Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Ир белән хатын багланышлары

  1. Исламда «баллы ай» юк һәм ул чит традиция булып тора.

  2. Дусларга һәм туганнарга туйдан соң беренче көннәрдә яшьләр янына бик еш килеп йөрмәскә киңәш ителә.

  3. Ягымлылык, йомшаклык һәм олы җанлылык мәхәббәт процессының иң яхшы элементларыннан саналалар.

  1. Мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә ирдән дә, хатыннан да тәмле ис килеп торырга, тәннәре чиста булырга тиеш.

  2. Ир хатынына карата йомшак булырга тиеш, шулай бул­ганда, алар арасында сүзгә килү яки каршылыклар булмас.

  3. Ир үз кулын хатынының маңгаена куеп: «Йә Раббым, мин Синнән аңа һәм аның характерына игелеклелек бирүеңне сорыйм, мин андагы һәм Син биргән характерындагы явызлык­лардан Синдә качу урыны эзлим»,— дип, Аллаһыдан хәер-фатиха сорарга тиеш.

  4. Мәхәббәт белән шөгыльләнер алдыннан иргә дә, хатынга да ике рәкәгать намаз укырга киңәш ителә.

  5. Якынлык җенес юлы аша эшләнсә, мәхәббәт белән те­ләсә нинди формада шөгыльләнергә ярый. Арткы юл белән якын­лык кылудан сакланырга кирәк.

  6. Әгәр ир хатыны белән бер тапкыр якынлык кылып, моны тагын кабатларга ниятләсә, ул башта юынса яхшырак булыр.

  7. Мәхәббәт белән шөгыльләнгәннән соң йокларга ярый, әмма башта юынсаң яки коенсаң әйбәтрәк.

11 . Күрем күргән вакытта хатының белән якынлык кылырга ярамый. Әгәр инде моны эшләгәнсез икән, ярты алтын динар күләмендә хәер бирергә кирәк. Шулай да ир кеше күрем күр­гән чакта хатыны белән теләсә ни эшли ала, тик җенси якын­лык кына кылмасын.

12. Хатынның күрем күрүе беткәннән соң һәм ул бөтен гәү­дәсен юганнан соң гына мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярый.

  1. Ирләргә киңәшләр

  1. Хатынның үз ире белән вакыт-вакыт җенси якынлыкка керергә хакы бар. Ир үзенең хатынына карата уз бурычларын­нан баш тартырга тиеш түгел.

  2. Әгәр ир көндезе бик дорфа икән, хатынның кичен яки төн­лә аның белән җенси якынлыкка керәсе Килми. Мондый очрак­ларда ир мәхәббәт белән шөгыльләнми торырга тиеш.

  3. Җенси азартны киметү яки көчәйтү максатында ир медицина һәм башка препаратлар кулланудан тыелырга тиеш.

  4. Вйк еш җенси якынлыкның зарарлы булуы ихтимал. Шун­лыктай тотнаклылык сакларга кирәк.

  5. Ирнең тәне чиста булырга һәм тәмле ис чыгарып торыргатиеш .

  1. Хатыннарга киңәшләр

1. Ураза тотканда (Рамазан аенда), күрем күргән, бала тап­кан'..яки физик авыру чаклардан тыш, ире аны ятакка чакыраган (ачыктан-ачыкмы, яки берәр төрле сиздерепме), хатын аңа каршы килергә тиеш түгел. Әгәр хатын мәҗбүри булмаган ураза тотарга тели икән, ул моңа иреннән рөхсәт сорарга тиеш. Әгәр ире рөхсәт итмәсә, ул ураза тота алмый. Эш шунда ки, ирнең хатыны белән җенси якынлык кылырга теләве ихтимал, ә бу уразаны боза.

  1. Әгәр хатын ирен кызыктырмаса һәм уеннарда инициати­ваны үзенә алмаса, бу хәл җенси якынлык кылуга тискәре йо­гынты ясаячак һәм өйдә гел каршылыклар, бәрелешләр тудыру­га китерәчәк.

  2. Хатын һәрвакыт пөхтә, чиста, ире алдында гүзәл булыр­га тырышырга, аннан тәмле ис килеп торырга тиеш.

  1. Туй мәҗлесе

Никахның икенче көнендә ир элек үзләрендә булган туган­нарына барырга, аларга рәхмәт әйтергә, Аллаһыдан аларга ях­шылык теләргә, аларны валимах дип аталган туй мәҗлесенә ча­кырырга тиеш.

  1. Сый бик үк мулдан булмаса да, Исламда туй мәҗлесләре үткәрү яхшы традицияләрдән санала. Мәҗлес Ислам кагыйдә­ләренә туры килмәгән очракта гына чакыруны кабул итмәскә була. Чакырылган кешеләр чакыруны кабул итәргә һәм бәй­рәмгә килергә тиешләр.

  2. Бәйрәмне никахтан соң, ә аның барышында түгел, үткәрү сөннәт санала. Бу эш никахтан соң өч көн дәвамында эшләнә ала.

  3. Игелекле мөселманнар бай яки ярлы булуларына кара­мастан чакырылырга тиешләр. Чөнки иң начар туй мәҗлесе— байлар чакырылып, ярлылар чакырылмаганы.

  4. Бәйрәмгә бер яки, мөмкин булса, күбрәк сарык суярга ярый. Шулай ук тәм-том һәм башка сыйлар әзерләргә кирәк.

  5. Әгәр материаль яктан тәэмин ителгән булсалар, акча яки азык-төлек җыеп, кунаклар һәм туганнары бәйрәм чыгымна­рын капларга ярдәм итә алалар.

  6. Туганнар һәм кунаклар һәрберсе аерым-аерым исемләп чакырылырга тиешләр.

  7. Кәләш кунакларга хезмәт күрсәтә ада, әмма бу аларныц кызыксынуын тудырмаслык итеп башкарылырга тиеш.

  8. Туй мәҗлесе Аллаһыдан игелекләр теләү өчен бик яхшы форсат, шунлыктан анда Исламга каршц килә торган барлык элементлар кире кагылырга тиеш, мәсәлән, аларга төрле җенес­тәге кешеләрнең ирекле аралашуы, алкогольле эчемлекләр эчу һ. б. керә.