
- •Әдәбияттан имтихан сорауларына җаваплар
- •3) Әдәбият фәне башка бик күп фәннәр белән бәйләнештә тора, шул исәптән тарих белән дә.
- •4) Кеше күңеле, кеше хис – тойгылары белән бәйле булганлыктан, сәнгатьне ниндидер кырыс, төгәл кысаларга кертү мөмкин түгел. Ләкин сәнгатьнең үз закончалыклары һәм үзенчәлекләре бар.
- •5) Гегель буенча сәнгать кешенең җанын, күңелен үстерү, камилләштерү өчен, тагын да югарырак баскычка менгерү өчен кирәк була.
- •11. Күп әсәрләрдә язучылар геройларның портретын сурәтләүгә аерым игътибар бирәләр.
- •41 Нче сорау. Классицизм
- •42 Нче сорау Сентиментализм
- •43 Сорау. Романтизм
- •45 Нче сорау. Классик реализм ,мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйти реализмы, социалистик реализм
11. Күп әсәрләрдә язучылар геройларның портретын сурәтләүгә аерым игътибар бирәләр.
Портрет (француз теленнән кергән сүз) – сурәтләү дигәнне аңлата; геройның характерын ачуда ярдәм итә торган тышкы сурәте. Ул үз эченә геройның тышкы кыяфәте сурәтен, болардан тыш бу төшенчә үз эченә геройның хәрәкәттәге аерым билгеләрен дә алырга мөмкин (мимика, жест, поза, телодвижение). Болардан тыш аерым геройларның сурәтендә милли үзенчәлекләр, шулай ук аерым профессия кешеләренә хас булган сыйфатларның да чагылышын күрергә мөмкин.
Әдәби әсәрдә еш кына геройларның эчке дөньясын чагылдыра торган психологик портрет та очрый. Персонажның характеры аның эчке сөйләм вакытында ачылырга мөмкин, укучы аның нинди хис кичергәнен аңлый ала.
12. Пейзаж – әсәрдә җанлы яки җансыз табигатьне сурәтләү.
Әдәби әсәрдә киң кулланыла торган пейзажның 3 төп төрләре:
табигать
шәһәр
авыл
Әдәби әсәрдә пейзажның вазифалары:
вакыйгаларның урынын, вакытын билгеләү
сюжетка катнашу яки аны үзгәртү
әсәрне кабул итүгә көйләү һәм геройларның психологик хәләтен ачу
автор фикерен белдерү
13. Язучы әдәби әсәрне иҗат иткәндә геройның характерын, тышкы кыяфәтен генә түгел, ә аның көнкүрешен, аның яшәү рәвешен дә тасвирлый. Чөнки бу билгеләр кешенең характерына да, тышкы кыяфәтенә дә тәэсир итә, шуның өчен бу билгеләр безгә кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә.
14. Әдәби әсәрдә күренеш образлары үзләренең әдәби функциясен үтиләр һәм төп геройның характерын ачуда катнашалар, аны тулыландыралар.
22. Композиция- әсәр өлешләренең урнашу тәртибе. Композиция әсәрдә сюңетны һәм геройларны, детальләрне, сөйләмне билгеле бер тәртиптә төзә.
Әсәрнең композициясе- образларны бер-берсенә бәйләү, вакыйгаларны төп максатка ярашлы итеп урнаштыру, әсәрнең барлык элементларын сәнгатьчә оештыру.
Композиция сюжет,әсәрнең эчтәлеге һәм жанр формасы белән тыгыз бәйләнештә тора.Әсәрнең композицион төзелешендә, әлбәттә язучының дөньяга карашлары. тормышны образлы кабул итүе, матурлык төшенчәсен аңлау дәрәҗәсе чагылыш таба.
Әдәби әсәрләр автор тарафыннан билгеле бер алымнар белән тәгъдим ителә:
1)Хикәяләү-вакыйгаларны сөйләүче билгеле бер тәртиптә тәгъдим итә.
2)Сыйфатлау- бу өлештә геройларга билгеле бер бәяләмә, характеристика бирелә.Шулай ук геройларның портреты, вагыйга бара торган урын сыйфаты тәгъдим ителә.
3)Хөкем йөртү рәвеәендә әсәрдә авторның үз уйланулары, лирик чигенешләр бирелә.
Шул рәвешле әдәби әсәр эчтәләгендә язучы төрле алымнарны файдаланып укучыларны кызыксындырырлык әсәр тәкъдим итә
23. Кереш эпизод.Мондый эпизодлар турыдан-туры әсәр сюжеты белән бәйләнмәгән ярдәмче элементлар.Мондый элементлар геройның аерым сыйфатларын ачыклау, кайбер үзенчәлекләренә басым ясар эчен бирелә.
