Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.21 Mб
Скачать

14. Ф. Әмирхан иҗаты.

(1886—1926)

Талантлы әдип, принципиаль тәнкыйтьче, ялкынлы пуб­лицист, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе.

Иҗатының төп сыйфатлары:

— әдипнең тәрҗемәи хәле, авыр язмыш сынавына дучар ителүе;

— физик һәм рухи ныклыгы;

— киңкырлы талант иясе булуы;

— әдәби мирасында яңарып! чоры татар әдәбиятының төп сыйфатлары булу;

— рус-Европа мәдәниятенә, әдәбиятына йөз тотучы татар зыялыларының берсе булуы;

— идея эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, камиллеге белән бер-берсен кабатламаган, татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да алтын хәзинәсенә керерлек әсәрләр иҗат итүе;

— милли Яңарышны мәгърифәтчелек, фән-техника алга­рышы, мәдәнилек, җәдитчелек, европалашу, иҗтимагый-икъ-тисади яңару белән бәйләп каравы;

— әдәби мирасында атеистик эчтәлекле әсәрләрнең урын алуы, бу тенденциянең феодаль торгынлыкка, искелеккә, ка­димчелеккә каршы чыгу, белән бәйле булуы;

— Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанучы, Коръән тәгълиматын яклаучы, рухи бөтенлекне, камиллекне саклауда аңа таянучы зыялы зат булуы.

Фатих Әмирхан иҗатында әйдәп баручы төп темалар

1. Феодаль торгынлыкны, артталыкны, искелекне тән­кыйтьләү («Гарәфә кич төшемдә», 1907; «Бәйрәмнәр», 1909; «Фәтхулла хәзрәт», 1909; «Хәзрәт үгетләргә килде», 1912 һ. б.).

2. Хатын-кыз темасы («Татар кызы», 1909; «Хәят», 1911).

3. Мәхәббәт («Кадерле минутлар», 1912).

4. Зыялы яшьләр темасы («Яшьләр», 1909; «Урталыкта», 1912; «Тигезсезләр», 1913).

5. Милли фольклор һәм тарихи тема («Ай өстендә Зөһрә кыз», 1912; «Сөенбикә», 1912; «Картада оттырылган Зөлхә­бирә», 1913).

6. Яшәү, үлем, тәкъдир, язмыш кебек фәлсәфи мотивлар («Хәкарәт саналган мәхәббәт», 1909; «Бер хәрабәдә», 1912; «Сүнгәч», 1916).

Геройлар системасы:

— әсәрләренең үзенчәлекле геройлар системасы: рус-Ев­ропа яшәү үрнәгенә омтылган гимназистлар, курсистлар, өлгергәнлек аттестатына әзерләнүчеләр, һөнәри уку йортында укучылар, студентлар һ. б.; — татар халкының иҗтимагый яңаруына, сәяси яктан катлаулануына, икътисади-матди үзгәрешләргә нисбәтле ту­ган геройларның урын алуы: мәгърифәтчеләр, халыкчылар, социалистлар, либераль буржуазия вәкилләре, эшмәкәрләр һ.б.

Әдип иҗатында әдәби юнәлешләр, агымнар, стиль төрпелеге

Сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге:

— Фатих Әмирхан — реалист-романтик язучы;

— мирасында әдәби юнәлешләрнең үзара мөнәсәбәте кат­лаулану, алар арасында чикнең шартлылыгы, иҗат типла­рының синтез, синкретик хәлдә яшәве, бер-берсен баетулары, язучы әсәрләренең иҗат ысулларын билгеләүдә карашлар төрлелеге;

  • иҗат мәйданында кызыклы тәҗрибәләр ясалу.

«Хәят» повесте. Заман тормышының төрле якларын, аеруча хатын-кызлар­ның җәмгыятьтәге урынын яктырткан «Хәят» повесте берничә кисәктән торачак әсәр буларак уйланылган, әмма аның икенче өлешенең язмышы билгеле түгел.

«Хәят» повесте күләме ягыннан гына түгел, сәнгати дәрә­җәсе ягыннан да Ф. Әмирханның хатын-кызлар хәленә багыш­ланган әсәрләре арасында аерым урын тота»,— дип яза әдә­бият галиме И. Нуруллин.

Исеменнән үк күренеп тора: повестьның төп герое — Хәят.

