
- •Г.Ф. Зиннатуллина
- •Удк 811.512.14 ббк ш 163.23
- •Введение Интенция
- •Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә
- •Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә
- •Тема 1. Знакомство. О себе Речевые образцы
- •Буквы и звуки татарского языка
- •Задания
- •Тема 2. Благодарность. Извинение. Прощение Речевые образцы
- •Типы слогов
- •Ударение
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 3. Семья. Родство Речевые образцы
- •Категория числа
- •Имена числительные
- •Категория принадлежности
- •Категория падежа
- •Характеристика
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 4. Система образования: учебные заведения россии и татарстана Речевые образцы
- •Местоимения
- •Автобиография
- •Поздравление
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 5. Изучение языков Речевые образцы
- •Изъявительное наклонение
- •Объяснительная записка
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 6. Работа. Профессия Речевые образцы
- •Вспомогательные части речи. Послелоги
- •Заявление
- •Протокол
- •2008 Ел «__» _____________ Казан шәһәре
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 7. Образ жизни. Обычаи. Народные обряды Речевые образцы
- •Условное наклонение
- •Желательное наклонение
- •Повелительное наклонение
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 8. Свободное время. Увлечение Речевые образцы
- •Неспрягаемые неличные формы
- •Объявление
- •Расписка
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 9. Отдых. Путешествие Речевые образцы
- •Категория залога
- •Вспомогательные глаголы
- •Формы основных глаголов
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 10. Город. Деревня. Достопримечательности Речевые образцы
- •Междометия
- •Звукоподражательные слова
- •Модальные слова
- •Частицы
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 11. Родина. Татарстан (география, история, экономика) Речевые образцы
- •Фразеологизмы
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 12. Литература, культура и искусство Речевые образцы
- •Простые предложения
- •Согласование сказуемого с подлежащим
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 13. Известные деятели науки и культуры россии и татарстана Речевые образцы
- •Сложные предложения. Сложносочиненные предложения
- •Задания
- •Словарь
- •Тема 14. Знаменитые татарские писатели и поэты Дәрдемәнд (1859 – 1921)
- •Богъдай
- •Сүзлекчә
- •Гаяз Исхакый (1878 – 1954)
- •Локман Хәким
- •Сүзлекчә
- •Габдулла Тукай (1886 – 1913) Китап
- •Һади Такташ (1901 – 1931)
- •Ак чәчәкләр (Идиллия)
- •Хәсән Туфан (1900 – 1981) и минем җандай кадерлем
- •Нурислам Хәсәнов
- •Кичеккән күке моңы
- •Сүзлекчә
- •Зөлфәт Хәким
- •Тын океанда көрәш
- •Сүзлекчә
- •Фәнис Яруллин
- •Гөлҗиһан малайлары
- •Сүзлекчә
- •Тема 15. Экология: природа и человек Сложноподчиненные предложения
- •Задания
- •Словарь
- •Список литературы
- •Оглавление
- •420111, Казань, к.Маркса, 10
Словарь
абруй – авторитет аянычлы – вызывающий жалость басма – печатный гасыр – век даһи – великий дәүләт эшлеклесе – государственный деятель иҗтимагый – общественный йөкләмә – поручение кулъязма – рукопись мәшһүр – знаменитый |
нәтиҗә – результат сәнгатькәр – искусствовед тәҗрибә – опыт тәүге тапкыр – впервые уем – проем уңышлы – удачный фарсы – персидский шәрык – восток шәхес – личность әңгәмә – беседа өзлексез – непрерывно һәлак булган – погиб |
Тема 14. Знаменитые татарские писатели и поэты Дәрдемәнд (1859 – 1921)
Дәрдемәнд – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев –Оренбург губернасының Җиргән авылында туган. әдипнең шигырьләре тирән фәлсәфи эчтәлекле, аларның формасы-язылышы да камил. Ул бертуган абыйсы Шакир белән бергә татар матбугатын үстерүдә зур урын тоткан «Вакыт» исемле газета һәм «Шура» исемле журнал чыгара. Шулай ук аларның эре сәнагатьчеләр – алтын приискалары хуҗалары булулары да мәгълүм. Гомеренең соңгы елларында әдәби хәрәкәттән читләштерелгән Дәрдемәнднең иҗат мирасы зур түгел, шулай да ул әсәрләренең эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан әдәбиятыбыз түрендәге урыннарның берсен лаеклы алды. Аның чәчмә әсәрләре мирасын кыска истәлек-парчалар һәм сигез вак хикәя тәшкил итә. әдип әлеге хикәяләре турында 1910 елда басылып чыккан «Балалар өчен вак хикәяләр» исемле китабында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» – дип искәртә.
Кораб
Шаулый диңгез ...
Җил өрәдер ...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап ...
Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
(1908)
Богъдай
Бер игенче, сигез яшендәге углы Хөсәенне янына алып, игеннәрнең ни хәлдә икәнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккә очрадылар, богъдайларның барысы да башларын җиргә карап игәннәр, арада берничәсе генә башларын югары күтәреп, теп-текә торалар иде. Хөсәен бу хәлне искәрде. Әтисенә әйтте:
– Әти! Карачы бу богъдайларны: мискиннәр! Ничек муеннары бөгелгән ... Машалла, әнә тегеләре! Ниндәй теп-текә, егет сыман торалар!
Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннән дә өзеп алды. Бөртекләрен чыгару өчен башакларын учлары эчендә угалады. Шуннан Хөсәенгә әйтте:
– Кара, угълым! Боларның эчендә никадәр күп богъдайлар бар! Менә шуның өчен дә боларның башлары иелгән ... Инде шул, текә торганнарны кара – эчләрендә бер әйбер дә юк! Болары бер тиен дә тормый. Моннан гыйбрәт ал, угълым: текә башлы булу гакылсызлыктан килә.
Сүзлекчә
богъдай (бодай) – пшеница угыл (ул) – сын игенлек – нива теп-текә – очень крутой |
машалла – слава богу башак – колос гакылсызлык (акылсызлык) – необразованность |
Гаяз Исхакый (1878 – 1954)
Гаяз Исхакый Чистай төбәгендәге Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туган. Егерменче йөз татар әдәбиятында иң алгы урыннарның берсен тота. Ләкин егерменче еллардан башлап татар укучысы аның әсәрләрен укудан мәхрүм ителде. 1919 елда Г. Исхакый эмиграциягә китә, төрле илләрдә яшәп, бик күп әсәрләр яза, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. 1954 елда вафат була, аның кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Соңгы елларда Г. Исхакыйның әдәби мирасын халыкка кайтару буенча шактый эшләр башкарылды. Аның әсәрләре газета-журналларда басыла, Татарстан китап нәшрияты 1991 елда «Зиндан» исемле җыентыгын чыгарды, әдипнең күптомлылыгының беренче китаплары укучыгабарып иреште. Татарстан язучылар берлеге һәм «Туган як» җәмгыяте Г. Исхакый исемендә еллык әдәби бүләк булдырдылар.