Лирик чигенешләр(отступления)-мондый урында язучының хис кичерешләре,авторның геройларга һәм вакыйгаларга мөнәсәбәте күренә торган урын.Алар лирик яки публицистик, яки фәлсәфи уйланулар рәвешендә булырга мөмкин.
Әдәби әсәр эчендә шулай ук сюжетның тыш элементлар буларак хатлар, көндәлекләр, җырлар, геройлар күргән теш сүрәтләнергә мөмкин. Болар аша автор геройларның эчке кичерешләрен, психологик халәтен сурәтли.
24.Әдәби вакыт һәм әдәби урын сюжетны төгәлләштерә, әсәрнең шартлылыгын тәэмин итә.Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт гадәттә бергә табыла. Урын-вакыт ике төрле була: төгәл билгеләнә торган һәм абстракт.Әсәрдә өч төрле вакыт бирелергә мөмкин: тарихи вакыт,вакыйгалар вакыты прецептив вакыт.
Еш кына урын-вакыт бирелеше символик мәгънә ала.(Көз-картаю билгесе,яз-яңадан туу.)
25.Тема(әсәр нәрсә турында?)-чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр берлеге,бөтенлеге.Бер әсәр гадәттә бер тема чагылдыра.Тема тормыштан килә.Тема 4 төрле була:Мәңгелек,Милли ,Тарихи,Персональ.
Проблема-әсәр материалында куелган үткен каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр.Әсәрнең темасы белән проблемасы тыгыз бәйләнештә тора.тема әсәрдә чагылган тормыш даирәсен белдерсә, проблема авторның шул өлкәгә автив мөнәсәбәтен аңлата.Проблема күтәрү-нинди дә булса каршылыкны чишәргә омтылу.
Идея- әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнешендә бирелгән төп фикер.Язучы идея аша геройларның эш гамәлен, яшәү рәвешен, үңел әхлак сыйфатларын раслый.Әсәрнең темасы һәм проблемасы идея белән тыгыз бәйләнештә тора.Идея-тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы ул.Идея-тема һәм проблеманың ни рәвешле чишелүе белән бәйләнгән
26. Әдәбиятның кешелек кулҗтурасында мәңгелек хәзинәләргә әйләнгән классик әсәрләре беренче карашка бик гади тоелган кечкенә берәмлекләрдән- сүзләрдән төзелгәннәр. Сүз ярдәмендә язучы бөтен бер корылма- әдәби әсәр төзи, “сүзләр-кирпечләр” белән зур һәм зиннәтле “әдәби әсәр бинасы сала. ”Әдәби әсәрнең теле” һәм “әдәби тел” дигән төшенчәләр бер үк түгел.
Әдәби әсәр теле сурәтле (образлы) булырга тиеш.
27.Автор сөйләме-әсәрнең барлык төп вакыйгаларын сурәтләп, хикәяләп биргән, авторның үз уйларын һәм кичерешләрен ачкан, персонаңларның эш-хәрәкәтләрен , кайчан ничек уйлауларын һәм кичерүләрен , яшәгән тирәлекләрен һәм портретларын тасвирлаган сөйләм.
Персонаж теле- әсәрдә сурәтләнгән теге яки бу образның сөйләме.
Персонаж сөйләме аның эчке дөньясын, характерын, шул характерга хас булган сөйләм үзенчәлекләрен дә укучыга җиткерә, образны индивидуаль шәхес итеп күрсәтә.Персонажларның үз сөйләмнәрен көртүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: ул әсәр геройларын әйтерсең лә укусыларының алдына китереп бастыра һәм аларны җанландырып, арадашчысыз гына укучыларга күрсәтә.
28. Әдәби образлар телендә төрле катлам лексикасын автор билгеле бер чор, төбәк, даирәнең сулышын, колоритын төсмерләтү өчен кертеп җибәрә.
Диалектизмнар(җирле сөйләм)-аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүзләр.
Диалектизмнар, гадәттә, персонаж телендә ишетелә, аның кайсы тарафтан булуын, тел культурасын тойдырырга, типиклаштырырга, индивидуальләштерергә булыша.
Диалектизмнар катнашучының каян икәнең, белем дәрәҗәсен күрсәтеп тора.
Варваризм-матур әдәбиятта икенче бер тел сүзләрен куллану.
Чит тел сүзләре әдәбиятта, кагыйдә буларак, нинди дә булса төшенчәне белдерү өчен телнең үзендә сүз булмаганда һәм чит милләтнең тормышын, сөйләм үзенчәләген сүрәтләгәндә кулланыла.
