
- •Лингвистик өйрәтмәләр тарихы фәненә кереш.
- •Гуманитар дисциплиналар арасында “Лингвистик өйрәтмәләр тарихы” фәненең тоткан урыны.
- •Лингвистик өйрәтмәләр тарихы фәнен этапларга бүлеп өйрәнү.
- •Тема: грек һәм рим тел традицияләре
- •Тема: Татар теленең грамматик теориясе барлыкка килүдә гарәп теленең роле
- •Тема: Казан лингвистика мәктәбенә гомуми күзәтү
- •Тема: Прага лингвистик түгәрәге
- •Тема: Младограмматист мәктәп һәм аның телне өйрәнү принцибы.
Халисә Ширмән
Лингвистик өйрәтмәләр тарихы фәненә кереш.
Гуманитар дисциплиналар арасында “Лингвистик өйрәтмәләр тарихы” фәненең тоткан урыны.
Гуманитар дисциплиналар арасында “Лингвистик өйрәтмәләр тарихы” фәне, мөстәкыйль фән буларак, яңа фәннәрдән санала. Элек ул “Гомуми тел белеме” курсы кысаларында бары тик университетларда гына укытылган. 1964-1965 нче еллардан соң филологик һәм педагогик юнәлештәге институтларга да керә башлый.
“Гомуми тел белеме” фәненең төп максаты – кешенең табигый теле турында алган хосусый теоретик белемнәрне гомумиләштерү, киңәйтү һәм тирәнәйтү. Шуңа бәйле рәвештә, ЛӨТФнең (лингвистик өйрәтмәләр тарихы фәне) максаты болай билгеләнә: кешенең табигый телен өйрәнү турында алган хосусый теоретик белемнәрне гомумиләштерү, киңәйтү һәм тирәнәйтү. Һәр лингвистик катламның өйрәнү тарихы бар. Мәсәлән, фонетиканы, лексиканы, морфологияне һ.б. кемнәр өйрәнгән, кайчан өйрәнгән, нинди ысуллар белән өйрәнгәннәр – бусы хосусый тикшеренүләр өлкәсенә карый. Барысын да берләштереп, тел гыйлемен өйрәнү тарихы ЛӨТФ кысаларында карала.
Төп бурыч – тел белеме өлкәсендә эшләгән галимнәрнең хезмәтләре белән танышу.
Өйрәнү алымнары: индуктив һәм дедуктив алымнар, тасвирлау алымы, тарихи-лингвистик күзәтү алымы һ.б.
ЛӨТФ студентларга югары курсларда, ягъни барлык лингвистик фәннәр өйрәнелгәннән соң гына, тәмамлый һәм гомумиләштерә торган лингвистик дисциплина буларак тәкъдим ителә. Димәк, ул саф тел гыйлеме, тарих, фәлсәфә, логика, психология, культурология предметларына бәйле һәм әһәмияте ягыннан алар белән бер үк сафта торган предмет.
Лингвистик өйрәтмәләр тарихы фәнен этапларга бүлеп өйрәнү.
Теләсә кайсы фәннең өйрәнү этаплары бер-берсеннән бик күп төрле тәгълиматлар, нигезләмәләр белән аерылып тора. Алар арасында иң әһәмиятлеләре: 1) фән белән шөгыльләнүче кешенең дөньяга карашы; 2) фәннең үсеш дәрәҗәсе; 3) фән өлкәсендәге мәсьәләләрнең төрлечә куелышы; 4) гамәли һәм теоретик өйрәнү дәрәҗәләре һәм әһәмияте (ягъни приоритетларның) төрле булуы; 5) халыкара казанышларны исәпкә алу һәм куллану дәрәҗәсе төрле булу; 6) дисциплинара бәйләнешләрнең төрле вакытта төрлечә булуы.
Бу факторларны искә алганда, ЛӨТФ фәненең периодларга бүленешендә түбәндәге өч нигез аерылып чыга:
Лингвистик нигез;
Мантыйкый-фәлсәфи нигез;
Тарихи-иҗтимагый нигез.
