- •Бака малае Бакылдык айга менә
- •Акыллы куян баласы
- •Шук йомгак
- •Кабак һәм аның дуслары
- •Тиен белән төлке
- •Бирән белән малай
- •Наян белән Шаян шаяра
- •Йомгак белән Чикыл
- •Акбай белән Йомгак
- •Мактанчык күбәләк
- •Йөзә торган утрау
- •Чишмә суы шаяра
- •Тиктормас болыт
- •Көртлек авылга килә
- •Йөнтәс туплы уйный
- •Куян кәбестә үстерә
- •Татлы җәймә
- •Тылсымлы инә
- •Кешегә чокыр казыма
- •Кунак ашы – кара каршы
- •Песигә сабак
- •Нәни болан баласы
- •Дустың булса, шундый булсын
- •Бака-бакылдык
- •Акбаш белән Сөтлебикә
- •Ак дус белән Кара дус
- •Тычкан белән чикерткә
- •Акбаш кыяр үстерә
- •Йорт хайваннары яшелчә үстерә
- •Куян, тиен, тукран
- •Песи белән тычкан
- •Чуарбикәнең туган көне
- •Икенче көн
- •Өченче көн
- •Дүртенче көн
- •Бишенче көн
- •Алтынчы көн
- •Җиденче көн
- •Сигезенче көн
- •Тугызынчы көн
- •Серле алан
- •1996-2000 Елларда тнв каналында “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында күрсәтелделәр.
Йомгак белән Чикыл
АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, сез әкият яратасыз, әйеме? Әкият геройлары төрле маҗаралы хәлләргә очрыйлар һәм һәрвакыт җиңеп чыгалар. Күңелләре яхшы, ниятләре изге булганга җиңәләр алар. Әшәке аҗдаһалар, явыз кешеләр күпме генә көчкә , нинди генә байлыкка ия булсалар да, барыбер җиңеләләр.
Маҗаралы хәлләр безнең арада яшәүче, без яраткан җәнлекләр арасында да булып тора. Миңа күптән түгел Йомгак исемле бер бик шук песи баласы белән булган хәлләрне сөйләделәр. Ә мин бу турыда сезгә дә сөйләмәкче булам.
Ягез, тыңларга әзерләндегезме?
Бер өйдә мәче баласы Йомгак, ә идән астында тычкан баласы Чикыл яшәгән. Хуҗа хатын мәче баласын бик яраткан, сөт. йомырка, ит, тәмле ботка белән сыйлаган.
Йомгак ашап туйганнан соң үз койрыгы белән уйнарга яраткан. Ул аны койрыгы дип белмәгән. Койрыгын тотмакчы булып, аның артыннан әйләнә дә әйләнә, әйләнә торгач, башы әйләнеп беткән, тик койрыкны гына тота алмаган.
Менә шундый үзе шаян, үзе наян, үзе йомшак, үзе йомгак кебек , ә үзе тинтәк тә булган ул.
Тычкан баласы Чикыл да койрыгы белән уйнарга яраткан. Тик аның койрыгы Йомгакныкы белән чагыштырганда бөтенләй кечкенә булган. Песи баласының койрыгы исә үзе кебек йомшак, үзе кебек шаян, үзе кебек тинтәк тә икән. Тычкан баласының шул койрык белән бик тә уйныйсы килгән.
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Әни, идән өстендә нинди матур койрык йөгерә анда?
ТЫЧКАН. Песи баласы койрыгы ул.
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Миңа да шундый койрык кирәк.
ТЫЧКАН. Синеке дә бик матур.
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Юк, минеке ямьсез! Минем дә шундый койрыклы буласым килә! Песи баласы миңа койрыгын бирмәс микән?
ТЫЧКАН . Үзендәге койрыкны тычканнарга бирә торган булса, песи дә димәсләр иде аны.
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин аңа үземнекен бирер идем.
ТЫЧКАН. Берүк, балакаем, аңа якын килә күрмә, читтән карап торганда гына йомшак ул, тырнагына эләктереп алса, ычкынырмын димә. Песиләр белән тычканнар борын-борын заманнардан бирле дошманнар. Аларның беркайчан да дус булганнары юк, булмаячаклар да.
АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласын да әнисе кисәтеп куйган.
ПЕСИ. Идән астында чи-чи килгән тавышны ишетәсеңме? Анда тычканнар яши.
ПЕСИ БАЛАСЫ. Тычканнар? Ишетәм! Чиелдиләр! Минем алар белән уйныйсым килә!
