Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Исламда җенси мөнәсәбәт кагыйдәләре

Ислам җенси аерымлыкны Аллаһы эше дип карый. Кеше Аллаһы кушканнарны үти, аңа каршылык күрсәтми икән, Ул бар иткән бер нәрсә дә явызлык була алмын, шунлыктан шә­хеснең һәм тулаем бөтен җәмгыятьнең үсеше өчен сексның ки­рәкле факт булуы шик тудырмый. Сексуаль үсеш шәхси горур­лык һәм үзеңне яратылучы итеп хис итү белән аерылгысыз бәй­ләнгән. Җенси якынлыктан тыелу акыл сәламәтлегенә куркы­ныч булып яный, үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга кома­чаулый һәм җәмгыятьтә нормаль булмаган хәл тудыра. Әгәр инде секс контрольдә тотылмаса һәм үзенең гәүдәләнешен гаи­ләдә тапмаса, аның җимерү көченә әверелүе ихтимал. Ул ке­шегә, гаиләгә һәм тулаем җәмгыятькә каршы эшли. Фактта секс ахыр нәтиҗәләрен белмәгән кешене иҗтимагый тормышка нык бәйләнгән үзара мөнәсәбәтләрне җнмерү куркынычы тудыручы эшләргә котыртуы ихтимал. Шунлыктан сексуаль хис-теләкләр контрольдә тотылырга тиеш. Моның кешенең үз җенси теләк­ләрен контрольдә тотарга ярдәм итүче билгеле бер факторлар­ның булышлыгыннан башка теләсә нинди җәмгыятьтә үтеп бул­мый торган нәрсә булып күренүе ихтимал. Үз-үзен тотуның тү бәйдәге кагыйдәләрен үтәүне таләп итеп, Ислам кешене әлеге проблемаларны хәл итү юллары белән тәэмин итә:

  1. Никахка керү җиңел булырга, җәмгыятьнең һәр гаиләсе моны иртәрәк эшләү мөмкинлеге алырга тиеш.

  2. Кешене никахка кергәнче үк үзенең сексуальлеген күрсә­тергә этәрүче барлык факторлар һәм шартлар бетерелергә ти­еш. Ислам әдәбе менә нәрсәләр тәкъдим итә:

а) хатын-кызларның тәне ирләрне дәртләндреүче сәбәп бу­лып тора. Менә шуның өчен дә Ислам аларга үзләренең тән­нәрен ачарга һәм күрсәтергә кушмый. Ислам, хатын-кызны ир­ләр карашыннан саклау һәм ирләрне кызыгудан тыю максатын­да хатын-кызларга тәннең бит һәм куллардан башка өлешлә­рен каплый торган кием формалары тәкъдим итә. Шик юк ки, кием-салым, араларында сексуальлары да булган, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра;

б) Исламда җенесләрне аеру зарурлыгы таныла, бу исә сексуаль киеренкелекне киметергә ярдәм итә;

в) мөселман хатын-кызлары өйдән тыш битләрен косметика белән буямаска һәм тәмле майлар кулланмаска тиешләр; моны өйдә һәм фәкать ир өчен генә эшләргә мөмкин;

г) хатын-кызлар ирләр файдалана торган җәмәгать мунча­ларыннан файдалана алмыйлар (ирләр дә, әлбәттә, үзләренең тәннәренең оят җирләрен капларга тиешләр);

д) ирләреннән һәм өйләнешергә тыелган якын кардәшләр­дән (мәхрәм) башка кешеләр белән сөйләшкәндә аның тавышы җанга ятышлы матур булмаска, ә җанлы һәм эшлекле булырга тиеш;

е) ирләрнең киеме һәм үз-үзләрен тотышы да игътибарны жәлеп итәрлек булмаска тиеш. Әгәр мөслеманның күзе очрак­лы рәвештә генә хатын-кызга төшсә, ул карашын читкә алырга, башка ана карамаска тиеш;

җ) җенси мөнәсәбәт яшерен урында эшләнергә тиеш. Ир бе­лән хатын бер-берсенә бүләк, кием булып торалар. Ир дә, хатын да үзләренең җенси тормышлары турында башкалар белән фикер уртаклашмаска тиешләр.

Югарыда тикшерелгән, төрле җенестәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышына кагылышлы кагыйдәләр ир белән хатын бергә яшәп җенси тормышның рәхәтлекләрен күрсеннәр, ир белән ха­тынның шулай тату һәм рәхәт яшәвеннән, гаилә багланышла­рын саклауларыннан җәмгыять файда алсын өчен язылганнар.