Виталий Иванович Кодухов ЛӨТнда биш фасылны (периодны) аерып чыгара:
Беренче период - Б.э.кадәр 5-4 нче гасырлар – XVI гасыр. Бу вакыт аралыгының беренче чорларында, ягъни б.э.кадәр 5-4 нче гасырлар – б.э. 2-3 гасырларында, кеше предметларга һәм абстракт маддәгә исем /атама бирү теориясе белән шөгыльләнгән. Шулай ук бу гасырлар грамматик традицияләргә нигез салу чоры буларак та билгеле. Номинацияләү теориясе фәлсәфә фәненең бик тирән катламнарында барлыкка килә, галимнәр кешене галәм үзәгенә куеп (ягъни, антропоцентик юнәлештә), аны әйләндереп алган маддәләргә атама бирү юлларын өйрәнәләр. Димәк, бу чорда алгы планга тел гыйлеменең фәлсәфи аспекты чыга.
Б.э.III-XVI гасырлары тел белеме өчен гаять катлаулы чорларның берсе. Нәкъ шушы чорларда грамматик сәнгать барлыкка килә һәм еш кына схоластика, дин тәгълиматы белән үрелеп бара. Шуңа карамастан, XIII-XVI гасырларда иҗтимагый-сәяси формация буларак, феодализм чоры җимерелүгә таба юнәлеш ала. Европада яңа күтәрелеш, яңа ачышлар һәм Ренессанс чоры башлана һәм телне өйрәнүгә игътибар бермә-бер арта.
Икенче период XVII-XVIII гасырларны эченә ала һәм “Универсаль грамматикалар чоры” дип атала. Бу чорга яңа географик ачышлар заманы туры килә, шул сәбәпле яңа телләр, яңа культураларны тел аркылы өйрәнү проблемасы килеп баса. Бу чор галимнәре телгә хас категорияләр универсаль, ягъни теләсә кайсы телдә дә бер үк сүз төркемнәре, бер үк төрле сүз ясалу/төрләнү типлары һ.б. хас дип күрсәтәләр. Фәлсәфә фәнендә исә “рациональлек” дигән тәгълимат хөкем сөрә. Һәрбер телнең грамматик категорияләрен логик категорияләрнең тасвирлануы дип аңлаталар һәм кирәк/кирәкмәгәнлек принцибы буенча бүләләр. Әгәр телнең кайсыбер грамматик категориясе логик эзлеклелеккә һәм логик аңлауга туры килми икән, димәк, ул тел системасыннан төшеп калырга, онытылырга тиеш. Ләкин бу һәрбер очракта да дөреслеккә туры килми (мәсәлән, диалекталь бер+се+се, ю+га+ры+га). Бу чор галимнәре барлык телләргә дә туры килгән универсаль грамматика эшләү белән мавыгып китәләр. Шундый беренче грамматика булып, Франциянең ПОР-РОЯЛЬ монастыре монахлары Клод Лансло һәм Антуан Арно төзегән грамматика санала. Ул 1660нчы елда Парижда басыла һәм рациональ (логик ) грамматиканың камил үрнәге булып тора.
Клод Лансло һәм Антуан Арно бу грамматикада “барлык телләргә дә хас принциплар җыелмасы һәм аермаларның сәбәпләре” н табарга омтылалар. Әлеге хезмәт басылганнан соң, тел гыйлеме лингвистик нигезләргә таяна башлый һәм төп мәсьәләләр түбәндәгечә билгеләнә:
Тел гыйлеменең хосусый мәсьәләләрен тикшерү;
Тикшерү объектын билгеләү;
Тикшерү алымнарын табу;
Өченче период – XVIII гасырның азагы – XIX нчы гасыр башы.
1816 нчы елда тел гыйлемендә яңа юнәлеш – тарихи-чагыштырмалы ысул барлыкка килә. Бу алым хәзерге көнгә кадәр бик актив кулланылып килә. Ретроспектив аспектка, ягъни бүгенгедән үткәнгә юнәлгән, үле телләрне өйрәнүгә багышланган юнәлеш. Аның яралгылары Пор-Рояль грамматикасында ук күренә, тик үсп китә алмый. Бу этапның формалашуына Александр Христофорович Востоков исемле рус галиме зур өлеш кертә.
