Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Авырулар янында булу.

1.Авыруларның янында булу алар турында кайгыртучанлык күрсәтүнең бер юлы, бу аларга үзләрен яхшырак хис итәргә булыша. Ул шулай ук җәмгыятьтәге багланышларны, көчәйтә һәм артгыра. Авыру янында аның дуслары яки туганнары гына түгел, ә бәлки аның белән турыдан-туры бәйләнеше булмаган Һәм таныш түгел кешеләр дә булырга тиеш.

2.Авыру янында булу хакында килешү яхшы, әмма мәҗбүри түгел, һәркем сырхауханәдә кабул итү вакытын белергә, бар- лык кагыйдәләрне үтәргә, ниндй азык һәм эчемлек алып килер­гә яравын исендә тотарга тиеш.

  1. Авыруның нинди булуына карап авыру янында булу ва­кыты һәм башка нәрсәләр билгеләнә. Табибларның авыру янын­да булуны тыюлары яки бик аз гына булырга рөхсәт итүлфе ихтимал. Әгәр табиб рөхсәт итә икән, авыру янында ул үзе ри­за булганчыга кадәр утырырга мөмкин.

  2. Килүче авыру янынарак утырырга һәм аның хәле турында сорашырга тиеш.

  3. Авыру янына баргач аның тизрәк терелүен теләп һәм авыруының гөнаһлардан котылуына сәбәп булуын сорап дога кылырга кирәк.

  4. Тынычландыру өчен сүзләр эзләгәндә игътибарлы булыр­га, язмышка зарланмаска, авыруны явызлык итеп күрсәтмәскә, авыруга кире йогынты ясардай берни дә эшләмәскә кирәк. Ки­ресенчә, авыруны аның сырхавының Аллаһы тарафыннан ал­дан билгеләнгән бер нәрсә булуына, барча кешенең Аллаһы турында яхшы уйларга тиешлегенә ышандырырга тырышырга кирәк.

  5. Мөселман авыруга күренмәскә тырышмаска тиеш. Ул авыру янында кирәк булган саен булырга тиеш — әгәр авыру аның якын кешесе икән, бу бигрәк тә шулай.

  6. Авыру турында кайгырту аның янында булу белән генә чикләнмәскә тиеш. Шулай ук аның гаиләсенең сәламәтлеге бе­лән дә кызыксынырга кирәк.

  7. Әгәр таныш, күрше, туган булс'а яки аны мөселман булыр­га өндәргә теләсә, мөселман кеше мөселман булмаган авыру янына да бара ала.

  8. Проказа (махау) белән авыручыга текәлеп карарга яра­мый (бу шуңа охшаш башка авыруларга да кагыла), чөнки авыру кешенең моңа кәефе китүе мөмкин.

15.21. Күмәк очрашулар.

  1. Фәкать вакыт үткәрү өчен генә оештырылган очрашулар­дан баш тартырга кирәк. Вакыт бик кадерле һәм аны юкка әрәм итәргә ярамый. Ул файдалы эшләргә файдаланылырга ти­еш. Шулай ук дусларны да игътибар белән сайларга кирәк.

  2. Очрашу өчен уңайлы урын сайларга кирәк, мәсәлән, кем­нең дә булса өен яки мәчетне, әмма тротуар һәм базарны түгел.

  3. Тәненнән, киеме һәм авызыннан начар ис килгән кеше очрашуда катнашмаска тырышырга тиеш.

  4. Өйгә керергә рөхсәт алгач һәм өйдә яшәүчеләр белән исәнләшкәч, мөселман андагы барлык кеше белән дә исәнлә­шергә тиеш. Ул уң яктан башлап һәркемгә кул бирергә һәм буш урынга утырырга тиеш.

  5. Очрашуларда катнашканда кеше үзе өчен билгеләнгән урынга, билгеләнмәгән очракта буш урынга утырырга тиеш.

  6. Кем дә булса үз урынын очрашуда катнашучыга бирергә тели икән, моннан әдәпле генә баш тартырга һәм буш урынга утырырга кирәк, шулай иткәндә беркемне дә урыныннан куз­гатырга кирәк булмый.

  7. һәркем игътибарлы булырга, урынын алу максатында хәтта бала-чаганы да үз урыныннан кузгалырга мәҗбүр итәргә ярамый.

  8. Сөйләшеп утырган ике кеше арасына аларның рөхсәтен­нән башка утырырга ярамый, чөнки аларның шәхси әңгәмә ко­рып утырган чаклары булуы ихтимал.

  9. Игътибарлы булырга, беркемгә дә арка белән борылмас­ка кирәк, чөнки моның хөрмәт итмәү һәм яратмһу билгесе бу­ларак кабул ителүе ихтимал.

  10. Әгәр бер кеше инде барысы да җыелып беткән җыелыш­ка кушыла икән, ул соңыннан килгән кешеләргә калдырылган урынга утырырга тиеш.

  11. Җыелышка килеп кушылганда шуны истән чыгарырга ярамый: сезнең өчен беркем дә урыныннан торырга тиеш түгел.

  12. Бер-бер кеше кире килү нияте белән урыныннан торып китә икән, ул бу урынга күбрәк хокукка ия. Башкалар игъти­барлы булырга, бу урынга барып утырмаска тиешләр.

  13. Компания өч кешедән тора икән, аларның икесе өчен­чесе алдында шәхси әңгәмә кормаска тиешләр.

  14. Әгәр ике кеше әңгәмә корып утырганда өченче бер кеше килә икән, аларның рөхсәтеннән башка ул боларның әңгәмәсе­нә кушылырга тиеш түгел.

  15. Ә инде өч кешедән артык булганда, аларның теләсә кай­сы икесе шәхси әңгәмә кора ала.

  16. Башкаларны әдәпле генә тыңларга, аларны бүлдермәскә, игътибарны тегендә-монда юнәлдермәскә кирәк.

  17. Кеше утырган поза тыйнак, башкаларга хөрмәт күрсәтү формасында булырга тиеш.

  18. Теләсә кайсы очрашу вакытында Аллаһыны искә алыргй һәм Аннан Мөхәммәткә (с. г. с.) рәхмәтле булырга сорарга ки­рәк.

  19. Әгәр мөселман кемнәрнеңдер үзенең артында сөйләшү­ләрен ишетсә, ул аларны әдәпле генә туктатырга, туктамыйча, дәвам иттерәләр икән, бу урыннан китәргә тиеш.

  20. Утырыш яки очрашу урыннарында сөйләнә һәм эшләнә торган нәрсәләрнең рөхсәт ителгәнлеге яки ителмәгәнлеге ту­рында һәрвакыт истә тотарга һәм бәя бирергә кирәк.

21 Шәхси әңгәмә вакытында әйтелгән яки җиткерелгән те­ләсә нинди сер сакланырга тиеш.

22. Әгәр кемнедер өйрәтү яки кунак кабул итү зарурлыгы булмаса, Ахшам намазыннан сон очрашулар оештырырга киңәш ителми.