Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КОНФЕРЕНЦИЯ-текст.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.08 Mб
Скачать

Башкортостан — күпмилләтле ватаным

Хамматов Д.Д.

Башкортостан Республикасы

Дүртөйле районы Имай-Утар

төп гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Хамматова Р.Р.

Шуның өчен дә җирле милли телләр бе­лән бергә шушы республика территориясендә яши торган төрле милләт һәм халык вәкилләренең аралашу һәм аң­лашу чарасы буларак та рус теле кулланыла.

Рус булмаган халыкларның аңлы рәвештә рус телен үзләштерүгә омтылышлары милли республикалар тер­риториясендә икетеллелек (билингвизм), ягъни туган телдән дә, рус теленнән дә файдалану күренешен бар­лыкка китерде. Милли-рус икетеллелеге — объектив, прогрессив күренеш, һәм ул торган саен арта бара.

Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара тел булу сәбәпле. Төрле миләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре –болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр.Шуңа күрә халыкларның якынлашуы,икътисадый өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.

Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүген­ге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә ал­мый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даи­ми рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләште­рүе турында сүз алып барырга туры килә.

“Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланылыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри”, —ди америка галиме Фишман.

Дәүләт телләре белән беррәттән мәктәпләрдә, югары уку йортларында чит телләр дә өйрәтелә. Моңа сәбәп булып тирән социаль-икътисадый үзгәрешләр, рухи-әхлакый даирәнең яңаруы тора.Хәзер мәктәп укучыларының чит телләрне өйрәнү теләге шактый артты. Бу җәмгыятебез тормышында чит телләрне, төрле илләр мә­дәниятен өйрәнүнең әһәмияте үсү, Башкортостанның чит илләр белән бәйләнешләре арту, уку­чыларның гомуми әзерлеге, шәхси үсеше дәрә­җәсе белән дә бәйле.Мин үзем татар милләтеннән. Минем дусларым һәм сыйныфташларым да татар милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Башкортостан. Шуңа күрә безгә дәүләт теле буларак башкорт теле дә керә башлады.Чит телләрдән мәктәбебездә немец телен өйрәнәбез,ә башка фәннәр рус телендә алып барыла. Шуңа күрә без бу дүрт телне дә яхшы белергә тиешбез.Ләкин беләбезме соң? Барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла. Шуңа күрә безнең күпләребез рус телендә фикер йөртә. Хәтта русча сүзнең татарча тәрҗемәсен белми,русча-татарча катнаштырып сөйли,фикерләү дәрәҗәсе түбән.Сүз байлыгы аз. Бу әдәби китап укымаудандыр ,дип уйлыйм.Шуның өчен дә мин әдәби әсәрләр укыйм,татар телендә чыккан гәзит-журналлар алдыртам.

Күп кенә шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләрен барлап чыктым.

Ике телем — ике канатым

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын, – дип язган татар шагыйре Х.Туфан. Мин аның фикерләре белән тулысынча килешәм.

Бу темага багышланган төрле легендалар да бар. Мәсәлән: “Исеме дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буенча, төенчекләрен ачып уртак табын ясаганнар. Татар агае “аша” ди икән, ә рус “ешь” дип кыстый ди. Шул вакыттан бирле бу елганы Ашаешь дип йөртә башлаганнар”.

Без нәкъ шундый чорда яшибез. Гүя, елганың бер ярында татар, икенче ярында рус тора. Бик элекке заманнар­дан килгән ике халыкның дуслык хисләре чагылышы булып Агыйделнең кече сеңлесе Ашаешь агып ята.

Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бүгенге көндә ике телне дә яхшы белү — безнең бурычыбыз.

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел -дип язды Ш.Маннур.Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмас дуслык, дау булыр

Дау артыннан яу булыр.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Бу юллар бик матур әйтелгән.Һәм шуңа да, телләр белү -олы байлык, дип исәплим.

Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

Әти-әнием дә мәктәптә укыганда ук телләрнең барысын да яхшы үзләштерүемне телиләр.Шуңа күрә немец телен тырышып үзләштерәм. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым.

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен илебездә барлык шартлар да бар.

Әдәбият

1. Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – Казань, 1968.

2. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1968. — 367с. Двуязычие: типология и функционирование. – Казань, 1990. – С. 99-105.

3.Байрамова Л.К. Введение в контрастивную лингвистику. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1994.

4.Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

5.Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

6.Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1987.