Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Хатын-кызның ир сайлагандагы хокуклары һәм бурычлары

Хатын-кыз билгеле бер ир-атка кияүгә чыгу-чыкмау хоку­кыннан файдаланырга тиеш, шуның өстенә ул алдан күрүчәнлек һәм зирәклек күрсәтергә бурычлы. Булачак ирнең яхшы сыйфатлары аның бай булуы, җәмгыятьтә абруй казануы һәм яхшы эше генә дә түгеллеген онытмаска кирәк.

  1. Ярәшү

1. Ир яки хатын булу, гаилә кору — бик җаваплы эш, шуңа

күрә ана бик җитди карарга кирәк.

  1. Хатын-кызның кулык «иддах» вакытында сорау ислам әдә­беңчә түгел («иддах» — кануннарда каралган көтү вакыты, бу вакытта хатын-кыз аерылганнан яки ире үлгәннән соң кабат кияүгә чыга алмый).

  2. Кем дә булса тәкъдим ясаган булса, ул хатын-кызга ки­яүгә чыгарга тәкъдим итү әдәплелек түгел. Икенче бер кеше аннан баш тартса гына шулай эшләргә ярый.

  3. Хатын-кызның опекунының аны кияүгә бирүгә бернинди хокукы юк. Моны эшләргә хокуклы бердәнбер кеше — хатын- кыз үзе, һәм ул моны бернинди басымсыз эшләргә тиеш. (Мә­ликә Бакирах мәктәбе өйрәткәнчә, кыз кеше вәли, опекуны рөх­сәтеннән башка кияүгә чыга алмый).

  4. Хатын-кызга кагылышлы мәсьәләләрне аның белән тик­шерергә кирәк. Әгәр ул ятим кыз икән, тыйнаклык саклап бер­ни дә әйтмәсә, бу аның риза булуын аңлата. Әмма аерылган яки тол икән, аның дәшмәве ризалыгын аңлатмый. Әгәр хатын-кыз баш тарта икән, опекун үз абруен аңа каршы куя алмый.

  5. Хатын-кызга турыдан-туры тәкъдим ясау килешми. Моны аның опекуны аша эшләргә кирәк.

  1. Никах турында килешү

1. Никах турында килешү шартларын үтәү бик тә мөһим эшбулып санала. Никах килешүе хатын-кызның тәрбиячесез (опекунысыз) һәм ике шаһит ирдән башка төзелә алмый.

  1. Өйләнешәчәк ике кешенең бергә озак вакытлар яшәргә ният кылулары кирәк. Ислам вакытлы никахларны тыя.

  2. Кияү өчен туйның артык зур йөк булып төшмәве хәерле­рәк.

  3. Никахлашу өчен мәһәр мөһим элемент булып тора. Мә­һәрнең нинди бәядә булуына карамастан, ир-ат үз хатынына нинди дә булса бүләк бирергә тиеш. Шулай да ул артык зурдан кубарга тырышмаска, хәленнән килгәнчә. генә бүләк алырга тиеш.

  4. Хатынга артык зур мәһәр бирергә ярамый, чөнки аның бөтен игътибарын шуңа юнәлтүе ихтимал.

  5. Ир-атка үз кызын яки туганың икенче бер кешегә кияүгә, ул моның өчен үз кызын яки туганын бирер дип килешеп һәм мәһәр түләмичә бирергә ярамый. Башкача әйткәндә, һәрбер ни­ках башка теләсә нинди никахтан бәйсез булырга тиеш.

  6. Хатын-кызның опекуны мөселман ир-ат булырга тиеш. Хатын-кыз икенче бер хатын-кызны кияүгә бирә яки опекунсыз үзе кияүгә чыга алмый.

  7. Ислам кушканча, никахлашканда иң мөһим шартларның берсе — ир-ат белән хатын-кызның икесенең дә ризалыгы.

  1. Никах

1. Яшереп кенә, бу хакта беркемгә дә әйтмичә өйләнү Ислам традициясе булып саналмый. Никах турында бар кеше дә бе­лергә тиеш.

  1. Никах уңаеннан уен-көлке рөхсәт ителә. Гадәттә Ислам җырлауны тынса да, туй булганда моны эшләргә ярый. Кызны кияве янына озатканда аның белән җырлаучы бер кешене җи­бәрү яхшырак. Әмма җыр әйбәт булырга һәм күршеләрне бор­чымаска тиеш.

  2. Кияү кирәкмәгән чыгымнар тотмаска тиеш, чөнки моның яшьләрнең финанс хәлен начарайтуы ихтимал, һәм бу исламча да булып саналмый.

  3. Хаҗда һәм Гөмрәдә катнашучы өйләнә һәм туй ясый ал­мый. (Гөмрә — Мәккәгә бару, әмма, Хаҗдан аермалы буларак ул елның теләсә кайсы вакытында була ала.)