Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Күршеләр белән мөнәсәбәт.

  1. Күршеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә саклана торган беренче кагыйдәләрнең берсе — аларга бер нинди дә зыян ки­термәү. Моңа һәм мораль, һәм материаль, һәм башка зыян ке­рә — мәсәлән, тавышны күтәрү, шау-шулы бәйрәмнәр үткәрү, аеруча төнлә шаулау.

  2. Аеруча авырган вакытларында, туй булганда, бала ту­ганда, үлем-ңитем булганда һ. б. күршеләргә керү мөһим, бу дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.

  3. Күршеләргә карата яхшы булуны Ислам таләп итә һәр­кем вакыт-вакыт күршеләрне ашка чакырырга һәм башка ва­кытта аларга ашарга җибәрергә тиеш.

  4. Күрше балаларына явызлык эшләүдән качарга кирәк. Шулай ук балалар арасындагы низаглар күрше ата-аналар ара­сында аңлашылмаучылык тудырырга тиеш түгел.

5. Мөселман каршында күршенең һәм аның балаларының билгеле бер өстенлекләре бар. Ислам күзлегеннән караганда, мөселман кирәк вакытта аларга ярдәм итәргә тиеш.

  1. Әгәр мөселман күршесенең авыр материаль хәлдә икә­нен белсә, ул аның ярдәм соравын көтеп торырга тиеш түгел, үзе башлап булышлык күрсәтергә тиеш.

  2. Күршесе аңа ышанып сөйләгән яки ул очраклы рәвештә генә ишеткән серләрне мөселман чишәргә тиеш түгел.

  3. Мөселман үз күршеләре турында әйбәтен генә сөйләргә, алар турында начар сөйләсәләр, якларга тиеш, чөнки алар белән мөнәсәбәт аерым игътибарга лаек.

  4. Өйдәге хатын-кыз күршеләр белән мөнәсәбәтне күзәтергә тиеш.

  5. Күршеләр бер үк вакытта туганнар да булса, үзара мө­нәсәбәтләр тагын да мөһимрәк була.

  6. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр якын күршеләр белән генә түгел, ә бәлки ераграклары белән дә сакланырга тиеш.

  1. Бүләкләр.

Үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен, Ислам бүләкләр бире­шергә тәкъдим нтә. Шуңа күрә дә. әгәр мөмкинлеге була икән, мөселман туган­нарына һәм дусларына бүләкләр бирергә тырышырга һәм бу вакытта түбәндәге кагыйдәләрне сакларга тиеш:

  1. Кемгә дә булса бүтәнгә бирүгә караганда туганнарыңа бүләк бирү өстенлеклерәк.

  2. Бүләк алганда күп акча яки аны сайлаганда күп вакыт сарыф итәргә ярамый, чөнки шуның аркасында бүләк алуның кимүе яки бөтенләй булмый калуы ихтимал.

  3. Бүләк фәкать хәләл көч белән эшләнгән акчага гына алы­нырга тиеш.

  4. Бүләк бирүнең максаты хөрмәт күрсәтү яки үзара мөнә­сәбәтләрне яхшырту булырга тиеш. Материаль файда яки йо­гынты өмет итеп бүләк бирү ришвәт бирү булып санала һәм кискен кире кагыла.

  5. Бүләк биргәндә аны алучының кәефен җибәрүе мөмкин булган нәрсәләрне тикшерүдән баш тартырга кирәк.

  6. Бүләкне алгач, мөселман аны ачарга, карарга, канәгать­лек белдерергә һәм рәхмәт әйтергә тиеш.

7. Бүләкне биргәч аны кире кайтаруны сорау әдәплелек тү­гел. Бу фәкать ата-аналарга үз балаларыннан кире сорау гына гафу ителә.

  1. Мөселман бүләк бирүчегә рәхмәт әйтергә тиеш.

  2. Мөселман аның абруеннан’яки тоткан урыныннан фай­далану нияте белән бүләк бирүченең бүләген кабул итмәскә ти­еш. Фактта мондый бүләк ришвәт булып тора.

  3. Мөселман Ислам тыйган нәрсәләрне дә, мәсәлән, шәраб һәм дуңгыз нтен, бүләк итеп кабул итмәскә тиеш.

  4. Нинди дә булса сәбәп белән бүләкне кире какканда, һәр кеше моның сәбәбен аңлатырга тиеш, бүләк тәкъдим иткән ке­ше бу вакытта үзен кимсетелгән дип саный алмый.

  5. Ата-аналар балаларына бүләк бирәләр икән, аларның

берсен икенчесеннән өстенрәк күрергә тиеш түгелләр.

Шунысын истә тотарга кирәк: бүләк бирергә тәкъдим ителә, ләкин бу мәҗбүри түгел. Бүләк бирү таләп ителә дип уйлау хата, мондый хатаның кешеләрнең үзара арал'ашуына комачаулавы мөмкин, чөнки материаль хәле бик үк әйбәт бул­маган кеше, бүләк бирә алмавына кыенсынып, мондый очра- шулаодам ваз кичәргә мөмкин.

16 БҮЛЕК