- •Тема 1. Төрки халыклар тарихы
- •Тема 2. Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы
- •Тема 3. Рун язулы истәлекләрнең таралу ареалы. Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр
- •Тема 4. Күлтәгин һәм Төньюкук истәлекләренең эчтәлеге һәм тарихи әһәмияте
- •Тема 5. Орхон-енисей истәлекләренең тел үзенчәлекләре
- •4.3. Реферат темалары
- •Глоссарий
- •Зачет өчен сораулар
Тема 3. Рун язулы истәлекләрнең таралу ареалы. Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр
Рун язулы төрки истәлекләр Үзәк һәм Урта Азия, Көнчыгыш Ауропа, күренгәнчә, бик киң территорияләрдә табылган. Борынгы төрки чордан калган ташъязмаларның табылу географиясе төрки бабаларыбызның Үзәк Азиядән көнбатыш, көньяк, төньякка кылган тарихи сәяхәтләренең шаһиты булып тора. Шул ук вакытта әлеге рун язулы истәлекләр төрки берләшмәләрнең сәяси һәм мәдәни үзәкләренә нисбәттә җиде территориаль төркемчә хасыйль итә.
Төньяк Монголия, Хәзерге Урта һәм Көнбатыш Монголиянең Хангай калкулыгы (борынгы төрки атамасы - Өтүкән ешлыгы) территориясендә, Орхон, Селенга, Толы елгалары буйларында Төрки һәм Уйгыр каганлыклары ставкасы урнашкан була. Әлеге территориядә табылган мәдәни һәйкәлләр төркиләрнең атаклы каганнары, батырлары зирәк Төньюкук (710 ел), Кули Чура (720 ел), Күлтәгин (732 ел), Билгә каган (734 ел) һәм башкалар хөрмәтенә куелган. Хәзерге вакытта ун зур һәм утызлап кече күләмле саклану дәрәҗәсе төрлечә булган истәлек билгеле.
2. Енисей елгасы бассейны, хәзерге Хакасия, Тува территориясендә 150 ләп рун язулы истәлекләр табылган.
3. Көнчыгыш Төркестан территориясе. Кыргызлардан җиңелгән уйгырлар Төркестан территориясендә күчкәндә, үзләре белән монгол далаларыннан шактый еракка – Җидесу, Көнбатыш Тяньшань төбәкләренә (хәзерге Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан территорияләренә) рун язуларын да алып киләләр. Башка төбәкләрдән аермалы рун язулары ташларда түгел, ә кәгазьдә сакланган.
4. Алтай территориясендә уку өчен шактый авыр булган 50 гә якын кече күләмле рун язулы истәлекләр табылган.
5. Байкал яны, Якутия территориясендә 15 ләп төрки рун хәрефләре белән кыя ташларына уеп язылган истәлек билгеле. Кызганычка каршы, бу руник текстларны уку шактый катлаулы. Галимнәр фикеренчә, әлеге территорияләрдә табылган рун язмалары, орхон текстларында телгә алынган “курыканнар”, хәзерге якутларның борынгы бабаларыннан күчкән булырга тиеш.
6. Көнбатыш Төркестан. Урта Азиянең Талас һәм Фирганә өлкәләрендә 12 йомры ташка, уннан артык кыяга уеп язылган руник истәлекләр табылган. Көнчыгыш Төркестандагы рун хәрефләре күрше генә урнашкан Көнбатыш Төркестанда табылган руникадан шактый аерыла. Бигрәк тә Палас елгасы буенда табылган рун язулы таякчык (озынлыгы 12 см., киңлеге 1 см. х 1 см.)
7. Көнчыгыш Ауропада 40 ка якын рун язулы истәлекләр табылган. Әлеге табышлар хәзәр, болгар бабаларыбыз белән бергә рун хәрефләренең Көнчыгыш Ауропага сәяхәтен күрсәтә торган билге. Рун язуы Хәзәр каганлыгында, Бөек Болгар илендә гарәп язуы урнашканчы киң кулланылышта булган, Дунай буйларында да гамәлдә йөргән. Көнчыгыш Ауропада Күлтәгин, Төньюкукка багышланаган ташъязмалар кебек мәһабәт язма һәйкәлләр юк, кешеләрнең көндәлек тормышында кулланыла торган көнкүреш әйберләрендә: балчык чүлмәк, таш дивар, алтын яки көмеш савыт-саба өсләрендә һ.б. рун язулары очрый. Маяк шәһәрчегендә табылган төрки руник истәлекләр А.М. Щербак, С.Т. Кляшторный, И.Л. Кызласов һ.б.тарафыннан тикшерелеп нәшер ителде. Венгриядәге Надь Сент-Миклош хәзинәсендәге алтын савытларда рун әлифбасында язылган сүзләрне Ю. Немет укыган. Галимнәр хәзәр-болгар руннарын төрки язуларның бер варианты итеп карыйлар. Идел-Чулман буйларында табылган рун язулы истәлекләрне өйрәнгән галимнәр Х.Р.Курбатов һәм Ә.Р.Тенишев үрнәкләр арасында график, орфографик аермалыкларны күрсәтсә дә, аларның нигезләре бер үк дип саный.
Табышлар барысы да фәндә билгеле, язуларны җентекле тикшергән галимнәр Х.Р.Курбатов һәм Ә.Р.Тенишев.
Ә.Р.Тенишев Идел буе руник истәлекләрне хронологик чорларга бүлеп өйрәнгән; язмаларның хронологик чикләре V-VI гасырдан башланып XII-XIII гасырларгача күрсәтелә.
Идел буенда табылган ун рун язулы истәлекнең тексты бик кыска - бер, ике, өч, дүрт сүзле. Тикшеренүләрдән бер үрнәк. 1987 елның сентябрендә Петр Старостин җитәкчелегендәге археологик экспедиция Балык Бистәсе районының Троицкий-Урай авылы янында, Каманың уң як яры кыясында руник язулы балчык чүлмәк ватыгына юлыга. П.Н.Старостин чүлмәк кисәген өйрәнеп, V-VI гасырларга – Имәнкискә чорына каравын билгели. Әлеге язуны Х.Р. Курбатов укый. Аз сүзле булуларына карамастан, Идел буе татар әдәби теленең формалашуын күзалларга ярдәм итү, фонетик, грамматик, лексик тел нормаларының үсешен ачыклау ягыннан әһәмиятле.
Жанры, эчтәлегенә бәйле истщлеклщтөркемләү. 1. Тарихи-биографик текстлар. 2. Эитафик язмалар. 3. Магик характерда һәм дини эчтәлекле язмалар. 4. Юридик документлар. 5. Көнкүреш әйберләрендә очраган тамгалар.