Дүртенче период телләрне системалы өйрәнү дип атала һәм үз эченә XIX гасыр ахыры - XXнче гасырның беренче утыз еллыгын ала. Бу периодта логик һәм психологик юнәлешләр үсеш ала. Табигый тел логика һәм психология белән бәйләнештә карала һәм тикшерелә башлый. Россиядә психологик юнәлешнең иң күренекле әйдәп баручысы – Александр Афанасьевич Потебня.
Шушы ук елларда тел белеме тарихындагы иҗтимагый юнәлеш буенча Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс хезмәтләре күренә, юнәлеш үзе ХХ гасырның башында гына оеша. Бу юнәлешнең күренекле тарафдары булып, француз чыгышлы швейцария галиме Фердинанд де Соссюр тора.
Бишенче период ХХ гасырның 30нчы елларыннан хәзерге көнгә кадәр дәвам итә, без аны хәзерге тел белеме дип атыйбыз. Бу периодта тел белеменең иң актуаль мәсьәләләре киң масштабта өйрәнелә башлый, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да алга китеш сизелә.
Хәзерге тел белеменең төп юнәлешләре:
Аз санлы халыкларның телләре һәм диалектлар өйрәнелә;
Берничә фән арасында яңа дисциплиналар барлыкка килә;
Фәнни мәктәпләрнең саны арта.
Шулай итеп, лингвистик тикшеренүләр тарихы үз эченә 5 этапны ала һәм аның үсеше алдагы лекцияләрдә каралачак.
Тема: Борынгы һәм урта гасыр көнчыгыш мәдәниятендә
тел турындагы белемнәрнең туплануы
Әдәбият:
Звегинцев, В.А. История языкознания XIX--XX веков в очерках и извлечениях. Часть 1. М., 1963;
История лингвистических учений: Древний мир. Л, 1980;
История лингвистических учений: Средневековый Восток. Л., 1981;
Алпатов. В.М. История лингвистических учений. М., 1998;
Амирова, Т.А., Б.А. Ольховиков, Ю.В. Рождественский. Очерки по истории лингвистики. М. , 1975;
Березин, Ф.М. История лингвистических учений. М., 1975;
Кондрашов, Н.А. История лингвистических учений. М., 1979;
Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990 (Статьи: Протописьменности. Пиктография. Письмо. Графема. Египетское письмо. Иероглиф. Клинопись. Идеограмма. Логограмма. Западносемитское письмо. Протосинайское письмо. Библское письмо. Алфавит. Угаритское письмо. Финикийское письмо. Малоазийские алфавиты. Сирийское письмо. Матрес лекционис. Диакритические знаки. Китайская языковедческая традиция. Китайское письмо. Индийская языковедческая традиция. Индийское письмо. Кхароштхи. Арабская языковедческая традиция. Арабское письмо. Японское письмо. Монгольское письмо);
Дирингер, Д.Алфавит. М., 1963;
Фридрих, И. История письма. М., 1979.
Беренче сорау. Якын Көнчыгышта тел турында күзаллау барлыкка килү.
Кеше үзенең табигый телне куллануы турында борынгы чорлардан ук уйлана башлаган. Моңа дәлил итеп, шумер, аккад, мисыр, хетт халыкларының мифологиясендә урын алган риваятьләрне күрсәтергә була. Мисыр, Шумер, Вавилония, Хетт, Финикия дәүләтләрендә телне язуга күчерү, ягъни язу системасы уйлап табылу шушы чор өчен искиткеч зур алга китү була. Иң беренче рәсем (пиктографик) язуларыннан мәгънәле язуга (идеографик), аннан иҗекле һәм соңрак аваз язуына күчү тел гыйлеме барлыкка килүнең нигезендә ята.
Язу системасы административ хуҗалык һәм сәүдә эшләрен, хәрби поход табышларын теркәү ихтыяҗыннан барлыкка килгән. Нәкъ менә Якын Көнчыгыш илләрендә кешелек тарихындагы беренче язулар барлыкка килә. Мисыр иероглифлары безнең эрага кадәр якынча дүртенче меңъеллыкта, Шумер чөй язулары б.э. кадәр 28-29 нчы гасырларда теркәлеп калганнар. Язу белгән кеше җәмгыятьтә иң абруйлы кешеләрдән саналган. Аеруча Вавилон дәүләтендә һәм Елгаара дәүләтләрендә (Месопотамия) 3нче меңъеллык ахырында – 2нче меңъеллык башында оештырылган язу мәктәпләре дан казана. Язу һәм дин арасында тыгыз бәйләнеш яшәгән. Язуны дин кешеләре (жрецлар) үз максатларында файдаланганнар.
