Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
1240_d_1241_biattan_imtikhan_soraularyna_1175.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
146.43 Кб
Скачать

42 Нче сорау Сентиментализм

Бу төшенчәнең исеме франсуз теленнән кергән термин- хислелек, тойгыга бирелүчәнлек сүзеннән алынган, ягъни әлеге метод язучылары кешене барыннан да бигрәк кичерешләр ноктасыннан карап бәялиләр. Алар иҗатында тойгыга ихлас хөрмәт, аны олылау чагыла. Шуңа күрә алар рухи халәткә урынны әдәбиятның түреннән бирәләр.

Классицизмда башлыча дәүләт алдында бурычны үтәү мактала иде. Сентиментализм шәхеснең эчке халәтенә кәефенә ихтыбар юнәлтте. Әдәбиятта күңел дөньясының хокукы тышкы гамәлләрнеке белән бердәй булуын раслады.

Бу методны инглиз язучысы Л.Стерн иҗаты белән бәйләп йөртәләр. Ул 1768 елда “Сентименталь сәяхәт” дигән повесть яза. Автор төп героен хискә бирелүче сәяхатьче дип тәкъдим итә. Аның нечкә күңелле, сизгер табигатьле кеше булуын ассызыклап үтә.

Психологиз белән синтементализмның үзара бәйләнеше игътибарга лаеклы. Аны ботен белән кисәк арасындагы мөнәсәбәт рәвешендә күз алдында китерергә мөмкин. Психологизм – киңрәк, сентиментализм – таррак күренеш. Ягъни барлык сентименталь әсәрләр дә кеше күңелен тирәнтен, җентекле чагылдыралар. С. –ның метод буларак формалашуы, үсеше XVIII йөзгә туры килә.

С. Әсәрләренең геройлары – холык табигатьләре белән үтә хисле, тирән кичерешле затлар. Алар күңелләрендәге бик зәгыйфь тирбәнешләрне, нечкә төсмерләрне сизгер тоялар, шуларны сүзгә күчерә беләләр, тел белән бәйләп бирәләр. Аларда рухи халәтне күзәтү бик көчле.

С. Халыкка якынаю юнәлешендә сизелерлек адым ясый. Сентименталистлар әдәбият мәйданына дворяннарны, интеллегентларны, руханиларны, крестьяннарны чыгаралар.

Персонажлар гадәттә үз хисләрен үзләре сөйлиләр: яки алар башларыннан узган бөтен хәлләрне беренче заттан “мин” исеменнән хикәяләп бирәләр, яки әсәрләр хатлар формасында төзеләләр. Хатлар рәвешендәге әсәрләрдә тышкы вакыйгалар хәрәкәте күзгә күренми диярлек. Биредә сюжет нигезендә хис-кичерешләр агымыннан хасил була.

Сентиментализмда башлыча әсәрләр проза белән язылалар. Поэзиядә интим лирика, элегия өстенлек итә.

С. Үз алдына чынбарлыкны киң иңләү максатын куймый. Сюжет гаилә рамкаларыннан әллә ни читкә чыкмый.

С. – ул тойгы-кичерешләргә аеруча бай, лирик рухлы ысул. Ул хисләр өйрмәсен күпмедер дәрәҗәдә гүя яшәешнең башка якларыннан аралап алып чагылдыра. Шунда аның үзенчәлеге.

43 Сорау. Романтизм

Романтизм – XVIII йөз ахыры һәм XIX йөзнең беренче яртысындагы Европа әдәбиятларында формалашкан иҗат методы һәм әдәби юнәлеш.

Р. Әдәбияты тарих кисен борылышлар ясаган, иҗтимагый формацияләр алмашынган чорда мәйданга чыга. Мәсәлән, Европа илләрендә ул феодализм җимерелгән, капитализм тамыр җәйгән чорда, буржуаз революцияләр шаулап үткән һәм милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгән бер чорда формалаша. Танылган вәкилләре: Жан Поль, В.Скотт, Дж, Байрон, П.Б. Шелли, В.Гюго,....

Рус Р.-ының чәчәк аткан чоры-XIX гасырның 20-40 нчы еллары, ә аны тудырган төп иҗтимагый-тарихисәбәпләр – 1812 елгы Ватан сугышы һәм декобристлар хәрәкәте. Үзенең эчтәлеге белән ул крепостнойлык тәртипләренә каршы юнәлдергән иҗат методы һәм әдәби юнәлеш иде.

