Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Мәчет кеше яши торган һәр районда төзелергә тиеш.

  2. Мәчетнең төзелеше һәм аның мебеле гадилекләре белән аерылып торырга тиешләр.

  3. Мәчет теләсә нинди күп чыгым сорый торган бизәкләрдән, картина һәм сыннар сурәтеннән азат булырга тиеш.

  4. Зиннәтле мәчет төзү өчен күп акча түгәргә тырышмаска кирәк.

  5. Мөселман җәмгыяте әгъзалары кайсы да булса мәчетнең матурлыгы яки өстенлеге турында беркайчан да бер-берсе беләң бәхәсләшмәскә һәм күрсәтү өчен мәчет төзүдә ярышмаска тиеш­ләр.

  6. Мәчетнең теләсә кайсы урынында һәм мебелендә алтын һәм көмеш кисәкләрен файдаланырга рөхсәт ителми.

  7. Гыйбадәт кылучыларның игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, келәмнәр һәм диварлар төрле төсләрдә булмаска тиеш.

  8. Мәчет диварларының тышына да, эченә дә берни дә, хәтта аятьләр һәм Аллаһының исемен дә язарга ярамый. Пәйгамбәр­нең (с. Г. С.) һәм дүрт хак хәлифнең дә исемен язарга кирәкми.

  9. Мөнбәр мәчетнең уртасында булмаска, аның биеклеге өч басмадан артмаска тиеш.

  10. һәр мәчетнең ике — ирләр һәм хатын-кызлар өчен ишеге булырга тиеш.

  11. Бәдрәфләр мәчеттән һәм тәһарәт ала торган урыннардай бик үк ерак та, якын да булмаска тиеш.

Мәчетләр түбәсенә флаглар элү элекке кагыйдәләргә каршы килә торган бер эш (бидгать) булып тора

9.2. Чисталык һәм пөхтәлек

Мәчетләр дөньяда иң чиста урыннар булырга лаек. Шуның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Мәчеткә керер алдыннан мөселман тәненең һәм киеменең чиста булуына, үзеннән начар ис килмәвенә ышанган булырга тиеш.

  2. Аяк киемендәге пычрак чистартылырга, ә аяк киеме тыш­та калдырылырга тиеш.

  3. Гәрчә мәчеттә ашау тыелмаса да, мәчет — ашау-эчү урыны түгел.

  4. Кем дә булса берәү мәчеткә пычрак алып керү сәбәпчесе була икән, ул аны мәчеттән алырга тиеш. Мәчетне чиста итеп һәм тәртиптә тоту— аның турында кайгыртучыларның гына тү­гел. ә бәлки мәчеткә кергән, пычрак яки тәртипсезлекне беренче булып күргән һәр кешенең дә бурычы.

Мәчеттә, тәмле ис килсен өчен, ислемай сиптерергә кирәк

10 БҮЛЕК

Җомга көн тәртипләре

1. Ислам буенча җомга кояш күтәрелгән иң яхшы көн санал­са да, ул яһүдләрнең шимбәсе, христианнарның якшәмбесе ке­бек көн түгел, чөнки Исламда андый көннәр юк.

  1. Намазга барыр алдыннан мөселманнар коенырга тиеш.

  2. Мөселман иң яхшы киемен кияргә, гәүдәренә яки чәченә ислемай бөркергә тиеш.

  3. Авыз эче чиста булсын, начар ис килеп тормасын өчен теш щеткасыннан яки теш чистарткычтан файдаланырга кирәк. Җом­га көнне бу аеруча мөһим.

  4. Намазга барыр алдынан киемнең чисталыгына, сакал һәм мыекның төзеклегенә ышанырга кирәк, шулай ук тырнакларны кисәргә һәм чистартырга кирәк.

  5. Балалардан, хатын-кызлардан, инвалидлардан һәм авыру­лардан тыш, җомга көнне мәчеттә намаз уку барлык мөселман­нар өчен мәҗбүри.

  6. Берничә мәчет булган очракта да бер мәчеттә җыелу мәгъ­кульрәк.

  7. Җомга көнне мәчеткә мөмкин кадәр алданрак килергә ки­ңәш ителә. Булдыра алганча, мәчеткә нәрсәгәдер утырып түгел, ә җәяү килергә тырышырга кирәк.

  8. Мәчеткә кергәндә 16 нчы бүлектә язылганнарны үтәргә ки­рәк.

  9. Мәчеттә игътибарлы булырга һәм кешеләрне, мәсәлән, рәт араларыннан узганда, бимазаламаска, кешеләргә юл бирер­гә кирәк.

