Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Полигамия (күп хатын белән тору).

1. Ислам таләп иткәнчә, бер хатыны булган ир кыз кешега өйләнә икән, ул аның белән җиде төн йокларга, шуннан соавакытын ике хатынына да тигез бүләргә тиеш. Ә инде кайчан да булса ирдә булган хатынга өйләнсә, ул аның белән өч төнен үткәрергә һәм калган вакытын ике хатынына да тигез бүләргә тиеш.

  1. Нинди генә хәлләрдә дә ир үз хатыннары янында тигез дәрәҗәдә булырга тиеш.

  2. Әгәр ир авырый икән, аның кайсы хатыны янында калыр­га тиешлеген хатыннары үзләре хәл итрргә тиешләр.

  3. Хатыннар белән мәхәббәт мәсьәләсендә тигез шөгыльлә­нү таләп ителми. Ирдән таләп ителгән бар Нәрсә — вакытын хатыннарына тигез бүлү һәм төнне анарның берсе белән куну.

  4. Әгәр ир сәяхәткә китәргә тели икән, үзе белән кайсы ха­тынын алырга кирәклеген ачыклау өчен жирәбә салынырга тиеш.

  5. Ир Хаҗга яки Гөмрәгә барырга җыенганда да шулай эш­ләргә кирәк.

  6. Хатыннар көннәре белән алышсалар, ир әле көне килеп җитмәгән хатыны белән йоклый ала.

Әгәр ир үз-үзен контрольдә тотарга тиешле мәсьәләләрдә тигезлек һәм гаделлек урнаштыра алуына ышанмый икән, ул чакта бер генә хатын белән торырга тиеш

13 Бүлек бала туу

  1. Белдерү.

  1. Әгәр дә берәү үз дустының баласы тууы турында башлап белә икән, ул инициативаны үз кулына алырга һәм аңа әу хак­та әйтергә тиеш.

  2. Кыз бала туу турындагы хәбәр малай туу турындагы хә­бәр кебек үк кабул ителергә һәм Аллаһыга мактаулар укылыр­га тиеш.

  3. Бала өчен эшләнә торган беренче эш — аның колагына азан пышылдау.

  4. Икенчедән, мәҗбүри булмаса да, хөрмә чәйнәп, баланың авызына азрак сыеклык тамызырга кирәк, аннары бала өчен дога укыла. Бу Тахник дип атала, һәм Пәйгамбәр (с. г. с.) гел шулай эшләгән.

  5. Балага исемне мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Бу хакта җентекләбрәк 14 бүлектә сөйләнә.

  6. Бала гермофродит (кыз тәкә) булса, аңа малайга да, кыз­га да охшаган исем бирергә кирәк.

  7. Бала үле туган очракта да аңа исем бирергә кирәк.

  1. Котлаулар һәм өйгә килүләр

  1. Ата-ананы бала туу белән котлау аларның шатлыгына та­гын да шатлык өстәү булып санала. Котлауның формалары төр­ле булырга мөмкин, әмма котлау балага игелекләр теләү һәм Аллаһыга мактау укуга нигезләнергә тиеш.

  2. Әгәр ата-ананы малай туу белән котлап, кыз туу белән котламасалар, бу исламча саналмый.

  3. Котлауга җавап итеп: «Бәлкем Ходай Тәгалә сине дә рәх­мәтеннән ташламас һәм балаңны да» — дигән сүзләр белән рәхмәте белдерергә кирәк.

  1. Җиде көнне бәйрәм итү

Гаилә бала тууны ул туганнан соң җиде көн үткәч бәйрәм итә. Бу бәйрәм төп ике элементтан тора — корбан итеп мал чалырга һәм баланын чәчен алырга Кирәк13.4. Корбан чалу

Аллаһыга хөрмәтләү һәм Аның баланы саклавын үтенү өчен гаилә корбан итеп мал чала. Традиция буенча түбәндәгеләр эш­ләнергә тиеш:

  1. Бу очракта иң яхшысы корбан итеп мал чалу, ә малның бәясен сәдака итеп өләшү түгел.

  2. Бу сарык, кәҗә, сыер яки дөя, бикәч яки ата булырга

мөмкин.

  1. Чалына торган малга таләпләр Корбан бәйрәмдә чалына торганнарына булган кебек үк (11 нче бүлекне кара).

  2. Кыз бала туу хөрмәтенә бер сарык яки кәҗә, ир бала туу хөрмәтенә ике сарык яки ике кәҗә чалырга киңәш ителә.

  3. Терлекне чалучы кеше: «Бисмилләһ, Аллаһуммә Хадха Минка үә иләйкә» (Аллаһы исеме белән. И Аллаһы, бу фәкать Синең өчен генә эшләнә) дип әйтергә тиеш.

  4. Малның канын башка, ян-ягына яки тагын кайда да бул­са чәчрәтү катгый рәвештә тыела.

Терлекнең итен, иң яхшысы, өч өлешкә бүләргә кирәк. Берсен өйдә ашарга, икесен туганнарга, күршеләргә һәм ярлы­ларга өләшергә.

14 БҮЛЕК