
- •Әдәбияттан имтихан сорауларына җаваплар
- •3) Әдәбият фәне башка бик күп фәннәр белән бәйләнештә тора, шул исәптән тарих белән дә.
- •4) Кеше күңеле, кеше хис – тойгылары белән бәйле булганлыктан, сәнгатьне ниндидер кырыс, төгәл кысаларга кертү мөмкин түгел. Ләкин сәнгатьнең үз закончалыклары һәм үзенчәлекләре бар.
- •5) Гегель буенча сәнгать кешенең җанын, күңелен үстерү, камилләштерү өчен, тагын да югарырак баскычка менгерү өчен кирәк була.
- •11. Күп әсәрләрдә язучылар геройларның портретын сурәтләүгә аерым игътибар бирәләр.
- •41 Нче сорау. Классицизм
- •42 Нче сорау Сентиментализм
- •43 Сорау. Романтизм
- •45 Нче сорау. Классик реализм ,мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйти реализмы, социалистик реализм
45 Нче сорау. Классик реализм ,мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйти реализмы, социалистик реализм
Мәгърифэтчелек реализмы Сентиментализм белән янәшә, XVIIIйөздә, Европа әдәбиятында тагын бер иҗат ысулы — мәгърифәтчелек барлыкка килде. Ул да кеше хәятының кай тарафына күз текәп карау белән бәйләнгән. Әгәр дә сентиментализм¬ның үзәгендә асылда инсанның кәеф-халәте яктыртылса, мәгърифәт реализмы аеруча шәхеснең акылына, әхлагына игътибар юнәлтә. Укыту-тәрбия гамәлләрен аерым бер кызыксыну белән яктырткан, яшәешне педагогик, әхлакый ноктадан карап чагылдырган иҗат ысу¬лын мәгърифәтчелек реализмы дип йөртәләр.
Борынгы методларда, көчле мәхәббәт белән беррәттән, кешенең батырлыгы, куркусызлыгы, тәвәккәллеге мактала иде. Мәгърифәтче¬лек реализмы исә шәхеснең гүзәллеген акыл куәтендә, белемендә, тәрбиялелегендә күрде. Моны сәнгатьчә дәлилләү өчен әдипләр үзлә¬ренең геройларын үтә кырыс сынаулар алдына китереп куялар. Д. Дефоның «Робинзон Крузо» (1719) романында баш герой, корабльнең һәлакәткә юлыгуы аркасында, берьялгызы кеше яшәми торган ут¬рауга килеп чыга. Әгәр дә зирәклеге җитмәсә, кулы эш белмәсә, аның мондагы гомере озакка бармас иде. Әмма ул утрауда егерме сигез ел яши. Тырышлыгы, үҗәтлеге, хезмәт сөюе һәм барыннан да бигрәк табигать кануннарын яхшы белүе, аларны акыл белән файдалану нәтиҗәсендә бик зур кыенлыкларны җиңеп чыга, нормаль гомер ки¬черерлек шартлар тудыра,— гыйбрәтле үрнәк! Асылда ялгыз яшәү дәверендә Робинзон кешелек үсешенең барлык баскычларын үтә.
Мәгърифәтчелек реализмының күренекле вәкилләре: Франциядә -Вольтер, Д. Дидро, Ж.-Ж. Руссо, Англиядә — Д. Дефо, Дж. Свифт, Г. Фильдинг, Германиядә — И. Гете, Г. Лессинг, Рәсәйдә — Н. Но¬виков, Д. Фонвизин һ. б.
Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы XIX йөзнең икенче яртысында башланып китте. Әлеге ысул безнең сүз сәнгатенә көчле агым булып килеп керде. Бу җәһәттән Утыз Имәни иҗаты игътибар¬га лаеклы. Ул, белгечләр раславынча, урта гасыр мәдәнияте белән яңа дәвер әдәбиятын тоташтырып тора. Аның поэмаларында һәм шигырьләрендә татар мәгърифәтчелек реализмына хас мөһим темалар: рухи сафлык һәм халыкнын рухи бердәмлеге, гаиләне ныгыту, балалар тәрбияләү, ягъни милләтнең генофондын саклау темалары яктыртылды. Анын идеяләрен Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Канда- лый, М. Акъегетзадә, 3. Бигиев, Ф. Кәрими, К Фәхретдинов, М. Ак¬мулла, Ә. Курмаши, Я. Емельянов һ. б. дәвам иттерде. Мәгърифәт¬челек рухы але XX йөз башы әдәбиятында да үзен нык сиздерә иде. Күп кенә шагыйрьләр ижатында мәгърифәтчелек идеалы мөселман мәдәнияте традицияләре белән бәйләнештә тасвирланды.
Монда акыл куәтен раслауга әһәмиятле урын бирелде. Без моны танылган мәгърифәтче К. Насыйри ижатында ачык күрәбез. Күп ел¬лар дәвам иткән фидакарь эшчәнлеге белән ул мәгърифәтчелек хәрәкәтенең барлык өлкәләренә диярлек бик мөһим өлеш кертте: гыйльми эзләнүләр алып барды, дәреслекләр, кулланмалар, кален¬дарьлар төзеп бастырды, сабыйларны укытты, әдәби әсәрләр язды. 1872 елда ул «Әбугалисина кыйссасы»н тәрҗемә итә. Чөнки бу әсәр авторның мәгърифәтчелек карашларына бик туры килә. Биредә Әбугалисинаның гаять зирәклеге, тау куышында, мәгарәдә бикләнеп ка¬лып, бер ел фән байлыгын үзләштерүе, тиңсез акыл иясенә әйләнүе сурәтләнә. Әсәрдән аңлашылганча, аның гыйлем кодрәте искиткеч могҗизалар тудырырга сәләтле. Шулай итеп, тирән белемнең, галим¬лекнең нинди көчкә ия булуы биредә гадәттән тыш нәтиҗәләр аша күрсәтелә, рухи куәт тышкы күренешләрдә, гаҗәп хәлләрдә чагыла. Әсәрнең фантастик формада иҗат ителүе әнә шуннан килә.
Мәгърифәтчелек реализмы, исеменнән үк аңлашылганча, реалис¬тик принципларга нигезләнә. Француз мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле, энциклопедист Д. Дидро карашынча, роман буш хыяллар¬ны, мәгънәсез күренешләрне түгел, без яши торган тормышны тас¬вирларга, җәмгыять кешеләренең характерларын гәүдәләндерергә, чорның әхлакый йөзен дөрес детальләр ярдәмендә чагылдырырга тиеш. Аның «Монахиня» романы сюжетының тормышчанлыгы, хи¬кәяләүнең реальлеге белән укучыларның игътибарын җәлеп итте. Инглиз язучысы Г. Фильдинг кешеләр холкындагы уртаклыкларны һәм үзенчәлекләрне шәйли белүнең мөһимлегенә басым ясады. «Тор¬мышта бер профессия, бер шөгыль кешеләренең күпчелегенә хас ха¬рактерлы сыйфатлар була. Әнә шул характерлы билгеләрне күз уңын¬нан төшермәү һәм шул ук вакытта аларның төрлечә чагылышын күрсәтә белү сәләте — яхшы язучының әһәмиятле бер сыйфатыдыр. Аның икенче таланты — бердәй кимчелекләре булган ике шәхес ара¬сындагы сизелер-сизелмәс аерымлыкларга дикъкать итә белү». Бу җөмләдә, күрәсез, типиклык диалекты шактый ачык чагыла.
Мәгърифәтчелек реализмы методының төп билгесе кешене өскорма күренешләре,башлыча гаиләви һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне генә эченә алган тирәлек белән сәбәпле бәйләнештә тасвирлаудан гыйбарәт.
Соөиалистик реализм-дөнҗя-күләм әһәмияткә ия булган иҗат методы, әдәби юнәлеш һәм эстетик система.
