Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

15.6. Сөйләшкәндә өстенлек бирелә торган тел

  1. Мөмкин булганча, жаргонны кулланмаска тырышырга кирәк.

  2. Шулай ук әңгәмәдәшеңә аңлашылып бетми торган чит тел сүзләре һәм терминнары кулланудан качарга кирәк.

  3. һәркем фикерен белдерүнең ягымлы һәм күңелле форма­сын табарга тырышырга тиеш.

  4. Мөселман сүгенергә тиеш түгел. Ул беркайчан да Аллаһының каһәренә, Аның ачуына, җәһәннәмгә һ. б. чакырырга тиеш түгел.

  5. Мөселман начар һәм ят сүзләрне беркайчан да куллан­маска, яла һәм мыскыллау сүзләре кулланудан башкаларны да кисәтергә тиеш.

  6. Үлгәннәрне мыскыллау да тиеш түгел, исәннәр кебек үк, аларны мыскыллау да тыела.

  7. Үз язмышыңнан зарланмаска тырышырга кирәк. Аллаһы- ны хаксыз дип санарга ярамый. Болар начар мөселманлыкны күрсәтә.

  1. Башкаларга, аеруча мөселманга һәм гомумән тормышка кире мөнәсәбәт белдерергә ярамый.

  2. Мөселманның үзенә, үз балаларына, туганнарына һәм хезмәтчеләренә явызлык теләргә хакы юк.

  3. Исламның төп догматларына каршы килә торган кайбер сүзләрдән, мәсәлән, Аллаһыга Аның тиңнәрен табарга тырышу кебекләрне, кулланудан качарга тырышырга кирәк. Мөселман беркайчан да: «Аллаһы теләсә һәм фәлән, фәлән» дип әйтергә тиеш түгел. Иң яхшысы: «Аллаһы ни тели» яки «Аллаһы ни язган» дип әйтергә кирәк. «Минем Аллаһыдан һәм синнән башка бернинди терәгем дә юк» яки «Шуның-шуның белән ант итәм»,— дип әйтергә ярамый.

  4. Яңгырны, җилне яки табигатьнең башка, күренешләрен сүгәргә ярамый, чөнки боларның барысы да Аллаһы ихтыяры белән эшләнә. Шулай ук иртәнге намазга уяткан әтәчне дә ачуланырга ярамый.

  5. Башка хатың белән дуслашкан хатын аны үз иренә тас­вирлап сөйләмәскә тиеш.

  6. Мөселман тикшерелә торган теманы үзенең яхшырак белүен күрсәтергә тырышмаска тиеш. Шулай ук «мин» сүзен дә еш кулланырга ярамый.

  7. Кылган гамәлләре өчен кемне булса да гаепләгәндә йом­шаграк булырга кирәк. Иң яхшысы — чит кешеләр барында гаепләмәү.

  8. Мөселман ничек кенә яхшы булмасын, турыдан-туры яки читләтеп эшләп, ул башкаларның ышанган фикерләүләрен һәм характерларын яманларга яки мыскыл итәргә тиеш түгел.

  9. Беркайчан да кемне дә булса рәнҗетмәс өчен, мөселман үз сүзләренә игътибарлы, кемнеңдер сүзләрен китергәндә төгәл булырга тиеш. Әңгәмәдәшеңне кыен хәлдә калдырырга мөмкин булган темага кагылмаска тырышырга кирәк.

  10. Мөселман сөйләшкәндә, башкаларны кебек үк, үзен дә кимсетмәскә һәм мыскылламаска тиеш.

  11. Мөслим үзе барында кемне дә булса артык мактамаска тиеш. Әгәр ул моннан котыла алмый икән инде, үз сүзләренең үлчәнгәнлегей белеп сөйләргә тиеш, чөнки кешенең иң яхшы сыйфатлары турында бөтенесен дә фәкать Аллаһы Тәгалә генс белә.

  12. Мөселманның бурычы — һәрвакыт башкаларны тән­кыйтьләүчене туктату.

  13. Башкалар белән шәхси һәм гаилә серләрен тикшермәскә тырышырга кирәк.

Мөселман беркайчан да өченче кеше турында начар сүз сөйләргә рөхсәт итәргә тиеш түгел, шунлыктан, иң яхшысы, сәламәт булмаган сөйләшүләрдән качып, турыдан-туры очра­шырга һәм сөйләшергә кирәк.

  1. Нәрсә дә булса эшләгәннән соң мөселман, тегене болан эшләдем яки эшләмәдем, дип үкенергә тиеш түгел.

  2. Күп сөйләү начар гадәт булып санала. Сөйләшкәндә тот­наклылык күрсәтү яхшы.

  3. Мөселман үзенә кагылмаган нәрсәләрне тикшерүдә кат­нашмаска тырышырга тиеш.

  4. Башка кешеләрнең шәхси сөйләшүләрен тынлап тормас­ка кирәк.

  5. Мөселманнарны мәҗүсилектә гаепләү яки мыскыл итү һич тә тиеш түгел.

  6. «Кардәш» сүзен мөселманнарга карата гына кулланырга кирәк.

  7. Кемнән дә булса бер нәрсә турында сорарга телисең икән, башта аның белән исәнләшергә, әлеге вакытта аның ни белән мәшгуль булуын исәпкә алырга һәм үзеңне мөмкин бул­ган белән чикләргә тырышырга кирәк.

  8. Сөйләшкәндә Пәйгамбәрнең (с. г. с.) исемен телгә ала­сың икән, аңа: «Саләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип изге теләк­ләр теләргә кирәк.

  9. Мөселман үзенең киләчәге турында кистереп әйтмәскә, ә һәрвакыт «иншаллаһ» (Аллаһы ни язган) дияргә тиеш.

  10. Гәрчә үзен кимсетсәләр һәм җитешсезлекләрен әйтсәләр дә, мөселман башка кешене кимсетмәскә яки кемнеңдер кимче­леген тикшермәскә тиеш.