Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Теле барлар халык булган

Хаҗиева Т.С.

Актаныш муниципаль районы аерым фәннәрне

тирәнтен үзләштерүле 2 санлы

Актаныш гомуми урта мәктәбе

Фәнни җитәкчесе: Тимирова М. З.

Тел - халыкның акылын, гореф- гадәтен,дөньяга карашын фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы,бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Ананың балага биргән иң зур бүләге –тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала.Ә байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый белү, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый.Телнең үз-үзен саклау «инстинкты» көчле.(диннәр алышынганда да тел калган!) Җир йөзендәге көрәш - тартышларның, орыш - сугышларның бер нигез сәбәбе бар, төптәнрәк уйлап карасаң, әнә шул тел дә бит инде! Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, яңа буыннарына тапшырмакчы. «Теле барлар халык булган, теле юклар-балык булган», дигән сүзләр юктан тумаган. (Татар халык мәкальләре).

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте.

1552 елны Казанны явыз Иван басып алгач,татар халкы күп гасырларга коллыкка төшә.Көчләп чукындыру сәясәте коточкыч зур куәт ала.

Ләкин халык үзенең динен,телен ,гореф-гадәтләрен саклап кала. Алай гына да түгел,татарлар Россиянең иң укымышлы милләте булып өлгерәләр.

XIX-XX гасырлар чигендә татарлар яңарыш кичерә. Искиткеч тизлек белән китап нәшриятлары, дистәләгән газета, журнал, милли театрлар барлыкка килә.

Халыкның китапка, белемгә омтылышы җәдитчелек хәрәкәтендә чагылышы таба.Бу хәрәкәт, мәгариф, мәдәният системаларындагы үзгәрешләрләр белән бергә, гомумән, милли яшәешне тамырдан үзгәртеп коруны максат итеп куя.

Ул татар халкының үз аңы ныклап уянган икәнлеген һәм милләтебезнең дөнья мәйданында үз урынын ныклап эзли башланганлыгын аңлатучы төп дәлил булып тора. Шушы үзаң белән бергә, халкыбызда беркайчан да сүнмәгән дәүләтчелек идеясе яңа көч ала. Буби мәдрәсә шәкертләре халыкның шушы тойгыларын чагылдырып шигырь һәм бәетләр чыгаралар.

1917 елгы Февраль революциясе нәтиҗәсендә Россиянең төрле почмакларында милли оешмалар барлыкка килә.

1920 елның 20нче маенда Россия хөкүмәте башлыгы - совнарком председателе В.И.Ленин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты председателе М.И.Калинин кул куйган Татарстан Автономиясе Совет Социалистик республикасын төзү турында декрет чыгарыла.Төрле яклап, хокуклары кысылган рәвештә булса да, республика барлыкка килүе искиткеч зур әһәмияткә ия була. Шунсыз татар халкының культурасын, әдәбиятын,телен үстереп булмас иде.Милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле.Чөнки гыйлем алу, аны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла.Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

Мин бүгенге көндә татар теленең әһәмиятенә тукталып үтәсем килә.Безнең алда телебезне камил үзләштерү проблемасы тора.Моның өчен яшь буынга татар телен өйрәтү, укытуны киләчәк буынга сеңдереп, аны телле милләт итү өчен армый-талмый эшләргә кирәк.Телебезнең дәрәҗәсен тиешле рәвештә күтәрә алсак, аны чын мәгънәсендә Татарстанда дәүләт теле, ә Россиядә аңлашу-аралашу теле итсәк, без телебезне бөек сәясәткә чыгара алачакбыз. Мәсәлән, Татарстанның милли Сабантуе татарлар өчен генә түгел, башка милләтләр өчен дә гадәти бәйрәмгә әверелде. Аны һәр төбәк, һәр халык үз бәйрәме кебек кабул итә, әлеге мисал Россиядә татар факторының үсә баруы турында сөйли.

Тел мәсьәләсендә минем дин турында да әйтеп узасым килә. Ислам дине дә татарларның үзләрен-үзләре саклап калуда зур әһәмияткә ия. Белемле, культуралы дип башлыклары милләтнең үзара дуслыгын, милләтара дуслыкны ныгыта ала.

Татар халкының рухи бердәмлеген тәэмин итүче үзәк-Казанның үсеше, күтәрелеше Татарстанның дәүләтчелеге барлыкка килүе-барлык татар халкының дәүләтчелеге торгызылуы ул. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Соңгы вакытта, милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу - бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына ирештек. Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америка, Австралия, Финляндия, Кытайда гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуын, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен җырларын күңелгә сеңдерергә ашкынып, сагынып, күрешергә килүләре – үрнәк алырдай мисал. Минемчә, телне өйрәтү белән бергә , мәдәнияткә дә нык игътибар итәргә кирәк, мәсәлән, татар җыры Америка, Кытай, Япониядә һәм башка кыйтгаларда да җырлана. Бу эшкә күбрәк яшьләрне тартырга кирәктер, яшьләр бөтендөнья татар яшьләре белән тыгыз элемтә дә булса, телебезнең куллану мөмкинлекләре киңәер иде. Әлеге эштә элемтәнең электрон төрләре зур әһәмияткә ия. Бүген дөньяда яшәүче татарларның күбесенең татар телевидениясен, татар радиосын карау һәм тыңлау мөмкинлеге бар. Электрон почта интенсив эшләргә тиеш, интернетны тагын да киң кулланырга кирәк.

Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнә. Татар теле дә гади тел түгел. Ул дөньяның 14 иң әһәмиятле телләре арасында.Төрки телләрнең бердәнбер зур вәкиле.

Телебез киләчәктә саклансын, яшәсен дисәк, без ана телен гаиләгә кайтарырга тиешбез. Ана телне гаиләгә иңдермибез икән, ул вакытта без телсез калачакбыз. Ата-ананың Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бурычы-телне ачу. Ата- ана бу бурычын үтәми икән, димәк ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.

Тел авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә киң кулланылышта булырга тиеш. Татарстанда яшәүче һәр татар кешесенең өлкәне дә, кечесе дә шул телдә сөйләшер. Минемчә, ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мәҗбүри итеп каралсын иде. Татар теле – зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә, техника теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә, ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без, бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып яшәмибез. Фикерләремне Җәвад Тәрҗемановның шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Татар телем,

Үсеп,сиңа алга барасы –

Гасырларын кичеп, чорларга.

Теләгем шул:

Яңа дәвер, яңа чорларда

Насыйп булсын сөйгән халкыма,

Сәйдәш маршын уйнап

Сөекле “Туган тел”не җырларга.

Әдәбият

  1. Н.Г. Гәрәева, Н.В. Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова. Тел – белемнең ачкычы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2005.

  2. Х. Сарьян “Уеңны уйдырып сая”. Казан: Татарстан китап нәшрияты 1977.

  3. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Закиева. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф” 1993.

  4. Татарстан Респупликасы дәүләт телләре һәм Татарстан Респликасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы. Казан:Татарстан китап нәшрияты 2005.

  5. Татарстан Республикасында тел сәясәте. «Мәгариф» нәшрияты.

  6. Татар акылы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2002.

  7. Тел – халыкның көзгесе. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2009.

  8. Татар халык иҗаты. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2004.

  9. Ф. Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан: Татарстан нәшрияты 1974.