Хәят образын бирүдә автор төрле сурәтләү чараларына мөрә­җәгать итә. Эпитетлар, чагыштырулардан оста файдалана. Хәятны каршылыклы уй-тойгылар эчендә калдырып, үзен психологик анализ остасы буларак таныта. Әсәрнең XX йөз әдәбиятына алып килгән иң зур яңалыгы да шунда дип әйтә алабыз. Ф. Әмирхан үз героен уй-тойгылар эчендә ялгызын гына калдырмый, аның кичерешләрен табигать күренешләре, андагы үзгәрешләр белән куерта. Пейзаж — язучының кеше характерын бирүдә яратып кулланган алымы. Автор деталь­ләштерүгә дә зур игътибар бирә. Хәят тормышындагы кеч­кенә генә вакыйга да читтә калмаган. Моның белән ул тор­мышны шактый тулылыгы белән күрсәтә алуга ирешә. Шушы детальләр аркылы кызның матурлыкка, яшьлеккә, хыялга бай булуы ачыла. Аның исеме дә тормыш, яшәү мәгънәсен белдерә.

Әсәрдә, Гыймадовлар гаиләсе белән беррәттән, Рәхимов-лар һәм Мясниковларның гаиләләре дә сурәтләнә. Фабрикант Рәхимовларның кызлары иркен тормышта яши, аларны төрле фәннәрдән алдынгы карашлы укытучылар укыта, театр­ларга йөриләр, аралашу даирәләре дә киң. Мясниковлар гаилә­сендәге тәрбиягә автор күп тукталмый. Алар гаиләсендә дә балалар гимназияләрдә, университетта белем ала, төрле кичә­ләр оештырыла. Мясниковлар төрле чикләүләрдән азат булган гаилә буларак сурәтләнә. Хәят шушы кешеләр белән ара­лаша, алар тирәлегендә яши, һәм татар кызларының күпләре хыялларына да кермәгән иркен шартларга куелган. Ләкин Рәхимовлар һәм Хәятлар гаиләсендә дә иске тормыш канун­нары үзләштерелгән һәм бу кануннар, һичшиксез, үтәлергә тиеш.

«Хәят» повесте белән Ф. Әмирхан милли-әхлакый тәрбияне үзгәртү ягында торуын күрсәтә. Башка милләт вәкилләре белән аралашу, мәдәни мөнәсәбәтләрнең халыкка алга китәргә көч, куәт бирергә тиешлегенә ышана.

«Хәят» повесте безне гүзәллек дөньясына алып керә. Без анда ямьсез күренешләр, кешене кимсетә торган эпизодлар белән очрашмыйбыз. Анда канатлы, хыялга бай яшьлек яши. Әсәрнең укучы тарафыннан яратып укылуының сәбәбе, бәлки, шундадыр. Матурлык кешене беркайчан да туйдырмый. «Хәят» — менә шушы матурлыкның үрнәге.

«Шәфигулла агай» повесте юмор һәм сатираның аерым бер төре булган киная белән язылган Аны автор 1924 елның июнь аенда тәмам­лаган, ул вакытта Фатих Әмирханның аяклары инде йөрми башлаган, өстәвенә, үпкә авыруы да көчәйгән була. Әдип әсәрне тәмамлаганнан соң, кабат эшкәртеп чыгарга өлгермәгән. Ләкин төп характерның логик үстерелеше ягыннан килеп караганда, әсәрнең языласы өлеше күп калмаган булырга тиеш кебек. Шушы кечкенә генә әсәрдә язучы зур әһәмияткә ия булган образ тудырган.

Фатих Әмирхан аны үзе «дустанә шарж» дип атый. Әсәрне хикәя дип тә атарга була. Ни өчен дигәндә, күләме ягыннан ул кеч­кенә әсәр, сурәтләнгән вакыйгалары да катлаулы түгел, алар бер кеше тирәсенә генә тупланган. Әнә шул сыйфатларыннан чыгып, аны хикәя ди­п атарга була.

Бу урында әлеге хикәянең памфлетка якын торуын да әйтер­гә кирәк. Билгеле бер иҗтимагый-сәяси кү­ренешләрне, мәсәлән, дәүләт, сыйныф, ил, дө­ньяга караш, политик строй һ. б. ш. усал итеп көлеп фаш итү көченә ия булган әсәргә памфлет диләр.

«Шәфигулла агай» хикәясендә нәрсәдән көле­нә соң? Яшь совет җәмгыятендәге идеологик мокытлыктан. Язучы яңа гореф-гадәтләрнең, тәртипләрнең көннән-көн гарип төс ала баруын Шәфигулла агай образы аның эш-хөрәкәте, кы­ланышлары аша күрсәтә.

Бу образ үзен алга омтылучан итеп күрсәтергә, партия органнарының җитәкчеләренә ярарга тырышу, масаю, беркатлылык, фанатиклык һ. б. ш. сыйфатлар хас.)

