Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

1876 Нчы елгы Лаеш өязе картасы

1891 нче ачлык елында туган Минһаҗ кари Гәйнетдиновның гыйбрәтле тәрҗемәи хәле, авыл картларының сөйләгән истәлеге булып тора. Аны авыл кешеләре Карый бабай исеме белән хәтерлиләр. Өйләре Фаттахов Каюм бабайлар каршында, су буенда була. Алардан ерак түгел мәдрәсә (мәптек) бинасы. Аның әтисе Гәйнетдин, иманага түләүләр күп булу сәбәпле, атын да, сыерын да сата. Зур гаилә фәкыйрьлектә кала. 1893 нче елда, ике яшьтә чагында аның чәчәк авыруыннан күзләре сукырая. Өч яшендә пычрак вакытта абыйсы яисә апасы аны җилкәләренә салып мәдрәсәгә укырга илтә торган булганнар. Бу дөм сукырлыктан түгел, аяк киеме булмау аркасында шулай эшләгәннәр. Ул 16-17 яшьләр тирәсендә үзе мәдрәсәдә дин сабаклары укыта башлый. 1932 нче елдан соң күрше авыларда эшләп ала. Сукыр килеш Коръән ятлаган, кари булган егет, Оренбург якларында туып-үскән, дини белемле, бик матур мөнәҗәтләр сөйләүче Маһибәдәр исемле затлы, чибәр кызга яучы җибәрә. Яшь кыз, гарип егетнең рәнҗүе төшәр дип, кияүгә чыгарга риза була. Аларның Шафия, Кафия, Факия исемле кызлары, Нәҗип, Даниял исемле уллары туа. Нәҗип дигән малайлары лаеклы ялга чыккач, Казан шәһәре Киров районындагы “Рамазан” мәчетендә имам-хатыйб булып тора һәм үзе дә инвалид булган бертуган энекәшен тәрбияли. Карый бабай: “...балаларымны белемле итәсем килү сәбәпле, 1945 нче елның 1 сентяберенә кадәр колхозда әшләгән тормыш иптәшем Маһибәдәр белән балаларны алып, Әшнәктән Казанга күчендек", - дип сөйли. Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә хезмәт итә.

1907 нче ел да – авылда халык күп яшәгән чор булып тора. Барлык халык саны- 2468, 350 хуҗалык була. 2794,8 дисәтинә җир, 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 3 тегермән, 12 лавка (ваклап сату һ.б.). Халык саны тиз арту, чәчүлек җире җитмәү аркасында Олы Әшнәктән - 70, Кече Әшнәктән - 35 ир-ат Кама елгасына бурлак хезмәтенә ялланырга мәҗбүр булалар.

1911 Нчы елгы карта (архив)

1917 нче елгы инкыйлаб (революция) авыл кешеләренә әллә ни бәхет китерми. Илдәге вәзгыять авылда да чагылыш таба. Күп кенә ир-егетләрне мәҗбүри рәвештә Кызыл Армия сафларына алып китәләр. Садриев Гариф гражданнар сугышы чорында легендар полк командиры Якуп Чанышевның шәхси ординарецы булып хезмәт итә. 1919 елны бер аягын өздереп (Дудов армиясенә каршы сугышканда) авылга кайта. Авылда төрле җаваплы эшләрдә эшли, 1927 нче елда авыл советының беренче рәисе итеп сайлана. Озак еллар Якуп Чанышев белән хат алышып тора. 1947 елны Оренбургка күчеп китә. Озак еллар буена мулла вазифасын үти. Граҗданнар сугышы чорында, гадәттә, мондый эштә эшләгән өчен атканнар. Аны да атарга хөкем итәләр. Хөкем карарын үтәргә Якуп Чанышев үзе алына. Ул атып, Гариф аганың кулын гына яралый. Гариф ага исән кала. Легендар полк командиры бу адымны үзенең ординарецын бик ихтирам иткәнгә шулай эшли.

Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)

Гражданнар сугышында (алда әйтеп кителгәнчә) Җәләл Җамалиев та катнаша. Соңыннан “Кызыл юл” колхозында төрле җаваплы урыннарда эшли.

Җәләл Җамалиев (Шиһапов Габдулла фото-архивыннан)

1918 нче елда елга буенда мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче укытучылары булып Фазылов Шәмәрдәнның балалалары Зәки һәм Сәгъдия булалар. Аларны әтиләре Пенза өлкәсе Әҗе авылынннан чакырып китерә. Шулай ук мәктәптә Хәмзин Бәдретдиннең балалары Фатыйма һәм Сәгъдәт, Насыйбуллин Габделхак һәм Хәсәнов Мәлик тә эшли. Алар башлангыч сыйныфларда яңача укыта башлыйлар. Авыл халкы аларны бик ихтирам итә һәм озак еллар горурланып искә ала. Мәктәп 1918-1930 нчы елларга кадәр эшләп килә. 1931 нче елда мәктәп ШКМ (школа крестьянской молодёжи) дип үзгәртелә. 1933 нче елда мәктәпкә ТГУМ (татарская гимназия учёбы молодёжи) исеме бирелә. ****** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәгълүмат, Олы Әшнәк авылы.

1920-1921 нче елларда Идел буе районнарында корылык һәм ачлык еллары була. Олы Әшнәк авылында халык саны 1926 нчы елда 1920 нче ел белән чагыштырганда 355 кешегә кими. 1920-1930 нчы елларда күп кенә кешеләр эш эзләп читкә чыгып китәләр. Шундыйларның берсе - Миңсылу әби Бәдретдинова. Ул 1910 нчы елның 15 июнендә туа. Аның ике сеңлесе - Минзифа һәм Маһруй авылда калалар. Аларның әтисе Вәли абзый була. Ул умарталык тота. Авыл халкы әле дә “Вәли” аннары “Ибни чүнниге” дип искә ала. Миңсылу әби 1930 нчы елда Сахалин утравына, Оха шәһәренә чыгып китә. Шунда төпләнеп кала. Тормышлар рәтләнгәч, җәй айларында туган авылына еш кайтырга тырыша.