Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Мөселман бәйрәмнәре

11.1. Бәйрәмнәрне бәйрәм итү.

Исламда ике төп бәйрәм бар: Рамазан ае тәмамлангач ук була торган Ураза (Гает) бәйрәме һәм Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә була торган Корбан бәйрәме. Бу ике бәйрәм дини бу рычларны үтәү мөмкинлеге тудырган өчен Аллаһыга мактауларуку өчен иң яхшы көннәр.

1 Ике бәйрәм алдыннан да коенырга тәкъдим ителә. Моны ярты төннән соң бәйрәмгә кадәр эшләргә кирәк.

2. Бәйрәмгә яхшы киемнәрне кияргә һәм хушбуйланырга кирәк.

3. Ураза бәйрәме алдыннан берничә хөрмә яки ниндидер тәмле әйбер ашарга кирәк.

4. Корбан бәйрәме алдынан ашамау яхшырак. Бәйрәмнеән кайткач, корбан чалырга һәм бәйрәм ашы әзерләргә кирәк.

5 Бик ерак булмаса, бәйрәм үтәсе урынга җәяү бару яхшы­рак

  1. Гадәттә бәйрәм вакытында күмәк намаз мәчеттә укылмый көн әйбәт булса, аны ачык мәйданда эшләргә кирәк.

  2. Инвалидлардан һәм моны эшли алмаган кешеләрдән тыш барча мөселманнарга бәйрәм намазы уку өчен ачык мәйданга җыелырга кирәк. Күрем күрү көннәренә туры килсә дә, бәйрәм дә хатын-кызлар да катнаша ала, әмма алар намаз укуда кат­наша алмыйлар.

  3. Имам укыячак бәйрәм хөтбәсен көтү һәм тыңлау бик нык киңәш ителә.

  4. Мөселман бәйрәм намазыннан бирегә килгән юлдан түге, ә башка юлдан кайтырга тиеш. Бу аңа күбрәк мөселман туганнарын күрү мөмкинлеге тудырачак.

  5. Мондый очракларда һәр мөселман инициативаны үз кулына алырга һәм үзе башка мөселманнарны: «Тәкәббәл Аллаһы» миннә вә минкум» (бәлкем Аллаһы бездән һәм сездән Аның өчен язылган гамәлләрне кабул итәр) дигән сүзләр белән сәламләргә тиеш.

  1. Монда 16 нчы бүлектә бәян ителгән мәчеттә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләргә таянырга кирәк.

  2. Ураза бәйрәме көнне һәм Корбан гаетеннән соң өч көн дәвамында ураза тотарга ярамый.

  3. Мөселманнар үз балаларын яхшылап киендерергә, аларга тәм-сатып алырга һәм бу вакыйгаларны бәйрәм итәргә булы­шырга тиешләр. Бу аларга Ислам мәдәниятен кабул итәргә бу­лышыр.

  4. Мөселманнар үз гаиләләренең кәефең җибәрергә һәм ту­ганнарын ачуландырырга тиеш түгелләр.

  5. Аталар һәм җаваплы кешеләр балаларның Ислам канун­нарына тугрылыклы булуларына ышанырга тиешләр, чөнки бәй­рәм әшәкелекләр эшләү өчен түгел, ә бәлки Аллаһыга рәхмәт­ләр әйтү өчен булдырылган. Мондый бәхетле вакыйгалар кеше­ләрдә шундый теләк тудырса да, бәйрәм көннәрендә төрле җе­несләрнең кушылуына юл куярга ярамый.

11.2. Корбан бәйрәмендә үз-үзеңне тоту

Исламча ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның унынчы кө­нендә Корбан бәйрәме башлана, ул корбан чалганнан соң тагын ике көн дәвам итә.

  1. Бу очрак уңаеннан Һәр гаиләгә корбан чалырга тәкгьдим ителә. Мосафирларга да корбан чалырга кушыла. Корбан дигән­дә билгеле бер төр йорт хайваны күздә тотыла.

  2. Корбанга дигән терлек сәламәт булырга тиеш. Корбан итеп чалу өчен колаклары яки теле киселмәгән, мөгезләре ва­тылмаган, җәрәхәтләре булмаган хайваннар санлап алына Алар бер яшьлектән ким булмаска: сарык, кәҗә; сыер яки печелгән үгез ике яшьтән, дөя — биш яшьтән дә яшьрәк булмаска тиеш.

  3. Корбан ителәсе хайван урынына анын бәясенә торырлык хәер бирергә дә ярый.

  4. Корбан итеп сарык, кәҗә, сыер, дөя чалырга ярый. Сыер яки дөяне, бергәләп килешеп, ж,иде кеше бергә чала ала.

  5. Корбан чалу өчен иң яхшы вакыт —бәйрәм намазыннан кайтканнан соң. Шунлыктан алдан суярга ярамый, чөнки монын корбан итеп кабул ителмәве ихтимал. Әгәр бер корбан намазга кадар чалынса, икенчесен намаздан соң чалырга кирәк.

  6. Кем до булса корбанны үзе чала белән икән, ул моны үзо эшләргә тиеш. Үзе булдыра алмаса, үз исемемнән корбан чалыр­га бер кешедән үтеңә.

