Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

VIII. “Кеше булу”

Апушның әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киттеләр. Ике ел михнәт чигеп яшәгәннән соң, малайны көз көне калага сугымга терлек куып илтүче бер кеше ияртте. Көтү китерүче Апушны бер татар сәүдәгәре йортына урнаштырды. Ул чагында Апушка ун яшь иде. Йомышчы малайларын берәү дә кешегә санамый. Асраулар белән приказчиклар аны “карга”, “ябалак” дип кенә атадылар. Беренче көнен ул, мыскыллауларга эченнән генә түзеп, аш өендә уздырды. Кич җиткәч ишегалды түрендәге, байның вак хезмәтчеләре яши торган кечкенә йортка китте. Анда да ул җәбер-мыскылларга эчтән генә түзеп яши башлады.

Ашап-эчкәч, байга ошарга тырышып намаз укыганнан соң, дистәләгән приказчик, кысылышып, өч-дүрт аршынлы сәкегә йокларга яттылар. Дворник карт та салам түшәген алып кереп пычрак идәнгә урын җәйде. Апуш калага бер кат сәләмә күлмәк белән, яланаяк килгән килеш, тар агач эскәмиядә утыра бирде.

Аңардан ятарга урының бармы дип беркем сорамады, шунда ят дип берәү дә урын күрсәтмәде. Малай куллары белән тезен кочаклап, суыктан калтырана-калтырана көзге озын төнне шунда тынычсыз бер ярым йокы хәлендә уздырды.

Иртән торгач, ул күмер, утын ташыды, юынтык суларны чыгарып түкте, кибеткә барып ипи, тоз, шырпы, серкә алып кайтты. Юлга берничә тапкыр сөртенеп аягын ташка бәреп канатты, ләкин өйгә кайткач, канаган бармакларын бер кешегә дә күрсәтмәде. Аңа базардан төрле әйбер төягән зур кәрзин күтәреп кайтырга туры килде. Шуннан соң Апуш пешекче хатыннан катып беткән бер телем ипи сорап алып, йотлыгып ашарга кереште. Ләкин аңар шундук ишегалдына чыгып, бай малае белән кузна уйнарга куштылар.

Алты-җиде яшьлек бай малае юк нәрсәләрне таптырып, Апушның уена да килмәслек әйберләр турында сораулар биреп аптыратып бетерде. Җавап канәгатьләнерлек булмаса, бай малае елый, чиный башлады, Апушны кыйнарга тотынды, аңар кузна белән бәрде. Байның хатыны тәрәзәдән улының елаганын күреп, Апушны чакырып алды да колагын борды һәм каты гына итеп:

– Малайга тиясе булма! Елаганын бүтән күрмим! Әйбәтләп уйнат! Синең ише хәерче түгел ул! – диде.

Апуш бай малаена берсүзсез буйсынырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Озакламый алар тагы талашып киттеләр. Бу юлы байбикә каты гына итеп Апушның баш түбәсенә менеп төште. Андый чакта асрау-хезмәтчеләрне берсүзсез куып чыгара торганнар иде. Ләкин Апушны кумадылар: ата-анасыз ятим баланы тоту файдалырак – аның яклар кешесе юк, хуҗалар аны үзләре теләгәнчә йомышка йөртә алалар иде.

Кич җитте. Приказчиклар кибеттән кайттылар. Апуш, аш өендә эшен бетереп, калдык-постык азык белән тамак ялгап, хезмәтчеләр йортына кайтты. Кайтып керүенә, дворник карт:

– Ник идәнен себермәдең? Ник лампага кәрәчин салмадың? – дип малайга ябырылды.

– Ник шакшы суны чыгарып түкмәдең, ник урыннарны җыймадың? – дип приказчиклар ташландылар.

Апушка хәзер үк пычрак кәвешләрен юып куярга, тәһарәт алучыларга су китерергә куштылар. Ашап-эчеп, намаз укыганнан соң, Апушка савыт-сабаларны юарга кушып, приказчиклар йокларга яттылар.

Апуш бу төнне дә тезләрен кочаклап, салкыннан калтырана-калтырана тар эскәмиядә уздырды.

Иртән иртүк дворник йоклап утырган малайны төрткәләп уятты да, байлар йортына куды. Апуш ялт кына торып аш өенә йөгерде.