Соөиалистик реализм метод һәм әдәби юнәлеш булып формалашкан дәвердә инде заманның чын геройлары- пролетариат һәм аның авангарды-коммунистлар капитал дөнҗясын штурмлый башладылар. Рус әдәбиятыннан мисаллар китергән очракта А.М.Горҗкийның машинист Нылин(“Меәаннар”), Синөов һәм Левшиның (“Дошманнар”) һ.б.
Татар әдәбиятында да шул ук хәл. Октябрҗ революөиясеннән соң язылган әсәрләр: Г.Ибрагимов “Яңа кешеләр” һәм “Кызыл чәчәкләр” Солтан һәм Шаһбаз образлары. М.Әмирнең “Безнең авыл кешесе” һәм “Агыйдел” повестҗларындагы Бикташев һәм Гаяз.
Уңай герой соөиалистик реализм сәнгатендә ничаклы зур ролҗ уйнамасын, аны тудыру үзмаксат түгел. Уңай герой- чынбарлыкны сәнгатҗчә танып белүнең ,тормышны революөион үсешендә,перспектива яктылыгында чагылдыруның иң мөһим һәм куәтле чарасы.
Шулай итеп, соөиалистик реализм әдәбиятын уңай геройдан башка күз алдына китереп булмый.
Соөиалистик реализм:
• Иҗтимагый актив шәхеснең җәмгыятҗ төзүдә катнашуын сурәтли
• Кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта ,җәмгыятҗ өчен яшәргә өйрәтә
• Марксистик һәм гуманистик идеаллар күрсәтә
• Типик характерлар иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелә. Яңа җәмгыятҗ кануннарын билгеләргә омтылу
• Кеше – җәмгыятҗнең бер күзәнәге; партиялек,сыйнфыйлык хас
Тәнкыйди реализм агымы тат.әдәбиятында 19 йөзнең соңгы чирегендә формалаша. Кешене әхлакый камиллеккә өндәү, башкаларга файда китерүгә чакыру көче белән башка әдәбиятлардан аерылып тора. Тат.әдәбиятында язучыларның тәнкыйтҗ ярдәмендә татар җәмгыятен “йокыдан уяту”,үз хәленә обҗектив бәя бирергә мәҗбүр итү кебек максатлары ачык күренә,яшәп килүче тәртипләрне инкярҗ итү , барыннан да элек татар җәмгыятендәге иске тәртипләрнең юкка чыгарга тиешлеген раслау кебек яңгырый. Шуңа күрә татар әдәбиятында тәнкыйди реализм кире кагу һәм раслауның янәшәлегенә ,синтезена ирешә. Тәнкыйтҗләү исә аерым шәхесне түгел ,тирәлекне,җәмгыятҗтәге билгеле бер катламнарны игүтибар үзәгенә куя.
Тат.әдәбиятында тәнкыйди реализмга тенденөиялек хас һәм шуның белән бергә ,авторның мөнәсәбәте ачык күренеп тору сәбәпле,геройларның, сюңет барлыкка китерә торган ситуаөияләрнең шартлылыгы күзәтелә.Ләкин бу агым милли әдәбиятка яңа геройлар алык килүе ,аерым иҗтимагый катламнар тормышыннан милләт язмышы хакындагы уйлануларга кадәр юл итүе белән әһәмиятле. Г.Камалның “Бонкрот”, “Беренче театр”, Г.Исхакыйның “Жан Баевич» , комедияләре һ.б. әсәрләр шушы агым кысаларында иҗат ителгән.
Тәнкыйди реализм:
• Камил булмаган дөнҗяда яшәүче камил булмаган шәхесне сүрәтли
• Кешене әхлакый камиллеккә өнди ,башкаларга ярдәмчел булырга чакыра.
• Типик характерлар типик шартларга куела.тормыш дөреслеген табарга омтылу хас
• Гуманистик һәм җәмгыяви идеаллар күтәрә.
• Өч принципбилгели:кеше тирәлектә яши; аның уй-фикер ,теләк-омтылышлары җәмгыятҗ белән бәйле;ул-тарихи чор җимеше