ПЕСИ. Берүк, мин песи баласы дип, бик батыраеп китә күрмә, тычканнар янына үзең генә барма, кирәгеңне бирерләр!
ПЕСИ БАЛАСЫ. Биреп карасыннар! Мин дә үзләренең кирәгеен бирермен! Минеи аларның кирәген бирә-бирә уйныйсым килә. Минем тырнак очларым кычыта. Мияу!
ПЕСИ. Мин әйткәнне тыңла!
ПЕСИ БАЛАСЫ(еламсырап). Әнием... Юк, юк, мин тычканнар янына синнән башка бармыйм!
АЛЫП БАРУЧЫ. Тик тычкан баласы Чикыл да, песи баласы Йомгак та әниләре әйткәнне шунда ук онытканнар. Йомгак мин песи дип, Чикыл исә мин тычкан, дип батыраеп, көннәр буена берсен-берсе сагалап утырганнар. Утыра торгач, йоклап та киткәннәр, уянгач, тагын сагаларга тотынганнар.
Тычкан баласы Чикыл Йомгак йоклаган чагында идән астыннан чыга да аның койрыгын иснәп тә, тешләп тә , тотып та карый. Йомгак күзен ача башлау белән идән астына кереп кача икән.
Шулай итә торгач, бервакыт Чикыл песи баласының койрыгын идән астына тартып төшергән дә беркемнән курыкмыйча рәхәтләнеп уйный башлаган. Ялап та караган, иснәп тә караган, тик бер тәмен дә тапмаган.
- Фу! Ашарга дисәң, ашарга яраксыз, яларга дисәң – яларга яраксыз, нәрсәсе өчен койрыгын куадыр? – дип бик гаҗәпләнгән. Шуннан соң тешләп алган.
Песи баласы авыртуга чыдый алмыйча сикереп торган да пыр тузып идән буйлап йөгерә башлаган. Ул йөгерә, аның артыннан койрык йөгерә, койрык артыннан, койрыкка ябешкән тычкан баласы Чикыл йөгерә, ди.
ПЕСИ БАЛАСЫ. Зинһар, җибәр!
ТЫЧКАН. Койрыгыңны миңа бирсәң, җибәрәм.
ПЕСИ БАЛАСЫ. Койрык минем үземә кирәк!
ТЫЧКАН. Койрыгыңны алмый торып китмим! (Тешли.)
ПЕСИ БАЛАСЫ. Мияу! (Үрле-кырлы сикерә.)
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Бирмәсәң, өзеп алам!
ПЕСИ БАЛАСЫ. Әни! Мияу! Әни!
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Синдә генә түгел, минем дә әни бар! Мин аны чакырсам, койрыгыңны төбеннән үк өзеп алачак!
ПЕСИ БАЛАСЫ. Юк, юк, берүк чакыра күрмә! Менә әни генә кайтсын, ул кайткач, койрыгымның тиресен бозмыйча алып бирер.
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Миңа синең әниеңнең ярдәме кирәк түгел! Мин үзем дә бозмыйча гына өзеп ала алам!
АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласы кая керер тишек тапмаган. Ярый әле икесенең дә әниләре кайтып өлгергән.
ТЫЧКАН. Бу нәрсә бу? Җибәр песи баласының койрыгын! Син песинең безгә ачулануын телисеңме? Моның өчен беләсеңме, песи безне нишләтәчәк! Ул безнең барыбызны да һич кызганмыйча кырып бетерәчәк!
ПЕСИ. Син нигә тычкан белән шаярасың? Тычканнар белән шаярырга ярамый дип әйттем түгелме сиңа?
ПЕСИ БАЛАСЫ. Мин үзем тыңладым тыңлавын, койрыгым гына тыңлый белмәде.
ПЕСИ. Акылсыз койрык!
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин дә песи баласының койрыгы белән генә шаярдым!
ПЕСИ. Койрыгыңны тешләп алсалар, булыр иде менә!
ПЕСИ БАЛАСЫ. Тычканнар белән шаяруның куркыныч булуын белдем мин хәзер. Койрыгым... Койрыгым...
ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин дә песиләр белән шаяруның ахыры әйбәт булмасын аңладым.
АЛЫП БАРУЧЫ. Менә, балалар, мин сезгә песи баласы белән булган бер вакыйга турында гына сөйләдем. Ярый әле, моннан ул үзе дә, тычкан баласы да сабак алган. Тик песи баласы гел өйдә генә утырмаган, ишегалдында да уйнарга яраткан. Менә хәзер дә мин сезгә ишегалдында булган хәл турында сөйлим. Ә ишегалдында Акбай исемле маэмай яшәгән.