Геройның фанатиклыгы бигрәк тә Ленин үлгән көнне өендә ихлас елый-елый күмү маршын җырлау күренеше, эшче-хәбәрче алдында изге догалыкны ертып ташлап, аяк астына салып таптап, эшчеләр һәм крестьяннар­га үрнәк күрсәтүе; советча булам, «красный быт» төзим дип, 20 ел торган хатынын талак кылып, «гражданский брак» ясатуы; балага исем куш­тырганда кулланган ритуаллары; балаларын кы­зылдан киендереп, иртө таңнан демонстрациягә бару күренешләре; иконага табынгандай, Ленин рәсеменә карап, иртә-кич балалардан дога урынына гимн җырлатуы; «партия зурларымның һәр сүзенә табынуы, аларны сөйләп йөрүе; баласы үләргә ятканда башына: «Тәлинкәгә зәгъфран (шафран дигән үсемлек) белән «интернатсионал» язып эчертеп карасаң, шифасы тимәс микән?» дип хыяллануы; «кызыл күмү» йоласы; йорт-җирен сатып, Мәскәүгә Ильич каберен күрергә ба­руы һ. б.)

Язучы биредә яңа йолаларны дини гадәтләр белән параллель биреп бара. Моның белән автор бер идеологиянең һәм аны пропагандалаган тәртипләрнең икенчеләре белән алышынуын аңлатырга тели. Берәр догма­га фанатикларча бирелү, аны тормышта сукыр­ларча куллану кешене кызганыч, көлке хәлләргә китерергә һәм аны бер мәгънәсез затка әйлән­дерергә мөмкин икәнен күрсәтә. Автор бу надан кешеләрнең балаларын киләчәктә маңкортлык көтүе, гасырлар буена урнашып килгән әхлак, традицияләрнең, ата-баба гадәтләренең генә тү­гел, телнең дә югала баруы турында искәртергә тели.

Фатих Әмирхан әлеге әсәрендә телебезнең килә­чәктә нинди хәлгә төшәчәген күрсәтә. мә­сәлән, телнең рус сүзләре белән чуарлану тенденциясе – шуның бер дәлиле. («Рабочи-крәстиәнгә тагы бер примир. Массадагы сознаниянең артуы удивительни бер тип белән бара: почти алтмыш яшенә достигать иткән татарин рабочи Шәфи­гулла әле недавно гына...»)

Язучы махсус рәвештә әсәрнең ахырында рус сүзләрен татар сүзләре белән аралаштырып биргән. Бу алымны автор телнең югала баруын, бер милләтнең икенче милләт эчендә йотыла – ассимиляцияләнә баруына ишарә итү өчен кулланган. Акыллы әдип киләчәкне, адәм­нәрнең бозылачагын, «бөек халык» алдында баш июнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген алдан кү­ргән. Монда әсәрдәге Сәрбинең: «Урыс приказ бирә дип, балаңны тагын чукындырырга да алып барырсыңмы?» – дигән гыйбрәтле сүзләрен ки­тереп үтү дә артык булмас. Чөнки алар бүген дә безнең халыкка искәртү булып яңгырый. «Влади­мир Ильич исемен урыс исеме дип бәйләнгән өчен әллә ниләр күрерсең әле син», – ди аңа Шә­фигулла. Язучы биредә дә кинаяне оста куллана. Әйтерсең, ул 30 нчы елларда булачак вакыйга­ларны: милләтче ярлыгы тагылып, бик күп зыялыларыбызның юк ителәчәген алдан сизенгән. Революциядән соң рус булмаган халыкларның язмышы турында без беләбез инде. Фатих Әмирхан исә аерым шәхесләрдән культ ясауны, җәмгы­ятебезне, халыкларны һәм милләтләрне миңге­рәтүнең нәрсәгә китерәсен 20 нче елларның ба­шында ук күрә алган.

Әсәрдә балага исем кушу күренеше бик тә уйландыра, гыйбрәтле. Әдип шушы әсәрендә ата-бабаларыбызны балаларына чит-ят һәм мә­гънәсез исемнәр куша башлаудан шул вакытта ук кисәткән икән. Кызганыч ки, бик күпләр моңа колак салмаган.

Шәфигулланың кечкенә Вәлиулласына нинди генә исемнәр тәкъдим итмиләр: Нинел («Ленин» сүзенең киредән укылышы), Икстурт, Нинилак («Троцкий» һәм «Калиниюжың киредән укылы­шы), Чыффахыт-латта-латтит (имажинист тәкъ­дим иткән машина тавышы ымлыгы), Пар каза­ны, Газ заводы һ. б. ш. ( Авылда, мәсәлән, Мэлс исемле кеше бар иде. Ул исем «Маркс», «Энгельс», «Ленин», «Сталин» сүзләренең баш хәрефләреннән төзелгән.)

