- •Әдәбияттан имтихан сорауларына җаваплар
- •3) Әдәбият фәне башка бик күп фәннәр белән бәйләнештә тора, шул исәптән тарих белән дә.
- •4) Кеше күңеле, кеше хис – тойгылары белән бәйле булганлыктан, сәнгатьне ниндидер кырыс, төгәл кысаларга кертү мөмкин түгел. Ләкин сәнгатьнең үз закончалыклары һәм үзенчәлекләре бар.
- •5) Гегель буенча сәнгать кешенең җанын, күңелен үстерү, камилләштерү өчен, тагын да югарырак баскычка менгерү өчен кирәк була.
- •11. Күп әсәрләрдә язучылар геройларның портретын сурәтләүгә аерым игътибар бирәләр.
- •41 Нче сорау. Классицизм
- •42 Нче сорау Сентиментализм
- •43 Сорау. Романтизм
- •45 Нче сорау. Классик реализм ,мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйти реализмы, социалистик реализм
4) Кеше күңеле, кеше хис – тойгылары белән бәйле булганлыктан, сәнгатьне ниндидер кырыс, төгәл кысаларга кертү мөмкин түгел. Ләкин сәнгатьнең үз закончалыклары һәм үзенчәлекләре бар.
Беренчедән, төгәл фәннәрдән аермалы буларак, сәнгать, инде әйтеп үтелгәнчә хис – кичерешләр белән бәйле. Шуның өчен дә, сәнгать өчен дөньяны тойгылар аша аңлау характерлы. Сәнгать ярдәмендә кеше теге яки бу күренешнең килеп чыгышын коры фрмулалар ярдәмендә түгел, ә бәлки, шул күренеш уяткан хис ярдәмендә аңлата. Фән өчен дөреслек, дәлиллек кирәк булса, сәнгать эмоциональлекне, хисләр тирәнлеген, риясызлыкны өстенрәк күрә.
Икенчедән, сәнгать субъектив күренеш. Әйләнә – тирәне йөрәгең аша үткәрсәң генә, чын сәнгать кешесе исемен йөртә аласың. Сәнгатьнең төп максаты дөньяны төгәл итеп сурәтләү түгел, ә бәлки кеше күңелендә шул дөньяга карата бөек хисләр, тойгылар уяту.
Хислелек һәм субъективлык белән беррәттән сәнгать өчен образлылык та хас. Сурәтләү чаралары ярдәмендә образлылык тудыру сәнгатьне башка төр эшчәнлектән аерып тора. Ә күп кенә белгечләр образлылыкны сәнгатьнең төп үзенчәлеге диеп саный.
5) Гегель буенча сәнгать кешенең җанын, күңелен үстерү, камилләштерү өчен, тагын да югарырак баскычка менгерү өчен кирәк була.
Ул сәнгатьне биш төргә бүлеп карый:
Төзелеш сәнгатье
Сынлы сәнгать
Рәсем сәнгатье
Җыр сәнгатье
Сүз сәнгатье
Соңыннан боларга тагын бию һәм пантомима да кушыла.
Эчтәлеге буенча Гегель бөтен сәнгатьне ике төрлегә бүлә
Сурәтләп бирү
Экспрессив
Беренче төркемгә җиһазларны, кеше тормышы күренешләрен, кешенең үзен сурәтләргә тиеш булган сынлы сәнгать, рәсем, сүз сәнгатье һәм пантомима керә.
Икенчесенә, шәһеснең уй – кичерешләрен күрсәтә торган җыр, архитектура сәнгатьләре керә.
Санап кителгән сәнгать төрләре гади яки берсоставлы диеп аталалар, чөнки бер материаль базага таяналар.
Болардан тыш тагын синтетик сәнгать төрләре дә бар, болар: театр, балет, цирк һ.б.
