апрелендә Уинтроп шәһәрендә дөньяга килә. Химик-технолог белгечлеге буенча Массачусетс технологик институтын тәмамлый. 1919 елда Хартфорд шәһәрендәге янгыннардан иминиятләштерү компаниясенә эшкә урнаша, соңрак ул анда директор урынбасары вазифаларын башкара. Уорф гомере буе әлеге компаниядә эшләп, фәнгә буш вакытларын гына багышласа да, аның лингвистика проблемаларына багышланган хезмәтләре аз түгел. Аларның күпчелеге “Тел, фикерләү һәм чынбарлык” җыентыгына да кертелгән. Галим 1941 елның 26 июлендә вафат була.

Б.Л.Уорфның Америка индеецларының телләре белән кызыксынуы 1931 елдан, Йельск университетында Эдвард Сепирның лекциясен тыңлаганнан соң башлана. Б.Л.Уорф конкрет тел материалы һәм хопи мәдәнияте мисалында Э.Сепирның фәнни идеяләрен тагын да конкретлаштыра һәм үстерә, шуның нәтиҗәсендә лингвистик чагыштырмалылык принципларын барлыкка китерә. Әлеге теория нигезендә дөнья сурәтен билгеләү кешенең үзе сөйләшкән тел системасы ярдәмендә башкарыла дигән фикер ята. Уорф фикеренчә, телнең грамматик һәм семантик категорияләре сөйләүченең фикерләрен тапшыру инструментлары гына түгел, алар аның фикер йөртү эшчәнлеге белән дә идарә итә. Шулай итеп, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең дөнья турындагы күзаллаулары да төрле була. Әгәр дә телләр арасында структур аерма шактый зур булса, аралашу вакытында күп кенә кыенлыклар барлыкка килергә мөмкин. Телләрнең әйләнә-тирә дөньяны төрлечә классификацияләвенә бәйле рәвештә, әлеге телләрдә сөйләшүчеләрнең чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләре дә аерыла.

Без дөньяны аңыбыз, ягъни тел системасы ярдәмендә формалашкан кичерешләр ташкыны буларак кабул итәбез; дөньяны “бүлгәләп”, билгеле бер атамалар һәм мәгънәләр барлыкка китерәбез, чөнки аңсыз рәвештә ниндидер системага таянып эш итәбез. Бу – хәзерге фән өчен бик мөһим күренеш, чөнки без табигатьне бәйсез рәвештә тасвирлый алмыйбыз, ә билгеле бер шәрехләүләргә таянабыз. Шул рәвешле, чагыштырмалылыкның яңа принцибы буенча, бер-берсенә охшаш физик күренешләр тел системалары бер-беренә бик якын яки охшаш булган очракта гына дөньяның бердәй сурәтен барлыкка китерергә мөмкин.

Сепир-Уорф гипотезасы буенча, бердән күбрәк тел белүче кешеләр башка телләрдә сөйләшкән вакытта, төрлечә фикерләү сәләтенә ия булалар. Лингвистик чагыштырмалылык теориясе тарафдарлары фикеренчә, кешеләр дөньяны үз телләре структурасы белән алдан билгеләнгән өлешләргә бүлеп карыйлар. Мәсәлән, бер телдә бер үк объектны берничә төрле сүз, ә икенче телдә аны бер сүз белән генә биреп булса, беренче телдә сөйләшүче үз аңында әлеге объектларны аеру юлларын барларга тиеш, ә икенче телдә сөйләшүчегә бу кирәк түгел. Шулай итеп, төрле телләрдә сөйләшүчеләрнең бер үк объектка бәйле булган менталь образлары тәңгәл килми. Мәсәлән, инглиз телендә “кар”ны бер сүз белән генә белдереп булса, эскимослар телендә аны анлаткан сүзләр шактый, димәк, эскимос телендә сөйләшүче, аңлашучы кеше нинди кар турында сүз баруын аерырга тиеш. Уорф шулай ук вакыт һәм сан кебек грамматик категорияләр дә теге яки бу телләрдә сөйләшүчеләргә дөньяны төрлечә кабул итәргә мәҗбүр итәләр дип саный. Мәсәлән, инглиз теле җөмләләрендә фигыльнең заман күрсәткече бирелү мәҗбүри: I sang – мин җырладым (үткән заман), I sing – мин җырлыйм (хәзерге заман), I will sing – мин җырлаячакмын (киләчәк заман). Инглиз телендә сөйләшүчеләр заман аермасын һәр җөмләдә ачык белдерергә тиеш, чөнки әлеге телдә заман категориясе күрсәткечләрен белмәү аңлауны кыенлаштыра.

Б.Л.Уорф хезмәтләрендә субстанция, вакыт, пространство кебек категорияләр, ягъни күпчелек очракта һәр кеше өчен дә уртак булган, өстәмәләр таләп итмәгән күренешләр өйрәнелә. Шуңа күрә тикшерүчеләр телдәге әлеге элементларны аерып чыгара алсалар, телнең гомуми эчтәлеген аңлау җиңелләшә.

Галимнәрнең карашларын өйрәнеп чыкканнан соң, сорау туарга мөмкин: монда сүз кешенең фикер йөртүенә бәйле барлыкка килгән категориаль структуралар турындамы, әллә бердәй атамаларның конкрет эчтәлеге турында барамы?

Әгәр дә без барлык категорияләр дә фикер йөртү формалары дип карасак, “предметсыз”, ягъни предмет һәм аның сыйфатлары турындагы күзаллаулар белән бәйле булмаган фикерләүнең юклыгы белән килешергә тиеш булабыз. Уорф хезмәтләрендә фикерләүнең “предметлы” булуын шик астына куя торган бердәнбер караш – нутка кабиләсе телендә исем һәм фигыльләргә бүлү юк, бөтен күренешләрне ачыклый торган сүзләр төркеме генә бар дигән фикер, ләкин әлеге фикер күп кенә аңлашылмаучанлыкларга юл калдыра. Сепир исә әлеге бүленешнең универсаль булуын яклый. Аның фикеренчә, аерым очракларда исем белән фигыльне аеру ничек кенә кыен булмасын, аларны бөтенләй аерып булмый торган телләр юк. Калган сүз төркемнәре белән хәл башка төрлерәк: аларның берсе дә тел өчен абсолют мөһим түгел. Шулай итеп, Б.Л.Уорф тикшеренүләре фикерләү категорияләренең гомумилеген шик астына куя.

Бер гипотеза эчендә кайвакыт фикер төрлелеге күзәтелсә дә, Сепир-Уорф теориясе тел һәм фикерләүнең үзара мөнәсәбәтенә кагылышлы җитди дискуссия һәм моңа кадәр үткәрелгән тәҗрибәләрне тәртипкә салырга, әлеге юнәлештә алга таба тикшеренүләр алып барырга ярдәм итте.

Лингвистик чагыштырмалылык теориясе фәндә барлыкка килүгә үк бәхәсләр тудыра. Күп кенә лингвистлар һәм психологлар теге яки бу аермалар булмаган телләрдә сөйләшүчеләр дә кайбер очракларда үзара чикләр билгеләргә мөмкин, ләкин бу бик табигый килеп чыкмавын исбатларга тырыштылар. Аларның гипотезасын раслый торган дәлилләр булуга карамастан, кайберәүләр бүгенге көндә дә әлеге теориянең дөреслеген шик астына куялар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]