Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Урамда.

Юллар, урамнар һәм тыкрыклар җәмәгать милке булып са­нала. Бу урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аерым әһәми­яткә ия. Әлеге кагыйдәләрне үтәү — цивилизация һәм тәрәккыять, ә бозу артта калганлык билгесе булып тора.

1. Юлда кешеләрнең үз-үзен тотышын идарә итүче төп прин­цип башкаларга зыян салмау һәм аларны борчымау булырга тиеш.

2. Юлларны тәртиптә һәм чиста итеп саклау җәмгыятьтәге һәр кешенең эше.

3. Юл утыру һәм очрашулар урыны түгел, шунлыктан мон­дый эшләрне эшләмәскә кирәк.

4. Юлларда һәм урамнарда Ислам кагыйдәләрен бозу җәмгыятькә көчле удар булып тора. Бу кагыйдәләргә туры килмә­гән берәр нәрсә күрсә, мөселманның бурычы моның белән ки­лешмәүдән һәм әдәпле, акыллы, тотнаклы формада Ислам өйрәтүләренә туры килә торган киңәшләр бирүдән гыйбарәт.

5.Адашканнарны һәм юл эзләүчеләрне юлга чыгару, карт­ларга һәм инвалидларга ярдәм итүне Ислам мәҗбүри дип са­ный.

6.Кешеләрнең ачуын китерүче яки аларга комачаулаучы нәрсәләрне юлдан алып ташлауны Ислам мәҗбүри итеп куя.

7. Юлда күргән яки очраткан кешеләр турында начар уй­ларга ярамый. Мөселман башкалар турында яхшы уйларга тиеш.

8. Әдәплелек кагыйдәләренең берсе — исәнләшкән кешегә җавап бирү.

9. Ирләр һәм хатын-кызлар урам төркемендә, буталмаска тиешләр. Хатын-кызлар тротуарның урамнан читтәрәк өлешен­нән йөрергә тиешләр.

10. Беренче мизгелле караштан соң урамдагы хатын-кызга җентекләп карау ярамый. Ир-ат үзенең карашын алырга тиеш.

11. Үзенең хәрәкәт итү средствосы булмаган кешене илтеп куярга кирәк.

12. Транспорттан файдалану кагыйдәләре арасында хатын- кызларга һәм өлкән яшьтәгеләргә күбрәк игътибар бирергә ки­рәклеге турындагысы да бар.

13. Җәмәгать транспортыннан файдаланганда, мөселманнар тиеш булган сөйләшүләр белән генә чикләнергә, әкрен сөйлә­шергә, тәмәке тартмаска, башка кешеләрнең ризасызлыгын ту­дыручы башка гамәлләрдән тыелырга тиешләр.

14. Җәмәгать транспортына шыплап тулу ярамый. Уңда то­ручыларның кергәндә һәм чыкканда өстенлекле булулары ту­рындагы кагыйдәләрне тотарга кирәк.

15. Юлда алдан барган кешегә кычкыру әдәплелек түгел. Иң яхшысы — якынрак килеп дәшү.

16. Юлда барганда ашау Ислам кагыйдәләренә сыешмый.

17. Юлда бару рәвешендә, башкаларга мөнәсәбәтендә мөсел­манның холкы ачыла. Шунлыктан юлда барганда билгеле бер кагыйдәләргә буйсынырга кирәк:

а) болганмаска һәм алпан-тилпән килмәскә, назланып якн күкрәк киереп, куышып, бөкрәеп йөрмәскә;

б) төркем белән барганда башкаларны хөрмәт итәргә, баш­калар өлгерә алмый торган тизлектә атламаска.

17 БҮЛЕК МӘЕТ КҮМҮ

  1. Кемдер үлгән очракта кирәкле нәрсәләр.

  1. Дусларына һәм җәмгыятькә белдертер өчен кемнеңдер үлүе хакында җирле матбугатта нгълан бастырырга мөмкин. Әмма анда мәрхүмгә мактау һәм данлау яудырылмаска тиеш. Иң яхшысы — башкаларның мәрхүм хөрмәтенә дога укуларын

сорау.

  1. Мәетне күмәргә әзерләргә, аны юып, кәфенгә төрергә ки­рәк. Бу артык байлык күрсәтмичә эшләнергә тиеш.

  2. Үлгән ир-атны — ир-ат, хатын-кызны хатын-кыз юа. Ир белән хатын искәрмә булуы ихтимал. Исән ир яки хатын үлгән хатынын яки ирен юа ала.

  3. Үлгән кешене су белән, мөмкин булса, төнбоек яфраклары белән так санда — өч, биш якн күбрәк мәртәбә, уң яктан башлап юалар. Соңгы тапкыр юганда суга камфора өс­тәлергә тиеш. Хатын-кыз үлгән очракта аның чәче өч толымга үрелеп, арка ягына урнаштырылырга тиеш.

  4. Үлгән кеше гадәти тукымага төрелә. Исән кешеләргә зыян китерүе ихтимал булган очракларда мәетне табутка салалар.

  5. Ислам юлында шәһит киткәннәрнең кыйммәтле әйберлә­рен алын, каннарын юмыйча, үз киемнәрендә күмәргә кирәк.

  6. Хаҗга яки өмрәгә баргач үлгән мөселманны су һәм төн­боек яфраклары .белән юалар, мөмкин булса, ул Хаҗга яки өмрәгә баргач кигән ике кисәк тукымага төрәләр.

  7. Мәетне юган кешеләргә тулысьшча коенырга, ә мәетне алын барган кешеләргә таһәрәт алырга тәкъдим ителә.

  8. Мәетне юуда катнашучылар үзләре күргән фнзик кимче­лекләр турында сөйләмәскә тиешләр. Яхшы нәрсәләр турында сөйләү рөхсәт ителә.

  9. Мәетне юганнан соң шундук кәфенлеккә урарга һәм озакка сузмыйка намаз укырга һәм күмәргә кирәк.