- •VI сыйныф 26
- •VII сыйныф 37
- •VIII сыйныф 52
- •Кадерле укучылар!
- •V сыйныф Әкиятләр
- •Чәчәкләр (Әкият)
- •А. Алиш иҗаты
- •Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»
- •Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша)
- •Автобиография
- •Г. Тукай. «Шүрәле»
- •Г. Тукай. «Пар ат»
- •Ф. Әмирхан. «Нәҗип»
- •Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж
- •Минем яраткан эшем (Инша)
- •Г. Ибраһимов. «Алмачуар»
- •Закирның кичерешләре
- •Алмачуар тай булыр (Инша)
- •Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә (Инша)
- •Беренче кар (Инша)
- •Карлы көз (Инша)
- •Кыш килде (Инша)
- •Һ. Такташ. «Караборынның дусты»
- •Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү)
- •Минем этем (Инша)
- •Ә. Еники. «Курай»
- •Ә. Еники. «Бала» Зарифның кичерешләре (Инша)
- •Г. Кутуй. «Сагыну»
- •Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»
- •Әгәр мин тылсымчы булсам... (Инша)
- •М. Җәлил. «Җырларым»
- •«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша)
- •М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша)
- •Ф. Кәрим. «Үлем уены»
- •Әхтәм образы
- •Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша)
- •М. Кәрим. «Озын-озак балачак»
- •Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша)
- •Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»
- •Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»
- •Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»
- •Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү
- •Г. Сабитов. «Ярсулы яз»
- •Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша)
- •VI сыйныф Җырлар
- •Г. Камал. «Беренче театр» Хәмзә бай образы (Инша)
- •Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша)
- •Биби образы (Инша)
- •С. Рәмиев. «Уку»
- •С. Рәмиев. «Авыл»
- •Туган авылым (Инша)
- •Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша)
- •Ә. Фәйзи. «Тукай»
- •X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» Шигырьнең үзенчәлеге
- •Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» Биш дусның язмышы (Инша)
- •Г. Гобәй. «Маякчы кызы»
- •Мәрдән абзый − бары әти, әти... (Инша)
- •Илсөяр образына характеристика (Инша)
- •И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша)
- •И. Гази. «Өч Мәхмүт»
- •Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым (Инша)
- •Яхшылык җирдә ятмый (Инша)
- •Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш
- •Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!»
- •Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!»
- •Ф. Яруллин иҗаты Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша)
- •Ф. Яруллин. «Ак төнбоек»
- •VII сыйныф Татар халык мәкальләре
- •«Сөембикә бәете»
- •Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика
- •К. Насыйри. «Әбүгалисина»
- •Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша)
- •Г. Тукай иҗаты
- •Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»
- •Поэмадагы әкият алымнары (Инша)
- •Г. Исхакый. «Кәҗүл читек»
- •Әхмәдулланың кичерешләре
- •Дәү әнием (Инша)
- •Дәрдемәнд. «Видагъ»
- •К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» Батырхан образы
- •Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар»
- •М. Әмир. «Агыйдел»
- •Артыкбикә образына характеристика
- •Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» Айдар образы (Инша)
- •Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша)
- •Минем халкым − минем язмышым (Инша)
- •Шулай үлде Ватан улы (Инша)
- •Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»
- •Н. Арсланов иҗаты
- •Г. Ахунов иҗаты
- •Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда»
- •Хәсән − минем яшьтәшем (Инша)
- •Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы»
- •Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша)
- •Хәвадис образы (Инша)
- •Эчкән кеше − беткән кеше (Инша)
- •Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша)
- •VIII сыйныф Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе
- •«Идегәй» дастаны (Инша)
- •Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»
- •Салих бабайның өйләнүе (Инша)
- •М. Фәйзи. «Галиябану»
- •Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша)
- •Ш. Камал. «Акчарлаклар»
- •Егет кешене кыюлык бизи (Инша)
- •Һ. Такташ. «Алсу»
- •Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар»
- •Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек»
- •Халкымның күңел байлыгы (Инша)
- •М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе)
- •Яраткан шигырем (Инша)
- •Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»
- •Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша)
- •А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша)
- •Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша)
- •С. Сөләйманова иҗаты Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша)
- •Ач, шигърият, серләреңне... (Инша)
- •Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша)
- •По страницам учебников литературы
И. Гази. «Өч Мәхмүт»
Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.
И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.
Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче...
Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.
Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.
Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым (Инша)
Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!
...Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.
Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.
Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!
Яхшылык җирдә ятмый (Инша)
Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.
Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.
Дүшән тормышта белемсез яшәп булмаганлыгын аңлый, чөнки тормыш алга бара. Авыл балаларын укытырга ниятли, әмма зур каршылыкка очрый. Аннан берүзе ташландык сарайны «мәктәп» хәленә китерә, авылдашларының түбәнсетүләренә карамастан, балаларны укыта. Авылдашлары, аның тырышлыгын күреп, Дүшәнгә карашларын үзгәртә башлыйлар. Укытучының хезмәте юкка чыкмый, аның укучылары, югары уку йортларында укып, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Остазның хезмәтенә иң югары бәя − шәкертләренең үзеннән белемлерәк булуында һәм өметләренең аклануында. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә, эчкерсез күңел белән яшәгән Дүшәннең гомере шәфкатьлелектән, изгелектән тора. «Яхшылык җирдә ятмый», − ди халык. Укучылары да Дүшәннең олы хезмәтен аклыйлар, аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар. Шуларның берсе Алтынай − зур галим, академик дәрәҗәсенә ирешә, авылдашларының горурлыгына әйләнә.
Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!