...Шәфигулла абзыйга килгәндә исә аның са­быена Владимир дигән исем кушалар. Соңыннан аны Владимир, Балудә дип йөртәчәкләр. Берәү: «Ячәйкәдө 43 (!) балага ул исем кушылды бит инде!» – дигәч: «Саташтырсалар, бигрәк яхшы. Коммунистически обществода берәм-берәм личностьләргә игътибар булырга тиеш түгел, личность булмый, коллектив кенә була», – ди «коммунистический университет»ньң үзен Колынбайский дип йөртүче бер шәкерте. Бу фәлсәфә бит ничә еллар буе тукыла килде. Җәмгыятьне сазлыкка, мәнфәгатьләрен санга сукмау шәхесне таркалуга –деградациягә, рухый торгынлыкка китерде. Әлеге әсәрдә без сыйнфый көрәшнең аерым шәхес бәхете өчен көрәштән өстен куелуы, аерым сыйныф мәнфәгатьләренең гомумкешелек кыйммәтләрен (миһербанлылык, рухый хөрлек, кешегә хөрмәт, ата-ананы, туган телеңне, мил­ләтеңне сөю) басып китүен күрәбез.

Хикәядә партиягә кергән кешенең абруен яса­лма рәвештә күтәргән урыннар да байтак. (Мә­сәлән, «Завод хисабыннан 30 сум акча, бала тәр­биясе өчен айлык 10 сум акча биреп барырга язу бирделәр. Балага киемлек, чүпрәклек кызыл ма­териал бүләк иттелөр»е, газетада Шәфигулла агайга «Герой Труда» исеме бирелүе турында мәкалә басылуы, «партия зурларының» һаман саен Шәфигулланың аркасыннан сөеп: «Бөтен рабочий-крестиәнгә примир!» – дип торулары һ. б. ш.)

Халык әнә шундый «подачкаларга», ялган дә­рәҗәләргә риза, шат булып, ә чынында исә кол булып яши бирде. Акыллырагы авыз ачты­мы – тиз яптырдылар.

Әсәрдә язучының партиягә карата ирониясе ачык сиземләнә. Димәк, язучы партия оешмала­ры үткәргән сәясәткә тискәре мөнәсәбәттә бул­ган һәм инкыйлабның тоткан юлының дөресле­генә шик-шөбһә белдергән. Әйе, Фатих Әмирхан ке­шене стандартлаштыра торган социализм чоры­ндагы пионер, комсомол, партия оешмаларына хас әхлак нормалары белән килешмәгән. Шун­лыктан булса кирәк, ул бераз анархистлар идея­ләре белән дә мавыгып алган. Әлеге әсәргә алы­нган эпиграф та шуңа ишарә итеп тора: «Анар­хия – менә нәрсә генә гакылларга да, тойгылар­га да чын хөррият алып киләчәк!»

Читкә китеп өлгергән әдипләрне искә алмага­нда, илдә калган язучыларның күбесе, Шәфигулла агай кебек үк, революция, партия вәгъдә ит­кән «якты» киләчәккә ышансалар, милли үсеш хакына чын күңелдән илһамланып, иҗади эш­ләрен дәвам иттерергә тырышсалар, Фатих Әмир­хан намусы кушканча эшли, икейөзлеләнми, 20 нче еллар башында илдә диктатура көчәя. Шул уңайдан бөтен иҗтимагый тормышны идеологик кысаларга кертергә тырышу башлана. Нәтиҗәдә язучыларның иҗат хөрлеге көннән-көн кысыла бара, әсәрләрнең кыйммәте дә бары сыйнфый көрәш күзлегеннән генә бәяләнә. Шуңа да кара­мастан, Фатих Әмирхан яңа җәмгыятькә тел-теш тидерә, ягъни тормышны бары тик мактау гына гадәткә кереп барган бер заманда ул өнә шундый әсәр язарга батырчылык итә. Моны, әлбәттә, гаять көчле рухлы кеше генә эшли ала. Күләме зур булмаса да, идея-эстетик кыйммәте белән үзенчәлекле бу әсәр әдәбиятыбызны югары күтә­рә. Заманында халыкка барып җиткән булса, ул милләтебез тарихында авыруны кисәтүче чара вазифасын үтәгән булыр иде. Хәзер дә әле бу хикәя үзенең әһәмиятен югалтмаган. Чөнки бүге­нге көндә дә, милләтнең киләчәгенә янаучы кур­кыныч күренешләр бетмәгән.

Татар халык мәдәниятен Көнбатыш һәм рус культурасы дәрәҗәсенә күтәрү хыялы белән янып яшәгән әдипнең «Шәфигулла агай» хикәясе генә түгел, бәлки башка әсәрләре дә безнең өчен гаять мөһим.