Архаизм- хәзерге җанлы сөйләмнән төшеп калган, искергән сүзләр,грамматик формалар.
Алар ерак үткәннең колоритын, рухын тоярга, борынгы лексика, формаларны үз итүчеләрнең сөйләм үзенчәләген чагылдырырга ярдәм итәләр. Аларны укып, без үзебезне шул дәвер кешеләре арасына килеп кергәндәй тоябыз.
“Идегәй” дастаны мисалында хан,урда кебек сүзләр Урта гасырлар тарихыннан килә.
Неологизм-тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр.
Көнкүрешкә ныклап үтеп кергән, алар үзләренең яңылык сыйфатларын югалталар.
Неологизмнар аеруча язучыларга тормышта барган яңарышларны сурәтләгәндә кирәк була.
Мәсәлән.Г.Тукай үз заманында телебезгә илһамчы, милләтташ, җитдиләнү кебек сүзләрне керткән.
Профессионализмнар-билгеле бер һөнәр кешеләренә хас сүзләр.
Профессинализмнар, персонаңларның нинди профессия кешеләре икәнең белдерүдән тыш, вакыйгаларның нинди тирәлектә баруын сурәтләүгә ярдәм итә.
Жаргоннизмнар-тар бер катлам кешеләре арасында гына куллана торган, башкаларга аңлаешсыз сөйләм.
Жаргонизмнар сөйләмнең мәгънәсен яшерүгә, тар төркем эчендә генә аңлаешлы итәр өчен кулланыла.
17. Зур гомумиләштерү көченә ия булган, иң характерлы күренешләрне тулы чагылдырган образларга карата “тип” төшенчәсен куллану гадәткә кергән. Тип (typos) грек сүзе, басылып калган эз, үрнәк, өлге дигән мәгънәгә туры килә. Үзендә мәгълүм бер уртак сыйфатларны берлүштергән төр вәкилен дә тип дип йөртәләр. Әдәбият, сәнгатьтә нинди дә булса социаль катлам, төркем, милләт, профессия кешеләренә, характер ияләренә хас булгансыйфатларны үзендә аеруча тулы гәүдәләндерелгән образларны тип дип атыйлар. Типиклаштыру алымнары 3 төрле.
Беренчесе җыелмы образлар. Бу очракта әдип күп кешеләрдәге сыйфатларнын иң кирәклеләрен синтезлап, бер геройга туплап бирә.
Икенчесе – прототип. Беренче образ дигән мәгънәгә туры килә. Бу очракта язучылар тормышта реалҗ яши торган, шәхси сыйфатлары белән купләрнен ин характерлы билгеләрен гәүдәләндергән образны тасвирлыйлар. Образнын реаль исеме узгәртелә.
Өченчече – тарихи шәхесләрне әдәби образ итеп сурәтләү. Бу очракта әдәби геройның исеме, адресы үзгәртелмичә бирелә.
Гомумилек индивилуаллек белән бергә яши, сәнгать әсәре чынбарлыкның иң характерлы, закончалыклы,гомум якларын кабатланмас үзенчәлекле төсмерләрендә, индив. Бизәкләрдә чагылдыра. Реаль тормышта һәр шәхестә бңтен кешклеккә хас сыйфатлар бар, шул ук вакытта ул миллионнардан ниндидер бер аерым сыйфаты белән аерылып та тора. Әдәбият яшәештәге гомумилек белән бергә кешеләр арасындагв төрлелекне гәүдәләндерә.
18. Әдәби әсәрдәге бөтен вакыйгаларның төзмәсе, аны хәрәкәткә китерүче элемент әсәрнең сюжетын тәшкил итә. Сюжет вакыйгаларның барышын, геройларның кылган эш-гамәлләре аша укучынын куз алдына китерэ. Сюжет ул эдэби эсэрдэ билгеле бер бэйлэнештэ сурэтлэнгэн вакыйгалар системасы.
Сюжет тошенчэсе беренче тапкыр Аристотельнын “Поэтика” китабында телгэ алына. Анын турында фэнни мэгьлуматлар нигездэ 19 гасыр галимнэре тарафыннан эшлэнеленэ. Аеруча Веселовский поэтика сюжеты хезмэтендэ бу тошенчэгэ тулы мэгълумат бирэ, анын эсэрдэге ролен билгели. Эдэби эсэрнен сюжеты турында сойлэгэндэ галимнэр берничэ узенчэлекне билгелилэр.
Сюжет хэрвакыт тормышчан конфликтка нигезлэнэ., ягъни конфликт сюжетнын нигезен тэшкил итэ.