  7. Корбан чалыр алдынап пычакны яхшылач үт эшләргә һәм, хайванны йөзе белән Кыйблага каратып, «бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип әйтергә кирәк.

  8. Корбанны өйдә чалырга да ярый, әимма бу эш намаз укыл­ган мәйданда эшләнсә яхшырак.

  9. Чалынган малның бер өлешен аны чалган кеше ашый яки узе белән алып китә ала. Күп өлеше ярлыларга өләшенергә тиеш. Беразын туганнарга яки корбан биргән кешегә бирергә ярый.

  10. Бәйрәмнең беренче көнен санап, корбанны өч көн дәва­мында чалырга мөмкин.

  11. Корбан чалынган малның итен сатарга яки аны чалган кешегә түләү өчен бирү, Шулай ук тиресен сату рөхрәт ителми.

11.3. Ураза бәйрәме өчен махсус күрсәтмәләр.

  1. Рамазан ае ахырында, ураза тәмамлану уңаеннан матери- аль яктан тәэмин ителгән һәрбер мөселман зәкать яки фитыр сәдакасы (ике төшке ашка тиң күләмдә бирелә'торган шәфкать­лелек сәдакасы) бирелә. Ул гаиләдәге һәр кеше исеменнән тап­шырыла.

  2. Зәкать якн фитыр сәдакасы мөседман үзе тота торган ке­шеләргә, мәсәлән, хатынына һәм балаларына бирелергә тиеш түгел.

  3. Югарыда телгә алынган сәдаканы ярлыларга намазга барганга кадәр бирергә кирәк. Бу иеә ярлыларга бәйрәмдә кат­нашу мөмкинлеге тудырачак. Әгәр кем дә булса зәкать яки фи­тыр сәдакасы бирергә намазга кадәр өлгермәгән икән, ул моны намаздан соң һәм мөмкин кадәр тизрәк бирергә ашыгырга тиеш

12 БҮЛЕК ӨЙЛӘНҮ

Ир һәм хатынның бергә яшәве мөһим иҗтимагый институт булып тора. Әхлаксызлыктан котылу өчен, гаиләсен тота алган Һәр яшь кеше өйләнергә тиеш. Ислам күзлегеннән караганда, никахлашмау — әшәкелек. Ул гына да түгел, ике' кешенең мә­хәббәтен арттыру өчен ир белән хатын булып яшәүдән дә ях­шырагы юк. Финанс хәле начар булуы аркасында өйләнә алмый калган кешеләргә исә, җенси омтылышны басар өчен, вакыт-ва- кыт ураза тотарга киңәш ителә. Әгәр мөселман, материаль як­тан тәэмин ителеп тә, өйләнергә теләмәсә һәм моңа мохтаҗлык күрмәсә, аның өйләнмәве гаеп саналмый.

12.1. Хатын эзләү

  1. Ир-ат Ислам күзлегеннән караганда мәхрәм (өйләнешер­гә тыелган кешеләр) туганнарга өйләнә алмый. Кан кардәшле­ге аркасында өйләнергә ярамый торган җиде төрле хатын-кыз бар.

  2. Исламга бирелгән хатын иң яхшы хатыннардан санала. Хатынга аның байлыгына, җәмгыятьтә тоткан урынына, матур­лыгына карап өйләнергә мөмкин. Әмма бергәләп тормыш корыр өчен бу нәрсәләр генә җитми, аларның никахны бозуы ихтимал Шунлыктан үзара аңлашып яшәү һәм фикер каршылыкларын булдырмау өчен гомуми нигез булырга тиеш. Ә мондый нигез булып Исламга тугрылык санала.

  3. Яхшы хатынның башка әйбәт сыйфатлары — әдәпле оялчанлык һәм сизгерлек.

  4. Хатын өчен яхшы сыйфатлардан санала торган нәрсәләр, бар булганына канәгать булып, артык сарыф итмәскә тырышып яшәү. Юньсез хатын акчаны күп һәм файдасыз тотар.

  5. Туганнар ягыннан булмаган кеше белән өйләнешү туган нарны арттыра.

  6. Балалар бәхетле никахның мөһим элементы булганлыктан, бала тапмый торган хатынга өйләнергә киңәш ителми.

  7. Аерылышкан, әмма беренче иренә кире кайтырга омтыл­маган хатынга өйләнүнең гаебе юк.

  8. Никахта булган хатынга өйләнүнең бер начарлыгы булмаса да, кыз кешегә өйләнү яхшырак.

  1. Ни дәрәҗәдә Исламга бирелгәнлеген, ата-анасының ни рәвештә яшәвен һәм башка кирәкле нәрсәләрне белми торып, ир-ат хатын-кыздан үзенә кияүгә чыгуын сораргй тиеш түгел.

  2. Өйләнешергә теләүче ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен күрергә тиешләр.

11 Өйләнешергә теләүче кешеләр никах рөхсәт ителмәгән мәхрәмнәр катнашында гына очрашырга тиешләр.

12. Ир-ат хатын-кызның битен һәм кул чукларын гына күрергә тиеш. Бите ир-атка аның матурлыгын, куллары — гәү­дәсенең нинди булуын сөйли ала.