Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник.нов.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
11.42 Mб
Скачать

Килешүләр

Килешү – “договор” дигән сүз. Килешү – предприятиеләр, төрле оешмалар яки аерым кешеләр арасында элемтәләр урнаштыру чарасы. Шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы.

Һәр килешүнең исемендә аның юридик характеры күрсәтелә. Мәсәлән, “Торган йортны ремонтлау турында килешү”, “Торган йортны бүләк итү турында килешү”, “Автотранспортны сату-алу турында килешү”, “Бергәләп эшләү турында килешү” һәм башкалар.

Аннан соң килешүнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, аларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме һәм башкара торган эше күрсәтелә.

Килешүдә законда кулланыла торган терминнар гына файдаланыла. Мәсәлән, сату-алу килешүе өчен кабул ителгән терминнар – “сатучы” һәм “сатып алучы”.

Килешүләр тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына, юридик көчкә ия булалар. Мәсәлән, йорт, дача сату-алу яки бүләк итү турындагы килешүләр нотариаль контора тарафыннан расланырга тиеш.

9. Прочитайте текст о театрах города Казани. Напишите о каком-нибудь театре Татарстана, России.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт aкадемия театры»

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсми туган көне булып санала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм труппаның булачак җитәкчесе, "татар театры атасы" Габдулла Кариев килә. 1908 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай труппага "Сәйяр" исемен бирә. Революциягә кaдәp күчмә тормыш алып барган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Островский урамында урнашкан сәүдәгәрләр җыены бинасы, аннан хәзерге Горький урамындагы түрәләр клубы йорты тапшырыла. Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сәнгатенә нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һәм милли классика, татар һәм тәрҗемә драматургия әсәрләре буенча спектакльләр куела. 1929 елда театрга академия дәрәҗәсе һәм 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Труппаның 1957 елда Mәскәү шәhәрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгaтe ункөнлегендә (декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды. Соңгы 30 ел эчендә татар академия театры үсешендә яңа бер этап барлыкка килде.

1996 елда Г .Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкәнле корабны хәтерләткән яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзәтеп булган зур тәрәзәләр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе hәм театрның бөек артистлары сыннары бар.

***

Сделайте морфологический анализ выделенных слов. (указать к какой части речи относится; определить падеж, лицо, число, время).

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры»

Театрның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Ул 1933 елда Колхозчы-ударникларның Беренче Бетенсоюз съезды чакырылышы һәм К.Тинчурин инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмә һәм, ниhаять, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булып оешкан дәвepгә кaдәp театр коллективы авыр һәм сикәлтәле юллар аша үтә.

1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К.Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырды.