Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

15.15. Чит кеше йортына керергә сорау.

  1. Башта рөхсәт сорамый торып, мөселман чит кеше өенә керергә тиеш түгел. Әдәпле кеше хәтта үзенең иң якын кеше­ләре (мәсәлән, әти-әнисе) йортына кергәндә дә, алар киенмә­гән һәм үзләрен читләр күрмәслек хәлдә булмас өчен, рөхсәт сорарга тиеш. Бу аеруча хатын-кызлар өчен кирәк, чөнки алар-га үз-үзләрен тәртипкә китерергә, чәчләрен капларга һ. б. вакыт кирәк.

  2. Гәрчә ишек ачык булган очракта да кем.белән булса да исәнләшер өчен кемнеңдер өе эченә карарга ярамый.

  3. Өйгә керергә рөхсәт сорар алдыннан ишек ачкан кеше белән исәнләшергә кирәк. Якынча: «Әссәламүгаләйкеүм миңа өегезгә керергә мөмкинме?»—дип сорарга кирәк. Әгәр алдан исәнләшмиләр икән, өйгә керергә рөхсәт итмәү бик дөрес бу­лачак. Әгәр ишекне ачар алдыннан килгән кешенең, исемен сора­салар, ул әйтергә тиеш.

  1. Әгәр рөхсәт алынмаган икән, өйгә керергә сорауны өч тапкыр кабатларга була. Рөхсәт шуннан соң да бирелми икән, килгән кеше кире китәргә тиеш. Очрашу турында алдан киле­шенмәгән булса, килгән кешене кертү мәҗбүри түгел. Шунлык­тан хуҗаның килгән кешегә үзенең хәзерге вакытта эш белән мәшгуль булуын, кабул итә алмавын аңлатуы аны кимсетү бу­лып саналмый.

  2. Звонокка басу исәнләшүгә һәм өйгә керергә рөхсәт со­рауга тиң түгел.

  3. Звонокка сак басарга кирәк, чөнки өйдә йоклаулары яки авыру кеше булуы ихтимал. Звонокка өч тапкыр басканнан соң да ишек ачучы булмаса, кире китәргә кирәк.

15.16. Дус өендә.

Бер-берең белән йөрешү кешеләр арасындагы багланышларны ныгыта һәм сәламәт җәмгыятьнең төп элементларының берсе булып тора. Гел аерым яшәүне Ислам хупламый.

  1. Килер алдыннан хуҗага үзеңнең ниятләрең турында бел­гертеп куярга кирәк. Әгәр алдан килешенмәгән булса һәм ку­накны кабул итмәсәләр, моңа кәеф китәргә тиеш түгел.

  2. Килешү катгый сакланырга тиеш. Әгәр инде очрашуны күчерү яки булдырмау өчен нигезле сәбәпләр килеп чыга икән, килешүгә төзәтмә кертүче як бу хакта икенче якны кисәтеп куярга тиеш.

  3. Төн, кич, өйләдән соң ял итү вакыты очрашулар өчен уңайсыз вакыт санала.

  4. Алдан килешенгеп куелган икән, хуҗа кунакны кабул итәргә бурычлы. Икенче яктан, хуҗа кунакны кабул итә алма­вы өчен гафу үтенә ала. Бу очракта кунак үзен кимсетелгән дип санамаска тиеш.

  5. Очрашуга килүнең максаты шәхси мәнфәгать яки үз проблемаларыңны чишү булмаска тиеш. Аның максаты, Аллаһы хакына, башка мөселманнар белән туганнарча үзара мөнә­сәбәтләрне ныгыту булырга тиеш.

  6. Очрашырга дип килгән хатынның янында мәхрәмнәр (бу хатынга өйләнергә рөхсәт ителмәгән туганнары) булмаса, өйдә ире юк вакытта хатын-кызга очрашырга килмиләр.

  7. Очрашу турында алдан сөйләшеп куйган очракта да өйгә керер, алдыннан кунак исәнләшергә һәм өйгә керү өчен рөхсәт сорарга тиеш.

  8. Килгән кеше үзенең чит өйдә утыруын истә тотарга тиеш. Шуңа күрә ул моны бераз күңелсезрәк дип санаса да, хуҗа планнары белән килешергә тиеш.

  1. Мөселман үзенә килгән кеше янына бару белән генә чик­ләнмәскә тиеш.

  2. Хуҗа йортында намаз укыган вакытта кунак хуҗа ал­дындабасып тормаска яки аның рөхсәтеннән башка гадәтлән­гән урынына утырмаска тиеш.

  3. Чит гаиләгә килгәч, ирләрнең хатын-кыз белән ирекле мөгамәләсе рөхсәт ителми. Әгәр бу кирәк икән, кунакка хуҗа­ның хатыны һәм кызлары белән сөйләшергә рөхсәт ителә. Хиҗаб (мөселман хатын-кызлары кия торган, кул бармакларын, битне һәм аягын ашык сөягеннән астарак, кына күрсәтә торган кием) кигән һәм үзен дөрес тоткан очракта, хуҗаның хатыны кунакларга хезмәт күрсәтә ала.

  4. Ире каршы килә икән, хатын-кыз башкаддрга бара ал­мый.

  5. Хуҗа яки аның гаиләсенең әгъзалары Исламны ачыктан-ачык бозалар икән, кунак китәргә тиеш, чөнки яхшы мөсел­ман Ислам кагыйдәләрен бозуга түзеп тора алмый. Бу очракта хуҗа кунакның үз-үзен тотышын яхшы аңлавын белдерергә тиеш.

  6. Әгәр мөселман кемнең дә булса өендә кунак булып ка­лырга тели икән, ул кунакчыллыкны өч көннән дә артык кө­тәргә тиеш түгел. Моннан соңгы бөтенесе — хәер. Кунак туйды­рып бетергәнче озак яшәргә тиеш түгел.

  7. Моның өчен медицина ягыннан сәбәпләр булмаса, яки кунак ураза тотмый икән, кунак-хуҗа тәкъдим иткән сыйлар­дан баш тартырга тиеш түгел. Бу очракта ул гафу үтенергә һәм сәбәбен аңлатырга тиеш.

  8. Кунак әгәр өйдән китәргә тели икән, ул бу хакта хуҗа­га алдан әйтеп куярга тиеш. Хуҗаның ризалыгы булмый торып, ул китмәскә тиеш.

  9. Очрашуга яки кунакка килгәч, әгәр моны аннан үтенмәсәләр, озак торырга ярамый. Ислам күзлегеннән караганда, кунакта озак булу һәм хуҗаларны туйдырып бетерү ярамый.

  10. Китәр вакыт җиткәч, кунак хуҗага кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Ул өйдән китәргә рөхсәт сорарга һәм рөхсәт булмыйча китмәскә тиеш. Киткәндә, хуҗага изге теләк­ләр телиләр.

  11. Кунакта чакта мөселманның ураза тотасы килсә, хуҗага бу хакта әйтү әдәплелек санала,

  12. Дусты яки туганы мөселман янына килми икән, ул да шулай эшләргә тиеш түгел. Ул аның янына барырга һәу аның җавап визитын көтмәскә тиеш.

  13. Мөселман үзенең визитларын аерым очраклар белән генә чикләмәскә тиеш. Югарыда әйтелгәнчә, кешеләрнең даими очрашып торулары һәрвакыт файдалы.