Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
1240_d_1241_biattan_imtikhan_soraularyna_1175.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
146.43 Кб
Скачать

41 Нче сорау. Классицизм

«Классицизм» тошенчәсе,норматив кагыйдәләре методның узеннән алдарак доньяга килә. Сервий Туллий Рим гражданнарың ,мөлкәт куләменә карап, биш класска булеп чыга. Шуннан чыгып,беренче сыйныфка кергәннәрне классиклар дип йөртә башлыйлар.Шундыйрак гамәлне , әдәбият белемендә Аристарх башкара. Ул антик әсәрләрне сәнгатьчә кыйммәте җәһәтеннән барлап чыга. Иң әйбәтләрен бер класска, бераз кайтышракларын - икенче, өченче классларга кертә. Ләкин асылда болары да сәнгатьчә камил, гүзәл әсәрләр була. Шуннан бирле аларны әлеге классларга кергән, классик әсәрләр дип йөртү гадәткә кереп китә. Тора – бара “классик “ эпитеты бу чикләрне үтеп, гомүмән әдәбият үсешендәге иң күркәм әсәрләргә карата кулланыла башлый. XVII йөздә гамәлгә кергән әдәби метод үзенә үрнәк итеп антик әдәбиятны, әлеге “классик” әсәрләрне ала. Бу дәвер язучылары Гомер, Эсхил, Софокл ияреп язалар, борынгы Греция, Рим чын барлыгындагы җитди, зур вакыйгаларны, тарихи үсешләрне тасвирлыйлар, тирән кичерешләр, эчке каршылыклар уятырдай кискен ситуацияләрне сурәтлиләр, аларны зур художество көче белән тасвирлап бирәләр. Шуңа күрә бу методка “классицизм” дигән исем бирелә.

Классицизм теоретиклары, Аристотель хезмәтләренең юл араларында гына күренеп калган фикерләренә нигезләнеп, тулы кагыйдәләр чыгарып куялар. Шул рәвешчә XVI йөзнең икенче яртысында 3 берлек: урын, вакыт, хәрәкәт берлеге теориясе бар.килә. Сарай драматурглары хакимият ихтыярын, аристократик зәвыкны чагылдыралар. Бу теоридә түбән катлам кешеләренә, халыкка өстәнрәк карау сизелә. Өч берлек нормасына трагедия һәм комедия кануннары өстәлә. Француз теоретигы Пеллетье карашынча, комедиядә түбән катлам вәкилләре, ә трагедиядә принцлар һәм югары дәрәҗәдәге затлар тасвирланырга, комедия җиңел һәм халыкчан тел белән. Трагедия күтәренке стильдә язылырга тиеш була. Классицизм нормалары әсәрләрнең эчтәлегенә үтеп керә. Әйтик, лирик геройлар, гашыйк көтүчеләр, теоретик күрсәтмәләр таләп иткәнчә, дәүләт мәсьәләләре, король, принц маҗаралары турында гәпләшәләр. Тарих дөреслек XVII йөзнең иҗтимагый карашларына, зәвыгына яраклаша. Иҗатта илһамның, рухи азатлыкның роле кире кагыла. Классик теориягә дәүләт органнары тарафыннан закон көче бирелә. Франция академиясенә классицизм рухына ярашлы сузлек, грамматика, риторика, поэтика төзү рухы йөкләнә.

Тик шулай да иҗат әһелләре һәр очракта да норманы тулысынча саклау ягын куәтләмәделәр. Алар шагыйрьнең кагыйдәләр тышавыннан азатлыгын якладылар, әсәрнең халыкка охшавы барча кануннардан да мөһимрәк дип белдерделәр. Норматив кысынкылык П. Корнельның “Сид” трагедиясе мисалында ачык күренде. Тамашачы аны бик җылы кабул итте, гениаль әсәр дип бәяләде. Әмма ул кардинал Ришелье күңеленә хуш килмәде: аңа Испания сюжеты, дворяннар намуслыгын, батырлыгын идеаллаштыру ошамый һәм, хөкем чыгару өчен, әсәрне академиягә тапшыра. “Сид” трагедиясендә нормаль яктан вакыт берлеге саклана кебек. Ләкин автор берничә айда, хэтта берничә ел дәвамында булып узган хәлләрне бер тәүлеккә дыңгычлап тутырырга мәҗбүр була. Әсәргә бирелгән аңлатмасында драматург болай фикер йортә: романда булса, король янына гозер кабат керер өчен Хеминага берәр атна сабыр итеп торырга киңәш итәрләр иде, пьесада исә атнага сузу егерме дүрт сәгать кагыйдәсе белән тыела. Билгеле инде, вакыйгалар да монда бер генә урынга сыеп бетми. Әгәр дә каты кагыйдәләр сәнгатьчә нәфислеккә каршы килэ торган булса, мин аларны ике дә уйламыйча җимереп ташлыйм, дип белдерә Корнель “Компанҗьонка”га язган кереш сүзендә. Билгеле, моны киң таралган күренеш дип әйтеп булмый. Корнель нигездә кагыйдәләр буенча язарга тырыша.

Нормаларга тугрылык классицизм драматургиясенә сәнгатьчә чигенешләр дә алып килгәләде. Шекспир барлык драматик коллизияләрне сәхнәгә чыгарды, тамашачы алдына китереп куйды. Классицизм әсәрләрендә исә байтак вакыйгалар сәхнәдән читтә бара. алар турында аерым персонажлар гына, антик трагедияләрдәге кебек, сәхнәгә кереп хәбәр итәләр. Әмма сөйләп бирү белән сәхнәдә күрсәтү – ул инде икесе ике нәрсә.

К. Трагелияләрендә сугыштагы батырлык, патшага тугры хезмәт мактала. К. Әдипләре аеруча дәүләт, король алдындагы бурыч белән шәхси хисләрнең бәрелешен яңартып сурәтлиләр.