Сюжет барышында характерлар ачыла.
Сюжет эсэрдэ сурэтлэнгэн образлар системасы аша билгеле бер фикерне житкерэ.
19.Каршылык булган очракта, эсэр сюжетындагы конфликт билгеле бер тэртиптэ автор тарафыннан тэгъдим ителэ. Сэжет элементлары билгелэнэ.
Экспозиция – эсэрдэ вакыйгаларнын урыны, вакыты, анда катнашкан геройлар белэн таныштыру урыны.
Тоенлэнеш – эсэрдэ каршылыклар туган урын, конфликт башланган урын, бу урында конфликтка керуче яклар билгелэнэ, мотивлары уренэ башлый.
Выкыйгалар устерелеше эсэрдэ сойлэнгэн ботен вакыйгаларны уз эченэ ала. Шул вакыйгалар барышында геройларнын каршылыклары, симпатиялэре, антипатиялэре ачыклана. Вакыйгалар устерелеше кульминация белэн тогэллэнэ.
Кульминация – конфликтнын ин кискенлэшкэн мизгеле, конфликтнын ин югары ноктасы, шул мизгелдзн конфликтка керуче якларнын илеаллары ачыклана.
Чишелеш – вакыйгаларнын, каршылыкнын чишелеше, сонгы вакыйга, шул вакыйга эсэрнен ботен мэгънэсен анларга ярдэм итэ.
20. Кайбер эсэрлэрдэ пролог хэм эпилог элементлары бар. Пролог – эсэрнен сюжетына кадэр булган вакыйгаларны сурэтлэгэн урын. Эпилог – вакыйгалардан сон булган вакыйгаларны бэян иту. Нигездэ бу олешлэрдэ автор узенен эсэренэ монэсэбэт белдерэ яки анын язылу тарихы белэн таныштыра.
21. Латин сузе фабула - хикэялэу, тарих дигэнне анлата. Аңа карата авторлар арасында торле монэсэбэт яши. Л.Тимофеев аны кулланмаска кинэш итэ, синонимик терминнар буталчылык кына китнреп чыгара, дип саный. Шул ук вакытта бу сузнен бик зур тарихы булуы, Аристотельлар чорыннан килуе белэн дэ исэплэшмэу момкин тугел.
Хэзерге вакытта сюжетка аерым, фабулага аерым мэгънэ салу омтылышы сизелэ. Г. Абрамович фабула дип вакыйгаларнын табигый, хронологик эзлеклелектэ агымын, э сюжет дип аларнын эсэрдэ бирелгэн тэртибен атый. Фабула дип хронологик эзлекле вакыйгалар кысасын атарга момкин.
Билет №30
Эпитетлар предметнын, куренешнен сыйфатын, билгесен белдерэлэр. Художество эсэрендэ эпитетлар логик сыйфатлау белэн генэ чиклэнмилэр, алар экспрессив тосмерле, хисле булалар хэм куренешкэ монэсэбэтне белдерэлэр.
Чагыштыру- бер куренешне икенче предмет янына куеп, шуна охшатып, янэшэ китереп сурэтлэу. Тинлэу очен гадэттэ утэ таныш, ачык билгеле эйбер алына. Энэ шулай тик тинлэй очен файдаланылган предмет, куренеш чагыштыру балу.
Чагыштыруларда кубесенчэ ике тышкы куренеш янэшэ килэ, ягъни бу очракта охшату аркылы объектны предметлаштыру куздэ тотылмый, эдип анна кургэзмэлек биру белэн чиклэнэ. Чагыштыруларнын ачык куренеп торган тышкы билгелэре:
Дай-дэй, рак-рэй, га-гэ аффикслары, кебек, шикелле, тосле бэйлеклэре, рэвеш, дэрэжэ, кыяфэт кебек сузлэр, булл , ит, кебк ярдэмче фигыльлэр, гуя, ки, эйтерсен лэ теркэгечлэре, кебк, шулай монэсэбэтле сузлэре.
Метафора- алыштыру, куренеш, гамэл, сыйфатны уз исеме белэн эйтмичэ, икенче бер суз белэн белдеру.
Билет № 31
Аллегория- тормыш куренешен уз кыяфэтендэ тасвирламыйча бутэн торле образлар, яаралар ярдэмендэ сурэтлэу.
Метонимия- куренешне туры мэгънэсендэге суз белэн белдермичэ , ул куренеш белэн кайсыдыр яктан бэйлэнешле икенче суз ярдэмендэ бэян иту метонимик сурэтне барлыкка китерэ, икенче торле эйткэндэ, туры мэгънэле сузне алыштырып килгэн, анын белэн олешчэ бэйлэнешле суз.
