Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

15.17. Кунакларны каршы алу.

  1. Мөселман үз кунакларын ачык йөз белән, дустанә елмаеп каршы алырга тиеш. Кунакларның күңелен күрү, хөрмәт итү — хуҗаның бурычы.

  2. Хуҗа бернинди кәеф китәрлек сәбәп калдырмаска тыры­шырга тиеш.

  3. Кунактан нәрсә дә булса эшләвен сорау — әдәпсезлек.

  4. Гәрчә киләсе кеше хуҗаны алдан кисәтеп кунса яхшырак булган очракта да кунак килергә һәм берничә көн кунак бу­лырга чакыруга мохтаҗ түгел. Кунак өч көн яши ала, аннары китәргә тиеш.

  5. Кунак килә икән, мөселман мөмкин кадәр аны яхшь. ку­нак итәргә, үзен ничек сыйлауларына карамастан, аны яхшы ашатырга һәм эчертергә тиеш.

  6. Очрашу вакыты бетеп, кунак китәргә әзерләнгәч, хуҗа аны бусагага Кадәр озатырга һәм яхшы теләкләр теләргә тиеш.

15.18. Чакырып сыйлау.

  1. Башка кешеләрне чакырып сыйларга тәкъдим ителә, лә­кин бу үз казанышларың белән мактану максатында эшлән­мәскә тиеш.

  2. Кунакка чакырганда байларны һәм йогынтылы кешеләр­не генә чакыру белән чикләнмәскә, ярлыларны һәм мохтаҗлар­ны да чакырырга кирәк.

  3. Башкаларны чакыру да тыелмаса да, ашка яхшы мөсел­маннарны чакыру фарыз. Өстенлек мөселманнарга бирелергә тиеш, чөнки бергәләп ашауның нәтиҗәсе дуслык һәм туганлык­ны ныгыту булып кала һәм бу максатка башка мөселманнар белән омтылырга кирәк.

  4. Чакырылган кунаклар арасында күршеләреңнең дә булуы яхшы.

  5. Чакырылган кунаклар алдында юмартлык күрсәтергә ки­рәк, әмма арттыру һәм әрәм-шәрәм итү кирәкми.

  6. Шулай ук кунаклар кабул итүнең 15 нче бүлектә бәян ителгән кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

  7. Гәрчә кунак ризык китерелеп куелгач ук ашын башларга ирекле булса да, «Бисмиллә» дип башласалар, бу аларның әдәплелекләрен күрсәтә.

  8. Юмарт хуҗа кунакларга ашарга һәм эчәргә әдәпле генә тәкъдим итә, артыгын кыстамый һәм аларның азыкның тегесен яки бусын гына ашауларын сорамый.

  9. Мөселман үз сүзләрен игътибар белән күзәтергә, үзенең юмартлыгы яки өстәлдәге ризыклары белән мактанмаска тиеш.

  10. Ашка чакыруны ниндидер бер очраклар белән генә чик­ләргә ярамый. Мондый чакыруны һәрвакыт эшләргә булла.

  11. Хуҗа берничек тә кунакның күп ашавын сиздермәскә тиеш.

  12. Кунак көтелмәгәндә килә икән, мөселманның бурычы — аның турында тиешле кайгыртучанлык күрсәтү.

  1. Ашка чакырылган очракта

  1. Мөселманны ашка чакыралар икән, чакыруны кабул итәр­гә кирәк. Туйга чакыруны һичшиксез кабул итү сорала (әгәр дә бу очракта тыелган эшләр эшләнмәсә).

  2. Шәхси максатларны күздә тотып чакырган кешенең чакы­руыннан баш тартырга кирәк.

  3. Әгәр мөселман ашка ураза тоткан чакта чакырылса, ул уразасын өзә яки чакыруны уразасын бозмыйча гына кабул итә ала.

  4. Кемнең дә булса өенә ашка барганда мөселман үзе белән чакырылмаган кешеләрне алмаска тиеш.

  5. Әгәр инде кем дә булса чакырылмаган берәү аңа иярә икән, мөселман бу хакта хуҗаны кисәтеп куярга тиеш. Хуҗа, үз чиратында, чакырылмаган кунакны кабул итә яки итми ала.

6. Ризык биргәч тә ашый башларга ашыгу килешми. Уң як­та утырган кешегә иярү дөресрәк булыр.

  1. Үз-үзләрен күрсәтү өчен банкетлар оештыруда ярышучы кешеләрнең чакыруын кабул итмәскә кирәк.

  2. Әхлакый бозык кешенең чакыруын фәкать «юк» дип әйт­мәс өчен генә кабул итмәскә кирәк. Чакыруның әлеге кешене Исламга кайтару максатында гынң кабул ителүе (башка бер­нинди дә сәбәп булуы мөмкин түгел) ихтимал.

  3. Өстәл янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре дүртенче бүлектә язылган.

  4. Мөселманга тәкъдим ителгән нәрсәләр арасында Ислам тынганнары бар икән, мәсәлән, шәраб, дуңгыз ите, ул бу хакта хуҗага әйтергә, ул нәрсәләрне өстәлдән алуын сорарга, шулай булмаганда китәчәген белдерергә тиеш. Әгәр хуҗа алмый икән, ул берсүзсез китәргә тиеш.

  5. Кунак чакырганы өчен хуҗага рәхмәт әйтергә тиеш.