6) Әлбәттә, әдәбият сәнгатьнең бер тармагы булып тора. Әле антик чор әдипләре сүз пластикасын ягъни әдәбиятне “сүз белән рәсемләү” ("живописание словом") сәнгатье диеп атаганнар. Соңыннан Максим Горькийда әдәбиятны “ сүз ярдәмендә пластик сурәтләү сәнгатье” диеп атый.
Һәр сәнгатьнең үзенә генә хас “теле” бар: мәсәлән рәсем сәнгатьтә – буяу, сынлы сәнгатьтә – балчык һ.б. Матур әдәбиятта исә беренче элемент булып сүз тора. Сүз сәнгатье кешене чолгап алган реаль чынбарлыкныда, аның катлаулы эчке дөньясын, рухи халәтен дә чагылдыра.
Сәнгатьнең сынлы сәнгать кебек төрләрендә предмет – күренешләр хәрәкәтсез, статик рәвештә бирелә, матур әдәбият исә билгеле бер вакыт аралыгында була торган күренеш һәм вакыйгалар алына. Төрле әсәрләрдә сүз ярдәмендә төрле күренешләрне, табигать күренешләрен динамикада биреп була.
Сүз ярдәмендә язучы бик нәрсәләрне үзгәртә ала, сүз аркасында сугышлар булган, сүз ярдәмендә төрле ачышлар ясалган, һичшиксез, әдәбият гасырлар буена кешелек аңына йогынты ясый торган иң көчле корал.
7) Реализм – әдәби әсәрләрдә реаль чынбарлыкны логикага туры китереп чагылдыру, ягъни релистик характердагы әсәрләрдә дөреслек, ошандыру көче, объективлык өстенлек ала. Мондый әсәрләрдә вакыйгалар тарихи дөреслеккә туры килә, ошандыра. Реализм – татар әдәбиятында төп урынны алып тора торган төрле ачышларга ирешкән, иҗат тибы.
Реализм методы буенча чынбарлыкны сурәтләгәндә, авторның мөнәсәбәте күп очракта күзгә бәрелеп тора. Сурәтләү чаралары, вакыйгалар алгоритмы һ.б. чаралар ярдәмендә автор үзенең ошатмавын, өнәмәвен белдерә. Бу – критик реализм методы, аеруча таралган метод. Әлбәттә, бу метод кызык өчен генә кулланылмаган, бу җәмгыятьнең йомшак якларын күрсәтү очен эшләнелгән. Ә бу үз чиратында шул йомшак, эшләп бетермәгән якларны юк итү өчен хезмәт иткән. Моннан чыгып әйтеп була, реализм, чынбарлыкны сурәтләү методы бик файдалы һәм кирәкле метод.
8. Форма һәм эчтәлек әдәби әсәрнең тышкы һәм эчке күренешен бирүче төшенчәләр. Алар үзара бәйләнгән һәм бер-берсе белән гармониядә булган. Әгәр дә әсәрдә бу ике төшенчә бер-берсе белән гармониядә булмый икән, әсәр үзенең художестволагын югалта. Художество әсәрендәге форма һәм эчтәлек бердәмлеге кирәкле булган шарт, әмма эчтәлекнең тулылыгы мөһимрәк, чөнки әдәби әсәрнең бөтен күләменә бәя бирергә ярдәм итә.
Эчтәлек – язучының укучыга үзенең әсәре белән әйтергә теләгән фикере (аңа тема, фабула, конфликт, характерлар, тенденция керә), ә форма – ничек итеп укучыларга әйтергә теләве, нинди формада (аңа стиль, жанр, ритм, композиция, әдәби сөйләм керә).
Эчтәлексез форма һәм формасыз эчтәлек була алмый, феномен белән ноуменның һәм күренеш белән асылның бер-берсез була алмавы кебек. Чөнки бу ике элемент бер-берсен тулыландыралар. Эчтәлеккә күчүче форма 3 төзүче төшенчәдән тора:
әсәрнең эчтәлеге (әдәби дөньяны барлыкка китерә)
әдәби сөйләм(нинди стильдә, поэтик телдә, текстта язылган)
композиция(текстның төзелеше).