Синекдоха- куплек урынына берлек, ботен урынына кисэкне, яки, киресенчэ, берлек урынына ботенне куллану.
Сынландыру-жансыз предметны жанландыру.
Гипербола-эш-гамэлне, куренешне чамадан тыш арттыру.
Мисаллар: Бар мактанса,табылыр, юк мактанса, чабылыр.(метонимия)
Ата баласы хатасыз булмас(синекдоха)
Яккан мичтэ алтын бии(сынландыру)
Таш кыялар эрер иде, минем союемэ тап булса( гипербола).
Билет №32
Кваллитив шигырь системасы ритм кулэменэ тугел, сыйфатка корыла. Икенче торле анны сыйфатый шигырь тозелеше дип эйтергэ була.
Силлабик шигырь.
Биредэ исэ ижеклэрнен тезмэдэ тигез микъдарда кабатлануы ритмга сизелерлек йогынты ясый. Эйтик, тезмэнен кулэме,ижеклэр саны купмедер дэрэжэдэ шигырьнен темпын билгели. Кыска юллы шигырь житезрэк, озын юллы шигырь салмаграк булла. Ижеклэр санынын эхэмияте куздэ тотып бу системаны элегрэк бармак шигыре дип йорткэннэр.
Безнен хэзерге поэзиядэ 10-9 хэм 8-7 ижекле шигырьлэр кубрэк очрый.
Кайбер теллэрдэ,мэсэлэн рус, ритмик олешлэргэ буллу йомышы басымга йоклэнэ. Француз, татар теллэрендэ ул ахыргы ижектэ килэ.
Силлабо-тоник шигырь.
Силлабо-тоник система ижекле-басымлы шигырь дигэнгэ туры килэ. 3 шарт утэлу зарури:
- Юлларда ижеклэр билгеле бер кулэмдэ кабатлана;
- Басымнар мэгълум беру рында килэ;
- Басымнар тигез санда була.
Силлабо-тоник шигырь телнен торле хасиятлэренэ жайлаша. Монда басымнар мохим роль уйный.
Басымнын тошеп калуы- пиррихий дип, э басымсыз урынга басым тошсэ- спондей дип атала.
Тоник шигырь-басымлы шигырь. Элеге шигырьне Маяковский активлаштырып жибэрэ.
Монда ритмны оештыручы топ чара-тезмэдэ басымнарнын тигез санда кабатлану.
Тоник шигырьлэрдэ исэ басымсыз игътибарга алынмый. Монда паузаларнын вазыйфасы зур роль уйный.
Билет №33
Рифма дип сузлэрнен шигырь юлларында аваздаш, бердэй янгырашына эйтэлэр.
Рифма шигырьгэ яна бизэк, нэфислек, гади сойлэмдэ булмаган тэртипле тозелеш, колакка ягымлы ахэн алып килэ.
Строфа эчендэ кайсы юлларнын аваздаш килуенэ карап , аларны янэшэ,арадаш,эйлэнмэ рифма дип йортэлэр.
Янэшэ рифма-курше юллардагы сузлэр аваздаш янгырый, арадаш рифмада-охшаш сузлэр аваздаш янгырый, арадаш рифмада-охшаш сузлэр юл аралаш килеп парлашалар, эйлэнмэ рифма булганда АББА рэвешендэ килэлэр.
Ак шигырь дип рифмасыз тезмэлэргэ эйтэлэр.
Ак шигырь ярдэмендэ шагыйрь эсэрнен аеруча мэгънэле, сурэтле булуына омет баглый, тик шул вакытта симметриянен бозылуы, аваздаш янгырашнын урын алмавы табигый кабул ителэ.
Билет №34
Эдэби теллэрен хэркайсы уз эчендэ эле тагы да ваграк тармакларга жанраларга буленэ. Монын нигезендэ дэ бер ук принцип-кеше яшэешенен кайсы ягын, нинди характердагы тормыш материалын сурэтлэу узлеге ята. Жанр-ул билгеле бертиптагы тормыш куренешлэрен тагын да конкретрак тортрыклы формада чагылдыру узенчэлеге. Хэр жанр мэгълум характердагы чынбарлык картиналары специфик форма хэм сурэтлэу чаралары белэн эш итэ. Жанр шуларнын даими бердэмлегеннэн туа. Ул-шактый тотрыклы курене. Бик озак дэверлэр буена узенен йозен, мостэкыйльлеген саклап килэ. Хэр жанрнын уз момкинлеклэре бар.