Бай хатыныннан күреп, Апушны төрле яктан каккалый-суккалый, типкәли башладылар. Һәркайсы йомыш кушып, берәрне сугып та җибәрә иде. Пешекче хатын булып ул да Апушка калган ашны биргәнче, каты итеп малайның башына кундырып ала иде. Дворник карт та ни өчендер аны тотып яңаклады, бер приказчик Апушны төртеп җибәрде, икенчесе пычрак кәвеше белән авызына сукты.

Берничә көннән соң Апуш мондагы приказчикларның барысының да кайчандыр йомышчы малай булганлыкларын белде. Хәтта байның үзенең дә иң элек йомышчы малай булганлыгын, шуннан соң гына башта приказчик, аннары байның ышанычлы кешесе, тик соңыннан гына, хуҗасының “фатиха”сын алып, чын бай булып китүен ишеткәч шаккатты.

Озакламый Апуш “кеше булу”ның бай булу икәнлеген аңлады. Үзе дә баеп, эре генә йөри торган бер хуҗа булу өчен ул бөтен җәбер-михнәткә каршы бер сүз дә әйтмичә, чыраен сытмыйча түзәргә булды.

Йорттагы бөтен тәртипне белеп алганнан соң, Апуш әкренләп үзе турында кайгырта башлады, калдык-постык аш биргәнне көтмичә, карыны ачканны баса белергә өйрәнде. Бөтен кеше ашарга утырганда аны берәр җиргә йомышка җибәрсәләр, ул сорамый-нитми, кулына туры килгән азыкны эләктерә дә йомышка чыгып чаба иде. Ләкин аның бу гадәте бушка узмый – малайның баш чүмеченә шапылдатып салып җибәрәләр, әмма Апуш андый сугуларга гына инде гадәтләнгән, моңа ул шулай тиешле бер нәрсә итеп карый иде.

Ул кучердан иске бер ат япмасы сорап алып, шуннан капчык текте дә, салам тутырып, үзенә түшәк ясады. Шулай итеп, аның мендәр сымак бер нәрсәсе булды. Кайдандыр иске киез табып, аны юрган итте. Шулай да аның өс-башы рәтле түгел иде әле.

Беркөнне байбикә аны каты гына тукмарга кереште. Хатын, кулы талып, кыйнаудан туктагач, Апуш торып басты да, тиз-тиз тезеп китте:

– Абыстай, мин бик туңам... Минем тамагым авырта, аякларым да бәрелеп күгәреп беткән... Бай абзыйга әйт әле, миңа берәр кием бирмәс микән... – диде.

Бай хатыны Апушның чыннан да ярым ялангач икәнлеген бары шунда гына күрде. Малайның бу кадәр кыюлыгына исе китеп, үтенечен шул көнне үк иренә әйтте. Бай абзыйсы Апушка кытай бәзеннән сырган бишмәт тектерде һәм, беркөнне үзе белән базарга алып барып, кәгазь шикелле генә юка күннән теккән бер пар читек белән шундый ук бер пар кәвеш сатып алып бирде. Апушның шатлыгының чиге булмады. Яңа киемгә тиенгәч, ул аны юкка-барга киеп кадерсезләмәде. Элеккечә үк салкыннан калтыранса калтыранды, әмма, бик кирәге чыкмаганда, яңа киемен кимәде. Ниндидер юл белән кулга төшергән биш тиенгә бер кием тишек башмак сатып алды, аны яланаякка киеп, бер кат күлмәктән генә ишегалдында йөгереп йөри башлады. Аның әйберне шулай саклап, кадерләп тота белүе хуҗаларга да ошады. Бу сыйфатын приказчиклар белән асраулар да яраттылар. Аны һаман кыйнасалар да, беркадәр яратулары, үз итүләре сизелә башлады.

– Түз, чыда, энем... Алла боерган булса, кеше булырсың, аннары үзең дә рәхмәт укырсың әле, – диделәр аңа.

Апуш сәүдәгәр йортындагы гадәтләрне тәмам өйрәнеп бетерде. Ул да үзенең “хуҗалыгын” булдырды: кибеттән мичкә ягарга дип кайтарта торган ящиклар арасыннан таза гына кечерәк бер ящик сорап алып, шуңа каеш тупсалар белән капкач әтмәлләде, йозак тапты. Шушы сандыгына күзенә очраган бер иске-москыны җыя башлады. Сандык ачкычын ул хезмәтчеләр йортында калдырырга курка, аш өендә дә калдырмый, чалбар каешына бәйләп үзе белән йөртә иде.

