Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
культуролгия.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
24.12.2018
Размер:
51.23 Кб
Скачать

1. Культура - лат. “Эшкәртү,тәрбияләү,белем бирү,үстерү”. Җәмг-нең үсеш дәрәҗәсен,анда яшәүчеләрнең иҗат эше һәм сәләт үсеш дәрәҗәсен билгели. “К-а” төшенчәсе конкрет тарихи чорларны,җәмг-не,халыкны,милләтне,кеше эшчәнлегенең аерым төрен билгели (хезмәт һәм көнкүреш к-сы).

К-аны тудыручы, үстерүче һәм таратучыларны интеллигентлар дип йөртәләр.Инт-р акыл хезмәте,авыр иҗади хезмәт б/н шөгыльләнүче кешеләр( тунеядецлар)

4. Идел Болгарындагы шагыйрьлэр хэм галимнэр...

Болгар дәүләтендә матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Әмма XI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Котадгу белек» («Бәхет турында белем») әсәренең Болгар дәүләтендә дә киң таралуын әйтәләр. Мәхмүт Кашгарый дигән Урта Азия телче-галименең шул ук XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрек» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән: шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүзтезмәләр һ. б.

XII йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Хибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге») исемле зур поэмасында кешелеклелек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Аның:

Йүгнәкинең замандашлары Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый да шул чорның атаклы шагыйрьләреннән саналганнар. Беренчесенең «Диване хикмәт», икенчесенең «Бакырган китабы» исемле шигырьләр җыентыклары заманында да, шактый соңга таба да күпләргә мәгълүм булган, һәр икесе дә илаһи мәхәббәткә дан җырлаган, кешеләрне пакьлеккә, шәфкатьлелеккә, игелеклелеккә чакырган.

Мәшһүр шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетергән. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр.

5. Идел Болгарынын архитектурасы, зэркэн җитештерү...

Болгарда шәһәрләр төзү һәм, гомумән, шәһәр мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә торган. Монументаль, икенче төрле әйткәндә, зур колачлы кирпеч-таш корылмаларның калдыклары археологлар тарафыннан төрле елларда һәм төрле урыннарда җентекләп өйрәнелде. Биләрдә күп еллар буе барган тикшерүләр аеруча нәтиҗәле булды, анда борынгы болгарлар дәвереннән калган төзелеш сәнгатенең шактый күп истәлекләре: мәчетләр, җәмәгать мунчалары, йортларның нигезләре һәм башка төзелеш калдыклары ачылды. Шәһре Болгарның җир өстендә сакланган архитектура истәлекләре XIII—XIV йөзләргә карый.

Шәһәрләрдәге биналарның күпчелеге—йортлар, мәчетләр, каралты-кура һәм башкалар, авыллар турында әйтеп тә тормастан, нигездә агачтан төзелгән. Археологик казулар вакытында кайбер йортларның нинди булганлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, Суарда казылган бер агач йортның түбәсе ике кыеклы, идәне такта һәм өй асты базы да булган. Агач өйләрдән тыш, казып эшләнгән җир яки ярым җир, землянкасыман өйләр яисә балчык диварлы йортларның калдыкларына да юлыгалар археологлар. Мондый гади өйләрнең мичләре дә йомшак комташтан гына, бик сирәгендә кирпечтән чыгарылган.

Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ. б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылдылар.

Аларның тормыш-көнкүреш әйберләренең, эш һәм сугыш коралларының күптөрле булуын әйткән идек инде. Болардан тыш археологик эшләр вакытында, бигрәк тә очраклы рәвештә табылган бай хәзинәләр составында, борынгы акчалардан тыш, алтын, көмеш, җиз, бакыр, сөяк һәм пыяладан ясалган бик бай һәм төрле-төрле бизәнү әйберләре чыга. Алар арасында беләзекләр-йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенса-күкрәкчәләр, төймәләр вә тәңкәләр, каптырма-прәшкәләр, көзгеләр, бил каешы бизәкләре кебек хәтта бүгенге ювелирлык сәнгате өчен дә үрнәк булырлык камил һәм гаҗәеп оста эшләнгәннәре бар. Мондый әйберләрне ясау һәм матурлау техникасы да бик төрле булган. Алар әйбергә алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, чүкү, үрү, асылташ һәм энҗе беркетү, металлга чокып һәм сугып бизәк төшерү кебек төрле ысулларны белгәннәр. Идел болгарларының зәркән (ювелирлык) сәнгате монголларга кадәрге чорда да, Алтын Урда дәверендә дә зур үсешкә ия булган.

6. Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәп) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәп) укырга-язарга өйрәнгәннәр, гыйлем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә гыйлемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. Гарәп язуын кабул итү Шәрык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятны, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. X—XII йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Йакуб ибне Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укыган. Галим Борһанетдин ибне Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының әхлак-этика турындагы, риторика (сөйләү сәнгате) хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.

7. Алтын Урда шәһәр культурасы урта гасырлар цивилизациясенең бәһа биреп бетерә алмаслык өлеше саналган. Сарай, Гөлстан, Сарайчык, Үкәк, Бәлҗәмин, Болгар, Хаҗитархан, Үргәнеч, Маҗар, Азак, Кефе (Феодосия), Су-Даг, Кырым (Солхат), Ак Кирмән, Ак Мәчет, башка шәһәрләр, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре буларак, һич арттырусыз, Шәрык дөньясына билгеле булганнар, дан тотканнар.

Алтын Урда шәһәрләрендә гаҗәеп зур үсеш алган һөнәрчелек, аның иң әһәмиятле һәм иң таралыш алган төрләре, мәсәлән, архитектура-төзелеш, ювелир сәнгате, металлургия, корал эшләү, нәфис керамика, таш кисү, пыяла өрү — болар һәммәсе үзләренең эшләнү осталыгының затлылыгы, югары сәнгати зәвык кануннарына җавап бирә алулары белән дала һәм урман-дала Евразиясенең Алтын Урдага кадәр дә, аннан соң да булган мәдәнияте өчен чын мәгънәсендә үрнәк булып саналалар. Алтын Урда чорында — булсын үзәк олысының, булсын аңа буйсынган элеккеге цивилизация учакларының матди вә рухи мәдәнияте искиткеч зур, ә кайбер тармакларда тамырдан үзгәрешләр кичерә.

Монументаль төзелеш, мозаика һәм майолика архитектурасы, калын ялтыравыклы, затлы савыт-саба, нәфис бизәкләү сәнгате, сусаль алтын техникасы куллану һ. б. күптөрле казанышлар, гомумән, Алтын Урда чорына карый.

8. Алтын Урда цивилизациясе турында сөйләгәндә, урта гасыр татар әдәбиятының ядкәрләрен санап үтми һич мөмкин түгел. Сүз иң беренче чиратта Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан», Сәйф Сараиның «Гөлстан» («Китабы «Гөлстан бит-төрки»), «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары, Насретдин Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» һәм Мәхмүт Галинең «Нәһҗел-фәрадис» исемле чәчмә әсәрләре хакында бара.

XIV йөздә һәм күбесе Сарай шәһәрендә язылган бу әсәрләрнең теле, белгечләрнең раславынча, Идел буе теркисе, ягъни урта гасырларның әдәби татар теле, алар — күп гасырлык әдәбиятыбызның асыл җәүһәрләре. Алтын Урданың нечкә хис вә тирән фәлсәфәгә нигезләнгән бай язма әдәбияты буенча тагын шуны ассызыклап үтәсе килә: бу әдәбият буш урында тумаган, аның борынгырак дәверләр, әйтик, Төрки каханлыгы, Караханилар дәүләте, Болгар чоры поэзиясеннән килүче бай традициясе бар.

Бәркә хан (1258-1266) заманында кабул ителгән, Үзбәк хан идарә иткән чорда (1312-1342) дәүләт диненә әверелгән ислам дине һәм аның белән бергә кергән гарәп язуы Алтын Урда әдәбиятының чәчәк атуына искиткеч зур йогынты ясаганнар, алай гына да түгел, гарәп язуы әлеге әдәбиятның чын мәгънәсендә язма нигезен тәшкил иткән. Мәгълүм ки, бу әдәбиятның үсешенә күрше төрки халыкларның, мәсәлән, азәрбайҗан, Урта Азия төркиләре әдәбиятының да йогынтысы булган, хәтта кайбер әсәрләр ирекле, иҗади тәрҗемә рәвешендә дә туганнар. Әмма Алтын Урда әдәбияты — үзенең тууы, үсеше һәм халык күңелендә сакланышы, гомумән, теле, аның байлыгы, грамматик калыплары белән чын мәгънәсендә татар әдәбияты. Юкка гына бу әдәбият, XIV йөзнең шигърият җәүһәрләре, татар поэзиясенең даһилары булган Тукай белән Дәрдмәнднең илаһи иҗатына зур йогынты ясамаган.