Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Чисталык һәм пөхтәлек

Чисталык кешелек дөньясы тәрәккыяте символы булган, үзенең гуманлылыгын күрсәтүче, кешене хайваннан аерып торучы атрибутларның берсе булып тора.

  1. Нәҗесләр.

Мөселманның нәҗесләрдән ераграк булуы, үзен, үзенең кие­мен. үз «урынын» яки турыдан-туры әйләнә-тирә мохитсн чистар­туы талон ителә. Мәсәлән, мондый нәҗесләр түбәндәгеләр: ко­сык, кан, эрен, ашарга ярамаган хайван сөте. Балык һәм саран­ча өлешләреннән, сарык, кәҗә һәм дөя йоныннан тыш, хайван­нарның барлык бүлентеклоре дә нәҗес булып санала. Әгәр Ис­лам кушканча суелмаган булсалар, барлык хайваннар да нәҗес булып исәпләнәләр.

Әгәр нәҗес тәнгә, киемгә һәм мөселманның «урынына» эләгә икән алармы юу аның мәҗбүри бурычы булып тора.

  1. Коену (юыну)

Кеше тәненең чиста булуы берничә сәбәптән килеп чыга. Тәнгә авыруларга каршы көрәш өчен көч өстәү белән бергә, бу җәмгыять әгъзалары арасында үзара эш-гамәл йөртүдә мөһим фактор да булып тора.

Даими рәвештә коену төрле исләрне бетерү чарасы да булып хезмәт итә.

  1. Коену урыны

Ир-атлар пәрдә булганда һәм оят урыннарын каплаган кием­дә булганда гомуми мунчада да коена алалар.

Әгәр идән җир икән, коенган урында чылату ярамый, чөнки пычраклыкларны җыюы (үзенә сеңдерүе ихтимал), ә ннде идән җәелгән һәм дренажлы икән, бу эш тыелмый.

  1. Юыну кайчан мәҗбүри

Түбәндәге очракларда бөтен тәнне юу мәҗбүри булып тора:

1. Ирләргә — мәни җибәргәннән соң (бу шулай ук төшләнеп җи­бәрүгә дә кагыла)—җенси пычрануны булдырмас өчен.

  1. Сексуаль төшләр күргән хатын-кызларга — сыеклык бил геләре табылганда һәм күрем күргәннән һәм бала тапканнан соң.

  2. Моннан тыш юыну Ислам бәйрәмнәре алдыннан, Исламны кабул иткәндә һәм җомга намазы укыр алдыннан һәр җомгада тәкъдим ителә.

    1. Юыну ысуллары

Мөселманнар түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

  1. Юыну башкалардан яшереп эшләнергә тиеш.

  2. Киемне һәм сөлгене чиста урынга куярга кирәк Юыныр алдыннан тәндәге нәҗесләрне чистартырга.

  3. Кулларны өч тапкыр юарга.

  4. Су белән авызны, аннары борынны өч тапкыр чайкарга.

  5. Битне һәм терсәккә кадар кулларны өч тапкыр юарга.

  6. Ун яктан башлап, тәнеңне су белән юарга.

  7. Суның тәннең һәрбер өлешенә һәм чәчкә тиюенә ышанырга, шулай ук кул һәм аяк бармаклары арасындагы тиреләрне җентекләп юарга.

  8. Сабын белән юынганнан соң, сабын тәндә калмасын өчен, чиста су белән юынырга.

  9. Тәндәге барлык пычракларның бетерелүенә гарантия бул сын өчен соңыннан душта коену шарты белән тагаракта (ванна да) юыну рөхсәт ителә.

  1. Тәннең аерым өлешләренең чисталыгының мөһимлеге

Тәннең пычрак еш җыела торган урыннарын чиста тотарга

кирәк.

  1. Касыктагы йоннарны кырырга.

  2. Култык астындагы йоннарны йолкырга, әгәр бу авырттыра икән, аларны даими кырып торырга.

  3. Тырнакларны карап торырга, аларны кирәк саен кисәргә. Бу эшне мөселман уң кулыннан башларга, аннары сул кулында, аннары уң аягында һәм аңнан сон сул аягында дәвам иттерергә тиеш.

Тәннең башка өлешләрен, бигрәк тә битне, башны, кулларны һәм аякларны чиста готу бнк мөһим. Бу тәнне һәм акылны саф­ландыра, тагын шунысын да истә тотарга кнрәк, башка кешеләр белән аралашканда нигездә нәкъ менә шушы әгъзалар катнаша. Авызның чисталыгын аеруча игътбар итәргә кирәк. Авызны чис­та тотуның һәм хуш исле итүнең ике ысулы түбәндәгеләр:

  1. Ашаганнан соң теш чистарткычтан файдаланырга.

  2. Агач мисвәк (теш таякчыгы) яки теш щеткасыннан фай­даланырга, авызның уц ягыннан башлап чистартырга.

Бу ысуллар бер-берсен алыштырмый, ә тулыландыралар. Теш щеткасын һәркайчан үзен белон йөртү кыен һәм уңайсыз, ә мисвак яки теш чистарткыч таякчыкны үзең белән гел йөртергә бу­ла. (Мисвактан авыздан ис килә башлаган очракта кем беләндер очрашыр алдыннан яки эштән өйгә кайтканда файдаланып була).