Мисыр язуы (рәсем язуы).
Иң борынгы, ягъни б.э.кадәр 4 нче меңъеллык башына караган язуларны 1998 елда алман галимнәре Абидос шәһәре территориясендә табалар.
Беренче мисыр язулары рәсем язуы булган, ягъни сүзләр үзләре аңлаткан рәсем белән бирелгәннәр. Мәсәлән, түгәрәк эчендә кечкенә түгәрәк – кояшны аңлаткан, үгез рәсеме – үгезне. Соңрак бу рәсемнәргә мәгънә салына башлаган, мәсәлән, таулар инде тауны гына түгел, ә тау артындагы башка ят җирләрне, түгәрәк рәсеме кояшны гына түгел, ә көнне дә белдергән. Болары идеографик язуы дип аңлатыла. Мисыр иероглифлары б.э. 4 гасырына кадәр кулланышта булган. Соңгы иероглифик язу б.э. 394 нче елына карый.
Чөй язуы. Балчыктан эшләнгән тактага язылганнар. Тарихы: кешенең күпме малы барлыгын исәптә тоту өчен бер савытка мал исәбе буенча шар сала торган булганнар. Зуррак шарлар – эре малны, кечерәкләр – кечерәкне аңлаткан. Һәр елны санаганда әлеге савытны ватарга кирәк булган. Уңайсыз. Шуның өчен савытның тышына түгәрәкләр уя башлаганнар. Савытның да кирәге калмаган, аны тактага алыштырганнар. Балчык тактага каләм белән уя башлаганнар. Соңыннан балавыз такталар эшләнгән. Сүз-символлар кисемтәгә бүленгән (чөй язуы исеме шуннан алынган – чөй белән бүленгән) б.э. кадәр 3000 елга инде аваз язуы барлыкка килгән.
Аваз (финикия) язуы.
Кешелек тарихындагы иң борынгы аваз язуы. Б.э. кадәр 15 гасырда барлыкка килгән һәм хәзерге алфавитларның барысының да иң борынгы формасы булып тора.
Бер билге бер авазны белдерүгә җайлашкан система, ягъни алфавит. Уңнан сулга язылган, консонант алфавит булып тора.
Бу система язу тарихында революцион алга китү булып тора.
Кытай язуы.
Кытай язуы б.э.кадәр 2нче меңъеллык уртасында барлыкка килә. 1899 нчы елда табылган язулар б.э.кадәр 13-11 меңъеллыкларда язылганнар. Язу берәмлеге – иероглиф. 28ләп сызык төрле комбинацияләрдә килеп, мәгънә белдерүгә хезмәт итәләр. Борынгы язуларда 50 меңгә якын иероглиф булган (хәзерге язу системасында 4-7 мең кулланыла). Иероглифларны төрле яктан өйрәнү нәтиҗәсендә борынгы һәм урта гасыр Кытай тел белемендә өч юнәлеш күзәтелә: 1) борынгы сүзләрне аңлату; 2) иероглифларның төзелешен һәм этимологиясен өйрәнү; 3) функциональ фонетика (5 нче гасырдан соң). Грамматик өйрәнүләр бары тик 18-19нчы гасырлардан соң гына барлыкка килә.
