
- •Әдәбияттан имтихан сорауларына җаваплар
- •3) Әдәбият фәне башка бик күп фәннәр белән бәйләнештә тора, шул исәптән тарих белән дә.
- •4) Кеше күңеле, кеше хис – тойгылары белән бәйле булганлыктан, сәнгатьне ниндидер кырыс, төгәл кысаларга кертү мөмкин түгел. Ләкин сәнгатьнең үз закончалыклары һәм үзенчәлекләре бар.
- •5) Гегель буенча сәнгать кешенең җанын, күңелен үстерү, камилләштерү өчен, тагын да югарырак баскычка менгерү өчен кирәк була.
- •11. Күп әсәрләрдә язучылар геройларның портретын сурәтләүгә аерым игътибар бирәләр.
- •41 Нче сорау. Классицизм
- •42 Нче сорау Сентиментализм
- •43 Сорау. Романтизм
- •45 Нче сорау. Классик реализм ,мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйти реализмы, социалистик реализм
Әдәбияттан имтихан сорауларына җаваплар
1) Әдәбият теориясен матур әдәбият алдыннан карау дөрес булмас иде. Чөнки теория сүз сәнгатенең үзеннән, иҗат тәҗрибәсеннән килеп чыга. Грекча теория күзәтү, тикшерү дигәнне белдерә. Һәм бу шулай да, теория әдәбиятны аңларга ярдәм итә, аның асыл билгеләрен өйрәнеп нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә, матур әдәбиятның табигатен, закончалыкларын төшендереп бирә. Менә шул гомумиләштерүләр җыелмасын әдәбият теориясе дип йөртәләр.
Әдәбият теориясе үзенең үсеш юлында шактый озын юл үтте, бөек фикер ияләре ясаган ачышлар, нәтиҗәләр хисабына баеды, тулыланды, тирәнәйде. Бу өлкәдә иң борынгы, күренекле хезмәт булып – Аристотельнең “Поэтика” дигән әсәре тора. Автор аны безнең эрага кадәр IV йөздә антик әдәбият факторларына нигезләнеп яза һәм әдәбиятшың чынбарлыкны чагылдыруын раслый лирик, эпик, драматик, әдәби төрләргә характеристика бирә, алардагы сюжет кору үзенчәлекләрен тикшерә, реалистик, романтик иҗат ысуллары турында башлангыч төшенчә бирә.
2) Әдәбият теориясе фәненең өйрәнү объектлары, бурычлары, максаты бар. Әдәбият теориясе – әдәбиятның асылын, аның төрләрен жанрларын, әдәби әсәрләрдә кулланылган сурәтләү чараларын; әдәби әсәрне бәяләү һәм анализ ясау методларын өйрәнә торган фән.
Шулай ук әдәбиятка карый торган әдәбият тарихы – әдәби мирасны өйрәнү белән бәйле булган мәгьнәләрне өйрәнә. Әдәби тәнкыйть исә – әдәби тормышта булган үзгәрешләргә, яңалыкларга бәя бирә торган фән.
Әдәбият белеменең ярдәмче дисциплиналары бар, болар:
Текстология
Биография
Библиография
Историография
– Текстология – әдәби әсәрнең төгәл текстын, төп чыганакларын, аерым вариантларын өйрәнә, авторы билгеле булмаган әсәрләрнең авторын ачыклау белән шөгельләнә торган фән.
– Биография – язучыларның тормыш юлын, аларның иҗат итү шартларын өйрәнә торган фән.
– Бибилиография – язучы һәм аның иҗаты буенча булган бөтен мәгълүматны бергә туплаган һәм системага салган ярдәмче дисциплина.
– Историография – теге яки бу әсәрнең язылу тарихын өйрәнә торган фән
3) Әдәбият фәне башка бик күп фәннәр белән бәйләнештә тора, шул исәптән тарих белән дә.
Әдәбият тарихы сүз сәнгатенең үсеш юлын яктырта, аны тарихи – хронологик эзлеклелектә тикшерә. Тарих сүз сәнгатенең үткәнен бүгенге югарылыктан карап бәяли, шул ук вакытта узган чорлар атмосферасын да ачык тоярга тырыша. Монарга тарих булыша, ул аңа теге яки бу дәвернең иҗтимагый, сәяси, икътисади торышы, гореф – гадәтләре турында мәгълүматлар бирә, әсәрнең нинди шартларда мәйданга килгәнен аңларга булыша.
Әдәбият тарихы сүз сәнгатен хәрәкәттә карый, аның нинди этаплар аркылы үтүен, кайсы чорда нинди яңалыклар хисабына баюын бәян итә.
Фәнненң бу тармагында әледән әле ачышлар ясала, яңа исемнәр табыла, укучылар кулына яңа әсәрләр эләгә. Төрле чикләүләргә, куылуга, репрессияләргә юлыккан әдипләребезнең әсәрләре безгә билгеле түгел иде. Аларга карата түбәнсетүле караш яшәп килә иде, тарих бу карашның дөрес түгеллеген исбат итте, куылган әдипләрне янәдән үз арабызга кайтарды. Шулай ук заман, идарачеләр таләбе буенча язылган әсәрләрне аңларга, анализларга ярдәм итә.