Совет Көнчыгышы, шул исәптән татар азербәйҗан әдәбиятында Европа тибындагы яңа Р. Бары тик 20 йөз башында гына барлыкка килә. Аның социаль җирлеге – Россия халыклары арасында көчәеп киткән милли азатлык хәрәкәте һәм 1905-1907 еллардагы революция. Күренекле вәкилләре: Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Ш.Бабич, М.Фәйзи, А.Сиххәт һ.б.

Татар әдәбиятының барлык чорлары өчен дә Р. Юлдаш. Кол Галидән башлап XVIII гасыр азагына кадәр татар әдәбиятында өстенлек итүче иҗат методы Көнчыгыш тибындагы традицион Р. Булды. 19 йөздә дә әле урта гасырлардан килгән романтик традицияләр шактый көчле.

Романтизм – ул художникның хәятны үзенчә күрү җирлегендә туган үзгә бер дөнья. Шуңа күрә аңа субъективлык хас субъектив мөнәсәбәтне байрак итеп күрсәтү төрле идеологик позициядә торган романтикларны да берләштерә. Романтизм ул аеруча күзгә бәрелеп тора, әсәрнең бөтен поэтик тукымасын, рухын иңләп ала, аһәңен, сәнгатьчә яңгырашын билгели.

Р. Күңел дөньясын бик тирән, җентекле бәян ителә, ул хис-кичерешләрнең, уй-фикерләрнең нечкә төсмерләрен, сизелер-сизелмәс тирбәнешләрен игътибар белән рәсемләп бирә.

Романтизм гадәттән тыш, фантастик хәлләргә, гиперболик арттыруларга, хәтәр, хәвефле хәлләрне бәян итүгә зур урын бирә.

Романтизмның билгеләре:

• Билгеле бер идеал яктылыгында тормышны үзгәртеп тасвирлана

• Социаль тирәлектән бәйсез итеп сурәтләнә

• Индивидуальлек өскә чыга

• Образларны гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайту, арттырып, калкытып күрсәтү, ситуацияләрне гадәттән тыш концентрацияләү, киеренкеләндерү

• Субъективлык

• Кешенең эчке дөньясына зур игътибар бирү, эмоциональлек, лиризм.

Романтизм гаять катлаулы каршылыклы күренеш. Аны 2 тармакка прогрессив һәм реакцион сыйдырып булмый. Прогрессив романтизм дигәне үз эчедә дә берничә идея-эстетик агым һәм стиль бар. Мәсәлән, революцион романтизм.

44 нче билет Реализм

Реализм мәсьәләләрен өйрәнү инде ерактан килә.Д.Дидро(франсуз галиме), (Э.Лессинг(немец драмматургы), В.Г.Белинский , Н.Г.Чернышевский, Н.А Добралюбов( рус тәнкыйтьчеләре) беренчеләрдән булып реалистик метод һәм әдәби юнәлешнең асылын төрле яклап һәм тирәнтен аңлауга бәяләп бетермәслек өлеш кертәләр.

Совет әдәбиятында һәм тәнкыйтендә реализм проблемалары белән кызыксыну илленче елларның икенче яртысыннан башлап аеруча зур колач алды.

1957 елда А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты тарафыннан реализмга карата багышланган дискуссия үткәрелә. Әлеге дискуссиядә 2 тенденция бүленеп чыга. Беренче караш тарафдарларының фикеренчә, реализм-чын сәнгатькә гомумән хас сыйфат.Ул сәнгать белән бергә туа, үсә, үзгәрә, байый. Ул барлык дәверләргә, барлык әдәби юнәлешләргә хас күренеш. Бу концепциянең дөреслеге исбат ителде. Чыннан да тормышның чагылышы булу фактында ук реализм күрү, якынча дөрес чагылышны реализмның төп күрсәткече итеп алга сөрү һәм сәнгать бн реализмны тәңгәлләштерү реализм төшенчәсенең кирәклеген үк юкка чыгара.

Икенче концепция тарафдарлары исә, реализмны конкрет-тарихи күренеш, ягъни әдәбият һәм сәнгать тарихының билгеле бер дәверендә генә мәйданга килә торган күренеш итеп карыйлар. Бу концепцияне Россиядә беренчне булып Белинский уртага салды. Әдәбиятны ике юнәлешкә реаль һәм идеаль бүлгәнен антик чор әдәбиятыннан башлап романтизмга кадәр бик күп метод һәм юнәлешләрне “идеаль поэзия”гә кертеп карыйлар. “Реаль поэзия”, ягъни реализм, димәк, соңгырак дәверләр җимеше һәм ул тарихи-конкрет күренеш.

Иҗат методы һәм әдәби юнәлеш булып калыпланган реализмга чынбарлык күренешләренең асылын, эчке мәгънәсен тормышның үз сурәтендә, үз формасында чагылдыру хас.