Гасырлар буе кытай лексикография фәне үскән. "Ши Чжоу нянь" (“Ятлау өчен иероглифлар”; б.э. кадәр 8гасырлар тирәсе) китабы, "Эр я" (беренче системалаштырылган, сүзләр тематик төркемнәр буенча бирелгән аңлатмалы сүзлек; б.э.кадәр 3 гасыр, соңрак кергән өстәлмәләр белән), Ян Сюн исемле галимнең "Фан янь" (Хань империясенең төрле өлкәләрендә кулланылган сүзләр тупланмасы, б.э. кадәр 1 гасырлар – б.э. 1 гасырларында төзелгән), Сюй Шэньның "Шо вэнь цзе цзы" (туплаучыга билгеле булган барлык иероглифларны җыйган тулы сүзлек, иероглифларга хас булган “ачкыч” буенча тупланган (б.э. 2 гасырлары), Лю Синың "Шо мин" этимологик сүзлеге, б.э. 200 еллары), Чжан И "Гуан я" (аңлатмалы сүзлек, 230 нчы елларда төзелгән). Бу чордан соң иероглиф сүзлекләрен “ачкыч” буенча төзү традицион булып китә.
11-19 гасырларга кадәр кытай тел галимнәре иҗек язу системасын төп принцип итеп алалар, фонетик язуга игътибар бирмиләр. Фонетик тасвирлау алымы итеп, аерым аваз түгел, ә иҗек башындагы тартык аваз (инициаль) һәм иҗек ахырындагы авазны (финаль) күрсәтәләр. Тон һәм интонацияне өйрәнү дәвам ителә.
13 гасырда Кытай монголлар тарафыннан яулап алына. Үзләренең язу системасы булмаган монголлар баштагы чорларда кытай мәдәниятенә тисәкре карыйлар. Монголлар тарафыннан кулланылган уйгыр язуы активлаша. 1260 нчы елда тибет галиме Пагбалама Хубилай император кушуы буенча монгол квадрат алфавиты төзи, ул 1269 нчы елдан рәсми кулланышка керә. Язу традициясе, уйгырларныкы кебек, өстән аска таба кала. Квадрат язу шактый озак еллар
Тема: Борынгы Һиндстанда тел белеменең үсеше
Мәгълүм булганча, борынгы һинд лингвистик традициясенең тарихы үз эченә 2,5 мең елдан артык вакытны ала. Аның барлыкка килү сәбәпләре практик характерда. Борынгы һинд дини гимннары теле – Ведо вакытлар узу белән сөйләм теле – пракритлардан аерыла башлый. Ә бу исә, үз чиратында, ведо текстларының әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнүне таләп иткән. Икенче яктан, әдәби тел буларак кулланыла торган санскрит теле (“санскрит” – хаталарсыз, төгәл) б.э. кадәр V гасырдан көндәлек аралашу-коммуникатив функциясен югалта. Бу яктан санскрит Европадагы латин теле язмышын кабатлый. Санскрит теленең формалары ведо теленекеннән аерылган. Аралашу теле функциясен югалтса да, санскрит интеллектуаль һәм дини тормыш теле булып калган. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, ул махсус өйрәнүне таләп иткән.
Борынгы Һиндстанда тел белән махсус шөгыльләнүнең кайчан башлануын төгәл билгеләү мөмкин түгел, ләкин ведо әдәбияты истәлекләренең(веданглар) үзләрендә үк кайбер лингвистик проблемалар шәрехләнә. Мәсәлән, бер ведангта - фонетика һәм орфоэпия(дөрес әйтелеш) мәсьәләләре, икенче берсендә – метрика һәм шигырь төзелеше, өченчесендә – грамматика, дүртенчесендә этимология (сүзләрнең килеп чыгышы) һәм лексика мәсьәләләре каралган. Соңрак борынгы һинд лингвистикасы нәкъ менә шул өлкәләрдә үсеш кичергән. Махсус әдәбиятта билгеләнгәнчә, б.э. кадәр меңенче елларда ук сүзлекләр төзелә башлаган. Бу сүзлекләрдә ведолардагы аңлашылмаган сүзләр теркәлгән. Б.э. кадәр V гасырларда һинд авторы Яска ведо теленә аңлатмалар төзегән. Ләкин хәзерге вакыттта грамматик традицияләренең формалашуын Панини исеме белән бәйләп карау кабул ителгән. Традицион рәвештә аның эшчәнлеген б.э. кадәр IV гасырга нисбәтле карау кабул ителгән, ләкин авторның яшәгән еллары билгеле түгел. Шуңа күрә б.э. кадәр VII-II гасырларны үз эченә алган хронологик ара да телгә алына.