3.7. Ир-атларның косметикасы һәм бизәнүе

Ирл әрнекеннән аермалы булган гомуми кагыйдәләр, шулай ук хатын-кызлар өчен кагыйдәләр б'ар.

Чәч:

1 Башның бер өлеше кырылган, нкенче-өлешендә чәч калган икән, бу исламча булып санала алмый. Баш яки бөтенләй кыр­кылган, яки тулысынча чәчле булырга тиеш.

  1. Ислам күзлегеннән караганда, чәч турында игътибар бе­лән кайгырту, аның чисталыгын һәм пөхггәлегея саклау яхшы Мәсәлән, чәч өчен майлар файдалану һәм тарау, һ. б. Әмма ар­тыгын кыланмаска кирәк.

  2. Исламда прическаларның аерым төрләре юк. Шулай да Пәйгамбәрнең (е. г. с.) өч стиле булган: «вафра» (чәч колак йомшагыннан өсторәк), «лимма» (чәч колак йомшагыннан төше­брәк тора), «джимма» (чәч иңсәгә кадәр җитеп тора).

Сакал:

  1. Сакал — ир-ат йөзенең гүзәл бер элементы булып санала һәм шунлыктан аны кырырга ярамый.

  2. Сакал чиста һәм таралган булырга тиеш.

  3. Ир-ат үзенең сакалындагы чал бөртекләрдән оялмаска һәм аларны йолыкмаска тиеш.

И с л е м а й л а р:

Ислемайларның иң яхшы төре булып мускус мае исәпләнә. Ир-ат вакыт-вакыт хуш исләрдән файдаланырга тиеш. Әгәр кем дә булса аңа ислемай сөртергә тәкъдим итсә, ул моннан баш тартырга тиеш түгел.

Мыек:

Мыек озын булырга тиеш түгел. Аны өске ирен күренеп то­рырлык итеп кисәргә кирәк.

йөзек:

1. Мөселманнарга, хәтта өйләнмэгәннәренэ һәм ярәшмәгән нәренә дә йөзек кияргә рөхсәт ителә. Мөселманнарга алтын йөзек кияргә рөхсәт ителми. Алтын фәкать медицина максатларында (шулай ук теш протезлары өчен) файдаланыла ала.

  1. Тимер һәм алтыннан тыш, йөзек теләсә нинди металлдан эшләнә ала. Аларны көмештән эшләү мәгъкульрәк.

  2. Йөзекне сул һәм уң кул бармакларына кияргә мөмкин.

3.8. Хатын-кызлар өчен грим һәм бизәнүләр

1. Иң яхшысы —хатын-кыз үзенең матурлыгын, берничек тә үзгәртмичә һәм өстәмичә, шул килеш калдырса.

  1. Шуңа да карамастан, әгәр ул өйдә булса, хатын-кызга би зәнү тыелмый. Хатын-кыз үзен үзенең ире өчен өйдә матур итеп тотарга тиеш, моның өчен ул битен косметика бблән бизи ала, үзен чиста һәм тәмле исле итеп тора.

  2. Хатын-кызга, хна кулланып (үсемлекләрдәй алынган кы­зыл буяу), кулларын буярга рөхсәт ителә.

  3. Хатын-кызга иренең ана кияүгә чыгарга рөхсәт ителмәгән туганнары алдында ислемайлардан файдалануы рөхсәт нтелә.

Чәч:

  1. Хатын-кыз үз чәчен чиста һәм пө’тә тотарга тырышырга тиеш Асылда хатын-кыз өчен чәч, ир-ат өчен сакал кебек үк, матурлыкның әһәмиятле элементы булып тора

  2. Хатын-кызның чәче кыска икән, ул парик киеп йөрергә ты­рышмаска тиеш. Әгәр икенче бер хатын-кыз парикны ныгытыр­га (кияргә) булышуын сорый икән, мөселман хатын-кызы анын үтенечен кире кагарга тиеш.

Бит һәм куллар:

  1. Хатын-кыз үзенең битенең чисталыгына аеруча игътибар итәргә тиеш.

  2. Әгәр хатын-кызның битенә йон үсә икән, ул моннан оял­

маска, аны йолкырга тырышмаска, башка хатын-кызньщ йонын йолкымаска тиеш.

3.Хатын-кызга беркайчан да үз кашларын йолкырга ярамый.

  1. Тырнаклар озын булмаска тиеш, аларны еш кисәргә ки­рәк.

  2. Күзгә сөрмә тартудан тыш, хатын-кызга өйдән читтә грим куллану тыела.

  3. Тешне очлату якн матурлык өчен алар арасын аеру рөхсәт ителми.

  4. Хатын-кыз үзенең тешләренең чисталыгын һәм сәламәт булуын тикшереп торырга тиеш.

Ислемайда һәм бизәнү әйберләре:

Хатын-кызга өйдә башка кеше булмаганда гына яки мәхрәмнар (мәхрәм — өйләнешергә рөхсәт ителмәгән туганнар) ал­дында гына ислемайлар кулланырга ярый.

4 Б Ү Л Е К