Бервакыт өлкән приказчикның көмеш сәгатенең ачкычы югалды. Ачкычны эзләп, хезмәтчеләр йортының бөтен җирен актарып чыктылар, ләкин беркаян да таба алмадылар. Приказчик исә аны шушы хезмәтчеләр йортында югалтканлыгын бик яхшы хәтерли иде.

Һәммәсенең шиге Апушка төште. Сандыгын ачтырып тентергә керештеләр. Ниләр генә юк иде ул сандыкта! Вакса савытлары, кәтүк, яраксыз төймә, иске балдак, ватык йозак, яньчелеп беткән кыңгырау, кургаш, тимер кисәкләре, чынаяк ватыклары, һәртөрле тартма, ислемай шешәләре, конфет кәгазьләре, шикәр кисәкләре... Болар һәммәсе чүпрәккә яисә кәгазьгә төрелеп, тәртибе-тәртибе белән салып куелган иде.

Дворник карт Апушның сандыгындагы бу чүп-чарга озак кына карап торды-торды да:

– Нигә җыйдың бу чүпне?.. Әрлән икәнсең! – дип куйды.

– Әрлән! Әрлән! Апуш – әрлән! – дип элеп алдылар бүтәннәр.

Югалган ачкыч та сандыктан килеп чыкты. Бу эше өчен Апушка һәркайсыннан берәр йодрык эләкте. Аннан да бигрәге, шул көннән соң Апушка “Әрлән” дигән кушамат тагылып калды.

Аны һаман кыйный, типкәли тордылар.

Вакыт уза торды. Әрлән үсеп буйга җитте, инде теләсә кем кул ягарга батырчылык итмәслек буйчан гына егет булды. Җилкәләре киңәеп китте, беләгендәге таза мускуллары уйнап тора башлады. Ирен өсләренә, иягенә йомшак кына сакал-мыек тибеп чыкты, йодрыклары салмакланды. Тик шулай да ул йомышчы малай булып кала бирде.

Ниһаять, көннәрдән беркөнне Апуш хуҗасына дөньяда үзенең барлыгын сиздерергә һәм үзен кибеткә эшкә күчерүен үтенергә булды. Тик аңарчы аның тормышында зур роль уйнаган бер хәл булды.

Беркөнне байбикә Апушны үзе янына чакыртты.

Көз көне иде. Бай каядыр эш белән киткән, байбикә, авырыйм дип, башына яулык бәйләп караватта ята иде. Әрлән килеп керү белән, ул аңа тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә кушты. Аннары, карават башына күрсәтеп:

– Тузанын сөртеп ал әле... Һәммәсен дә мин күрергә тиеш. Кушмыйча берсе дә эшләми... – диде.

Апуш чүпрәк алып килеп тузанны сөртте. Шул вакыт байбикә кинәт аны арттан биленнән эләктереп алды да, үзе янына караватка аударды.

Әрләннең күңеленнән, “Тагын бер сынау түгелме икән бу?” – дигән уй чагылып китте. Ләкин эшнең сынауда түгеллеген аңлагач, хатын ихтыярына бирелде...

“Кеше булу”га таба беренче адымны Әрлән әнә шулай ясады.

Яше утыздан узган бай хатыны белән унҗиде яшьлек йомышчы егет арасында яшерен мөнәсәбәт бай үзе кайтканнан соң да өзелмәде.

Апушның хәле үзгәрмәде. Шулай да вакыт-вакыт байбикәсе аңа яшертен генә акча бирә, асраулардан яшереп аны ашата-сыйлый иде.

Калганнары инде Әрләннең катнашыннан башка гына эшләнде. Бай, әллә ярамаган эшне сизеп, әллә инде Апушның күп еллар буена әйбәт эшләвен искә алып, язга чыккач беркөнне аңа кибеткә эшкә күчәргә кушты. Апушка яңа читек белән кәвеш, бәйләгән җәйге бүрек сатып алды, ак алъяпкыч бирде. Шулай итеп Әрлән приказчик булып китте.

Байның хатыны иренә:

– Өйдә дә эш күп. Асрау гына җитешә алмый.. Бөтенләй кулсыз калабыз. Бераз сабыр итмисеңме? – дип әйтеп караган иде дә, бай:

– Күп түзде инде ул малай, җитәр! Андый зур егеткә хатын-кыз тирәсендә йөрү килешми, – дип кырт кисте.

Хатын буйсынырга мәҗбүр булды. Апушның исә шатлыгыннан түбәсе күккә тиде.