Төрле тарихи истәлекләрдә сакланган мәгълүматлардан чыгып түбәндәге фикерне билгеләп үтәргә мөмкин: борынгы һинд әдәби телен элерәк тә грамматик яктан шәрехләүгә омтылыш булган. Гомумән, грамматик белемнәр Шива алласына ук барып тоташа. Панини үз хезмәтендә («Восьмикнижие») аңа чаклы булган белемнәрне системалаштыруын ассызыклый, ләкин Панинига чаклы булган хезмәтләр бүгенгесе көндә дә әле табылмаган.
Панини грамматикасының төп үзенчәлеге булып, аның югары дәрәҗәдә формалаштырылган характерлыгы тора. Хезмәт үз эченә 3996 кагыйдә (сутр) ала. Әлеге кагыйдәләр, һинд поэтикасы төзелеше кануннарына нигезләнеп, кыска һәм төгәл формада төзелгән, алгебраик формуланы хәтерләтә. Шуңа нигезләнеп XX гасырның икенче яртысында инженер лингвистики барлыкка килгән дип санала.
Панини хезмәтендә, беренчедән, һәр кагыйдә мнемоник алым(җиңел ятлана торган) белән бирелгән, чөнки текст яттан сөйләнелгән. Шуңа күрә ул кагыйдәләрне хәтта санскрит телен камил белгән кеше дә махсус аңлатмаларсыз кабул итеп бетерә алмаган. Икенче яктан, Панини грамматикасы һинд поэтик төзелеше нормалары буенча структуралаштырылган булса да (хезмәт сигез бүлек – китаптан тора), галимнәр фикеренчә, телнең төрле күренешләре сөйләмдәгечә бирелеп бара, ягъни хезмәттә Европада төзелгән грамматикалардагы системалылык юк. “Сигез китап” (“Восьмикнижие”) хезмәтендә фонетика, морфология һәм синтаксискүренешләре үзара ирекле чиратлашып бара.
Фонетика мәсьәләләрен шәрехләү барышында, Панини санскрит теленең аваз составы турында тулы мәгълүмат бирә, комбинатор аваз үзгәрешләрен тасвирлый, басып куелышы проблемаларына кагыла. Морфологик күренешләр югары дәрәҗәдәге төгәллек белән анализлана, фигыль тамырлары класслары, исем сүз төркемнәре төрләнешендәге кушымчалар аерылып карала һ.б. Панини борынгы һинд теленең Көнчыгыштагы диалектик үзенчәлекләрен билгели, сөйләм формаларының үзгәлеген ассызыклый. Хезмәтенең тикшерү объекты санскрит теле булса да, автор ведо теленең үзенчәлекләрен дә анализлый, ведо телен санскрит теле белән чагыштыра. Ул әлеге телләр арасындагы фонетик, морфологик, синтаксик, сүз ясалышы өлкәсендәге аерымлыкларны күрсәтсә дә, Панини әлеге аерымлыклардан тел эволюциясенә бәйле теоретик нәтиҗәләр ясамый.
Панини башлап җибәргән эшчәнлекне аның хезмәтләрен шәрехләүчеләр һәм Панини укучылары дәвам итә. Мәсәлән, Вараручи Катьяян (б.э. кадәр III гасыр) фонетика өлкәсендә эшчәнлек алып бара, аваз үзгәрешләрен анализлый. Катьяян санскрит теле терминнары һәм төшенчәләрен кулланып, будда диненең нигез теле – пали теленең беренче тасвирламасын яза. Үз эшчәнлегендә Вараручи пракритларны тикшерә. Ул пракрит сүзләрен һәм формаларын санскрит нигезенә кайтарырга тырышкан.
Б.э. I гасырында Бхартхари эшчәнлеге билгеле. Ул тел күренешләрен фәлсәфи аспектта караган: җөмлә белән логик фикер йөртү(суждение) арасындагы бәйләнешләрне тикшергән. Аның түбәндәге фикере бөтен дөньяга мәгълүм: белем алиһәсе үткәннәр белән санлашмаучыларга үзенең елмаюын бүләк итми, ягъни галим кеше үткән заманнардагы эзләнүләр, хезмәтләр белән таныш булырга тиеш.
Б.э. V гасырында – Чандра, VII гасырда Джайнендра хезмәтләре барлыкка килә. XIII–XIV гасырларда Вопадева яңа санскрит грамматикасы төзи. Әлеге грамматика Панини хезмәтеннән дә ныграк нигезгә утыртылган була. Шулай ук пракрит грамматикалары да төзелә (мәсәлән, XII гасырда караган Хемачандра хезмәте), аларда пракрит теле санскрит теленнән аерылып чыгуы искәртелә. Тик шулай да һинд лингвистик традицияләрендә өр-яңа концепцияләринде барлыкка килми.
Борынгы һинд авторларының төп фикерләреннән (иң беренче чиратта, Панини хезмәтенә таянып) түбәндәге момнетларны аерып карага була:
1. Фонетика. Физиологик принципка таянып, һинд авторлары кайбер авазларның ясалыш урынын һәм артикуляцион ягын тикшерәләр, классификацияләр төзиләр. Грекларга караганда купкә иртәрәк әлеге авторлар сузык һәм тартык авазларны, ярымсузык авазларны, авазларның озынлыгын-кыскалыгын аералар. Иҗекнең нигезен мөстәкыйль элементлар - сузыклар тәшкил итүен билгелиләр, иҗек төзелешен аералар, тартык авазлар сузыкларга буйсынып киләләр һәм алар сузыклардан башка мәгънәгә ия сүз барлыкка китермиләр дип ассызыклыйлар. Борынгы һинд грамматистлары хезмәтләрендә сандхи күренешенә кагылышлы мәсьәләләргә мөрәҗәгать итәләр.сөйләм барышында авазларның бер-берсенә керешүе һәм бер-берсенә тәэсир итү үзенчәлекләре карала. Әлеге тикшеренүләр ведоларның изгелеге тәэсирен арттырыр өчен башкарыла. Авторлар, өлешчә генә булса да, фонема төшенчәсенә якын киләләр, “спхота” дигән төшенчә кертәләр һәм әлеге төшенчә авазга каршы куела. Бу каршылыкка, аерымлыкка нигезләнгән тикшеренүләрне Панини хезмәтләрендә үк очратырга мөмкин. Соңрак һинд галимнәре спхотаның берничә төрен дә аерып карый башлыйлар. Әлеге авторлар шулай ук сузыкларның өч баскычлы чиратлашу күренешенә дә аерым тукталалар (мәсәлән, vidma “без беләбез” “мы знаем” – veda “мин беләм” “я знаю” – vaidyas “белемле” “ученый”), түбән баскычны, күтәрелешнең беренче баскычын (гуна) һәм күтәрелешнең икенче баскычын (врдхи) аерып чыгаралар.
2. Морфология өлкәсендә һинд галимнәре тел күренешләренең охшаш һәм аермалы якларын аерып карауга зур игътибар биргәннәр. Телнең төп берәмлеге итеп җөмлә саналган, чөнки бары ул гына тәмамланган уй-фикерне белдерә алган. Ә сүзләр бары махсус рәвештә тудырылган һәм аларның эчтәлеккә, мәгънәгә ия мөстәкыйльлекләре юк (әлеге фикерне бигрәк тә Бхартхари ассызыклаган).
Морфология өлкәсендә 3 бүлек аерылып каралган: сүз төркемнәренең классификациясе; сүз ясалышы; сүз төрләнеше.
Беренче мәсьәлә буенча һинд тел белеме өлкәсендә эшләүче галимнәр арасында уртак фикер булмаган. Күпчелек еш кына 4 сүз төркемен аерып караган: фигыль – эш-хәрәкәтне белдерә, исем – предметны белдерә, бәйлек – күрсәткеч элемент хотя (указательнйм элемент) һәм кисәкчә. Кисәкчәләр чагыштырма, җыючы (соединительный) һәм шигырьләрдә кулланыла торган формаль төрләргә бүленгән. Үзенчәлекләре искәртелеп үтелсә дә, алмашлыклар һәм рәвешләр исем һәм фигыль арасында бүленеп каралган.
