Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

20 Бүлек спорт

1. Спорт уеннарын карау вакытны буШка үткәрүгә тиң һәм ул мөселманга бернинди дә файда китерә алмый. Ислам спорт­ны көчле һәм сәламәт организм булдыру чарасы итеп кенә та­ный, Спорт максат булмаска, ә чара булырга тибш. Әгәр спорт узе соңгы максатка әверелә икән, ул тыела. Бу физик тәрбия инструкторларына һәм тренерларга кагылмый.

2. Спорт киеме югарыда китерелгән Ислам кагыйдәләренә туры килергә тиеш

  1. Дөя, ат һәм фил чабышларыннан тыш, ярышта катнашу­чыларның үзләренә акча салу тыела. Спортта катнашмаучы­ларга төрле бәхәсләр һәм азартлы уеннар тыела.

  2. Көрәшнең хәзерге төрләре, бокс кебек тормыш өчен кур­кыныч булган барлык спорт төрләре тыела.

5. Үгез, әтәч һ. б. хайваннарга зыян салуы ихтимал булган барлык тер спорт тыела, болар гуманлылык турындагы Ислам таләпләренә каршы киләләр.

6. Ислам барыннан да бигрәк снарядлар кулланыла торган спорт төрләрен, мәсәлән, атуны яки ыргытуны тәкъдим итә

21 БҮЛЕК

Хайваннарга мөнәсәбәт

  1. Хайваннар белән мөгамәләдә барлык гамәлләргә шәфкать­лелек һәм яхшы ният хас булырга тиеш.

  2. Хайваннарга аларның көченнән һәм мөмкинлегеннән ки­лә алырлык йөк тарттырырга яки төяргә кирәк.

  3. Суйган вакытта осталык күрсәтергә кирәк, - бу вакытта хайван газап чигәрлек булмасын.

  4. Сәяхәт кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, суга һәм үсемлек­ләргә бай җирләрне әкренрәк, чүл һәм уңдырышсыз җирләрне тизрәк үтеп китәргә кирәк.

  5. Күбәләк, вак кош-корт кебек файдасы аз булган әмма зарарсыз җан ияләрен үтерергә ярамый.

  6. Сөт, йомырка һ. б. бирүче хайван һәм кошларны суярга ашыгырга ярамый.

  7. Ислам печүне тыя.

  8. Әгәр алар зыян сала башламаеалар, мәсәлән, бал корты, кырмыска, бака, аккош кебек кайбер төр хайваннарны үтерер­гә ярамый.

  9. Чаян, тычкан, елан кебек хайваннарны үтергәндә икелә­неп тормаска кирәк.

  10. Хорафатларга ышанып еланны үтермәү иманның зәгыйфлеген күрсәтә.

  11. Качыр алу максатын куеп, ат белән ишәкне кушудан сакланырга кирәк.

  12. Иярне яки дирбияне, ат дирбияләрен бизәгәндә алтын һәм көмеш куллану, хайванны ефәк белән бизәү тыела, чөнки бу акчаны әрәм-шәрәм итү була, тәкәбберлекне һәм мин-мин­лекне күрсәтә.

  13. Хайванның йөзенә кләймә сугу тыела. Хайванның кай­сыдыр бер урынына кләймә сугу рөхсәт ителә, әмма бу аңа зыян салып эшләнмәскә, кирәге чыкканда гына эшләнергә тиеш.

  14. Хайванга сугарга кирәк икән, аның йөзенә сугарга ты­рышмаска кирәк.

15. Әтәч, үгез, тәкә, кебек хайваннарны кызык табу өчен яки башка максатта бер-берсе белән сугыштыру тыела. Бу рә­химсезлек булып санала.

16. Әле әнисенә мохтаҗ булган хайванны сатырга яки сатып алырга рөхсәт ителми.

  1. Кош-кортны һәм хайваннарны аулаганда анага мохтаҗ булганнарына тияргә ярамын. Шулай ук балалары булган ана кош һәм хайваннарны да ауламаска кирәк, чөнки балалары­ның барысының да улүе ихтимал.

  2. Хаҗ һәм Гөмрә вакытында ау тыела. Әгәр мөселман Хаҗ яки өмрә вакытында хайван яки кош үтерә икән, ул махсус тү­ләү түләп үз гаебен юарга бурычлы.

  3. Калдык-постык ашап көн күрүче, хайваннарны җигеп йөрү яки ашау очен файдаланудан сакланырга кирәк. Аларныц сөтләрен файдалану да тыела.

  4. Мөселман йорт терлеге, кош-корт яки хайван асрый икән, ул аларны ашату, кайгыртучанлык күрсәтү буенча Аллаһы ал­дында җаваплы.

21 Хайваннарны мылтыктан яки уктан ату өчен мишень итеп файдалану тыела.

  1. Ишәк кычкырган вакытта явызлыктан качарга Аллаһыдан сыену урыны сорарга кирәк.

  2. Әтәч кычкырганны ишетсә, Мөселман Аллаһыдан рә­хим шәфкать сорарга тиеш.

  3. һәр хайван билгеле бер максат белән яратылган, мәсә­лән, сөт бирү, йөк ташу һ. б. өчен. Шунлыктан хайваннарны шул үзенчәлекләрен искә алып файдаланырга кирәк.

  4. Үлгән хайванны кисәкләргә бүлгәләргә ярамый,

26. Беркем дә беркайчан да хайванга ләгънәт укырга тиеш.

27. Хайваннарның чистасы һәм пычрагы була. Пычракла­ры — эт һәм дуңгыз. Әгәр савыттан эт эчә икән, берсендә бал­чык кулланып, савыт җиде тапкыр юылырга тиеш.

28. Этне ике максатта гына асрарга ярын:

з) каравыл эте итеп;

б) ау эте итеп.

Этне өйдә яшәтергә ярамый.