9. Әдәби әсәр кеше тормышы турында, кеше характерын ачуга юнәлдерелгән сәнгать әсәре. Әдәби әсәрнең төп үзенчәлеге булып образлылык тора. Әдәби әсәрдә художество образы, әдәби образ – әдәби әсәрдә чагылыш тапкан сәнгатьнең бер үзенчәлеге тормыш чагылышы. Әдәби образның төп үзенчәлеге:
типиклаштыру
гомумиләштерү
чынбарлык һәм шартлылык чагылышы.
Болар барысы да язучының әйләнә-тирә дөньяны образлы кабул итүнең чагылышы булып тора.
Образ – башка кешеләрдән үзенең төрле сыйфатлары белән аерылып торган, күзалдына китерерлек итеп сурәтләнгән герой.
Әдәби образ:
язучының дөньяны кабул итү һәм үзләштерүенең нәтиҗәсе. Әдәбият белемендә образ чиксез дөньяны чикле образ белән күрсәтү дип билгели. Бер-ике деталь белән генә дә образ тудырырга мөмкин, әсәрне укучы аны үзе тулыландырып бетерә.
әдәби образ – көчле гомумиләштерүгә ия, шуның белән бергә һәр образның да индивидуаль үзенчәлекләре була.
һәр образга да экспрессивлык хас, ягъни автор үзенең образларына эмоциональ тәэсир көче сала, шулар аша кешенең аңына-акылына гына түгел, ә хисләренә, күңел кичерешләренә дә тәэсир итә.
Образлар системасы:
кеше (әдәби әсәрнең төп сурәтләү объекты)
табигать яки әйбер (әсәрдә кешене алыштырып яки дәвам итеп килә)
җыелма (гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык, дөнья һәм башкалар, шулай ук кешенең яшәештәге урынын билгеләү, тормыш мәгънәсен ачу, кешегә очрый торган каршылыклар колачын күрсәтү һәм шәхесне мөмкин кадәр күпьяклы сурәтләргә ярдәм итә)
ясалма (символлар, төшенчә яки фикер-хис, халәт образлары – кеше белән янәшә һәм аны тасвирлау, бәяләү өчен кулланыла).
Әдәби образлар әсәрдә тулы бер тәртип система хасил итәләр. Әсәрдә төп рольне кеше образы башкара, ул ике төрле: субъектив һәм объектив образ буларак бирелә.
Объектив образ дип әсәр сюжетында катнашучы, хәрәкәт итүче геройлар.
Субъектив образ дип әсәрне тәкъдим итүче, вакыйгаларны сөйләүче мин образы, шулай ук автор образы, лирик герой.
10. Персонаж сүзе латин теленнән кергән(йөз, кыяфәт) – әдәбиятта бу төшенчә теләсә кайсы әдәби геройны атый һәм әдәби герой хәрәкәт итүче дигән төшенчәдә дә кулланыла. Персонаж образы әдәби әсәрдә төп урынны алып тора, һәр образның да характеры бар.
Әдәби характер әдәби әсәрдә чагылыш таба торган геройларның тышкы һәм эчке сыйфатлары, әдәби әсәрдә үзенең үзенчәлекләре, шулай ук типиклаштыру нәтиҗәсендә тудырылган холкы.
Характер төрле тормыш шартларында формалашкан кешенең үз-үзен тоту тибы.
Характер төрле тарихи шартларда туган кешенең үз-үзен тоту тибы.
Характер автор карашы буенча бәяләнгән кешенең үз-үзен тоту тибы.
Геройның холкы әсәр барышында төрле яктан бәяләнә:
автор характеристикасы
геройның үз-үзенә биргән бәясе
бер герой икенче геройга биргән сыйфатлама
Әдәби әсәр барышында персонаж образы башка геройлар белән диалогта, шулай ук эчке монологта, аерым әсәрләрдә көндәлекләр, хатлар аша да ачыла.