Сүзләрне анализлаган вакытта һинд авторлары сүзне беренчел элементларга таркатырга тырышканнар. Самскра дип аталучы әлеге анализ һинд грамматикасының төп принцибы булып саналган. Текстларны тикшергәндә, иң беренче чиратта, форма һәм мәгънә ягыннан охшаш сүзләргә игътибар биргәннәр, шул рәвешле алар бер үк сүзнең төрле формаларын аерып карананнар. Аннары әлеге формаларны чагыштырып, сүзләрдә тамыр, суффикс һәм кушымчаларны тапканнар. Һинд галимнәре барлык сүзләрне дә тамырларга (бигрәк тә фигыль тамырларга) китерергә тырышканнар. Мәсәлән, Панини үз хезмәтендә мәгънәләре күрсәтелгән тамырларны бирә. Тамырлар 3 категориягә бүлеп каралган:
1) гади (беренчел);
2) башка элементлар барлыкка китерү функцисен башкара торган;
3) ясалма (үз составларында суффикс булган).
Һинд галимнәренә нуль морфема, просодик күренешләр (басым һәм интонация), флексия (грамматик мәгънәгә ия тамырда чиратлашу) кебек күренешләр дә билгеле булган.
Исемнәр төрләнешен караганда, һинд авторлары 7 килешне аерганнар: баш, төшем, корал, юнәлеш, аблятив (отложительный), иялек, урын. Ләкин һинд грамматикаларында әлеге килешләр аерым атамалар белән күрсәтелмәгән, бары тәртип саны белән бирелгән, мәсәлән, беренче килеш, икенче килеш һ.б.
3. Синтаксис. Җәмләләр телнең төп берәмлеге булып саналсалар да, бары эпизодик рәвештә морфология өлкәсендә тикшерелгән. Борынгы греклардан аермалы буларак, һиндлылар телнең килеп чыгышы һәм этимологиясенә игътибар итмиләр. Ләкин аларны сүзнең атамасы килеп чыгышы, ягъни сүзнең предметка мөнәсәбәте проблемасы кызыксындырган. Панининың укучысы – Патанджали (б.э. кадәр якынча II–I гасырлар) фикеренчә, сүз үзе чынбарлыкта белдергән мәгънәсен тудыра торган авазны белдерә. Шуңа күрә сүзләрне дөрес мәгънәдә куллана торган кеше киләсе тормышында җиңүче булып саналган.
4. Грамматикадан тыш Борынгы Һиндстанда лексикография (сүзлекләр төзү) белән дә шөгыльләнгәннәр. Әлеге сүзлекләр ятлауга нигезләнеп эшләнелгән, метрик формага салынган. Иң билгеле сүзлекләрнең берсе Амарасинхка яки Амаре (V–VI гасырлар) тарафыннан төзелә, соңрак Халаюдхи һәм Хемачандра (XVII г.) сүзлекләре дөнья күрә. Әлеге сүзлекләрдә фигыльләр – тамыр формада, ә исемнәр нигез формада бирелгән.
Борынгы һиндлыларның лингвистик хезмәтләре тел белеме үсешенә нык йогынты ясаган. Буддизм таралуга нисбәтле аларның граммматик фикерләре Кытайга үтеп кергән. Әлеге хезмәтләр нигезендә кытай теленең 4 төп интонациясе турындагы өйрәтмәләр туа; лексикология, лексикография, иероглифика, фонетика, грамматика, диалектология проблемалары карала; язу теориясенә нигез салына. Һинд авторларының кайбер идеяләре эра башында Борынгы Грециягә үтеп керә, XI гасырлардан гарәп фәненә йогынты ясый башлыйлар. XVIII гасырдан алып һинд авторларының идеяләре белән Европада танышалар, ә чагыштырма-тарихи тел белеме барлыкка килгәч (санскрит теле белән танышу этәргеч булып торган), Панини һәм аның дәвамчыларының күп кенә фикерләре Ф.Бопп, А.Шлейхер һәм башка тел белеме өлкәсендә эшләүче галимнәрнең концепцияләрендә чагылыш таба. Дат галиме В.Томсенның түбәндәге фикере бар: Борынгы Һиндстан ирешкән лингвистик фикер югарылыгына европа фәне бары XIX гасырда гына күтәрелгән һәм европа фәне күп нәрсәләргә һиндлылардан өйрәнгән.1