  10. Җомга көннәрендә хәтта зур мәчетләр дә тулы була, бер­кем дә беркемне урын бирергә мәҗбүр итә алмый. Мәчеттәге ке­шеләрдән әдәп белән генә бераз кысыла төшүләрен һәм урын бирүләрен үтенергә кирәк.

  11. Мәчеттә вакытта намаз укучылар йокымсырап кнтү, йок­лау яки таһәрәтнең бозылуына китерә торган рәвештә утырмас­ка тырышырга тиешләр.

  12. Мөселман үзенең йокымсырый башлавын сизу белән үк утыру рәвешен үзгәртергә, ә иң яхшысы — куршесе белән урын­нарын алыштырырга тиеш. Намаз укучылар тәннәренең кендектән алып тезгә кадәр урыны күренүдән сакланырга тиешләр.

  1. Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. с.) җомга көнне’намһз укучы­ларга намаз алдыннан мәчеттә түгәрәк булып утырырга кушма­ган, чөнки бу туры рәтләрне бутый һәм утыру өчен урыннар са­нын киметә.

  2. Имам мөнбәрдән хөтбә укыган вакытта мөэминнәргә аның күзләренә карап утырырга киңәш ителә.

  3. Имам Аллаһыдан мөселманнарны ярлыкавын сораганда ул, ялварып, кулларын күтәрмәскә тиеш.

  4. Җомга намазы тәмамлангач, мөселманнар чыгарга ашы­гырга һәм ишек янында ыгы-зыгы тудырырга тиеш түгелләр.

  5. Югарыда әйтелгәнчә, мөселманнарның шимбәсе юк, шу­ның өчен аларның җомга көнне эшләмәүләре мәҗбүри түгел. Таләп ителгән бердәнбер нәрсә — намаз вакытында эшне тукта­тып тору.

  6. Мөселманнар имамны хөттбәнең башыннан алып ахыры- нача0дэшми генә тыңлап торырга тиешләр. Җомга намазында үзеңне җиңелчә тоту Ислам максатларына каршы килә.

  7. Уразаны җомга көнне генә тоту хупланмый. Әгәр кеше уразаны пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәре дә тота икән — бу рөх­сәт ителә.

  8. Җомга көнне сәфәр чыгудан тыелу таләп ителми һәм мо­ның зарурлыгы да юк.

  9. Җомга көн Пәйгамбәрне (Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа) искә алу Аллаһыдан аңа шәфкатьлелек теләү өчен иң ях­шы көн. («Аллаһуммә салли гәлә Мухәммәд вә гәлә әли Мухәммәд»,—диеп.)

  10. Җомга көнне Коръәннең «Тау тишеге» сүрәсен укырга киңәш ителә.

10.2. Җомга намазында хөтбә уку

  1. Имам җомга көнне кара кием кимәскә тырышырга тиеш.

  2. Мөнбәргә менгәч, имам мәчеттәге кешеләргә сәлам бирер­гә, аннары яки чак кына соңрак утырырга тиеш.

  3. Хөтбә укыгач, имам мөэминнәргә карарга тиеш.

  4. Хөтбәдә тикшерелә торган тема агымдагы вакыйгаларга кагылышлы булырга тиеш.

  5. Җомга хөтбәсе ике өлештән тора, ул аларның икесен дә аягүрә укырга тиеш. Алар арасындагы тәнәфестә ул бераз мөн­бәрдә утырып ала.

6. Яхшы ишетелсен өчен, имамның тавышы ачык булырга, әмма ул кычкырмаска тиеш. Теле гади һәм аңлаешлы булу зарури кемнедер сәламләү яки ниндидер хәбәр әйту өнен имам хөтбәсен өзмәскә тиеш.

  1. Имам хөтбәне дә, намазны да озакка сузмаска тиеш. Теге­се дә, монысы да ялыктырмаслык булырга тиеш/Кыска хөтбә Коръәнне аңлау һәм белү билгесе булып хезмәт итә.

  2. Хөтбәнең икенче өлеше хәбәрләргә ярлы булырга тиеш тү­гел.

  3. Хөтбә ул хәбәр итү, ә ниндидер шоу яки тамаша түгел. Имам артык җор телле һәм илһамлы булырга тиеш түгел. Ул шулай ук музыкаль манерада һәм җырлаган тавыш белән сөй­ләргә тиеш түгел.

  4. Хөтбәдә дога вакытында имамга кулларын күтәрергә ки­ңәш ителми, әгәр имән бармагы белән күрсәтсә, шул җитә.

  5. Имам үзенен хөтбәсен алдан ук әзерләгән булырга, ә до­га шунда гына уйланылган булырга тиеш.

Мөэминнәрнең тигез рәтләрдә басып торуларына ышан­мас борын имам намазны башламаска тиеш.

II Б ҮЛ ЕК