Isem_yasalyshy
.docxИсем ясалышы
Ясалма исемнәр
-чы/-че кушымчасы
Продуктив -чы/-че кушымчасы исемнән, кайбер сыйфатлардан исемнәр ясый; татар теленең үз сүзләренә һәм чит телдән кергән сүзләргә дә ялганырга мөмкин. Бу кушымча ярдәмендә ясалган сүзләр, гомуми мәгънәсе буенча эш башкаручы затны белдереп, түбәндәге мәгънә төсмерләренә ия:
-
һөнәр иясе: тәрҗемәче, тәрбияче, тарихчы, әдәбиятчы, икътисадчы;
-
предмет (корал, җайланма, машина) ярдәмендә эшләүче зат: ташчы, футболчы, баскетболчы, велосипедчы, дизайнчы;
-
вазифа башкаручы затны: җитәкче, киңәшче, ярдәмче, сакчы;
-
билгеле бер шөгыль иясе: балыкчы, аучы, сәяхәтче;
-
билгеле бер урында эшләүче: юлчы, китапханәче, урманчы;
-
билгеле бер агым тарафдары: сәясәтче, милләтче.
-лык/-лек кушымчасы
-лык/-лек сүз ясагыч кушымчасы, төрле сүз төркемнәренә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:
-
табигать күренешен белдергән атамаларга ялганып, предметларның җыелмасын, тупланмасын: җиләклек, каенлык, имәнлек, комлык;
-
әгъза исемнәренә ялганып, җайланма атамасын: күзлек, битлек;
-
-чы/-че кушымчалы исемнәргә ялганып, һөнәри, иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне: укытучылык, бакчачылык, җитәкчелек;
-
сыйфатларга ялганып, абстракт төшенчәләрне: яхшылык, эшчәнлек, матурлык, яшеллек, чисталык, бәйсезлек;
-
саннарга ялганып, акча берәмлекләрен, рейтингны: бишлек, унлык, беренчелек.
-лык/-лек кушымчасы вакыт төшенчәсен белдергән исемнәргә ялганып, сыйфатлар да ясый: атналык график, айлык эш хакы, еллык керем, ике сәгатьлек юл.
-даш/-дәш кушымчасы
-даш/-дәш (-таш/-тәш) сүз ясагыч кушымчасы, исемнәргә ялганып, ниндидер уртак билгеләре буенча бергәлекне белдергән исемнәр ясый. Бергәлекнең түбәндәге мәгънәләре белдерелә:
-
урын буенча бергәлек: юлдаш, бүлмәдәш, авылдаш;
-
вакыт буенча бергәлек: замандаш, курсташ, яшьтәш;
-
нәсел-ыру, милләт буенча бергәлек: милләттәш, тугандаш;
-
эш-шөгыль, мәсләк буенча бергәлек: фикердәш, каләмдәш, сердәш.
-лы/-ле кушымчасы
-лы/-ле сүз ясагыч кушымчасы исемнәр ясауда катнаша. Ил, шәһәр исемнәренә ялганып, шул җирлектә яшәүче затны белдерә.
-
Ил исеменә -лы/-ле кушымчасы ялганып, гражданлык мәгънәсендәге сүз ясала:
Австралия австралияле
Америка америкалы
Аргентина аргентиналы
Италия италияле
-
Шәһәр исеменә -лы/-ле кушымчасы өстәлеп, шул шәһәрдә яшәүче халыкны белдерә:
Казан казанлы
Мәскәү мәскәүле
Рим римлы
Игътибар итегез:
төрек – милләт атамасы
төркияле – Төркия гражданы
-гыч/-геч кушымчасы
-гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчасы, фигыльләргә ялганып, корал, сирәгрәк эш башкаручы затны белдергән исемнәр ясый: ачкыч, баскыч, бетергеч, суыткыч, очкыч, белгеч, ерткыч.
-ма/-мә кушымчасы
-ма/-мә сүз ясагыч кушымчасы, фигыльләргә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:
-
эшнең нәтиҗәсен: бүлмә, туңдырма, ярма;
-
эшнең объектын: тартма, белешмә;
-
эшнең урынын: оешма, киңәшмә.
-ыш/-еш кушымчасы
-ыш/-еш кушымчасы, фигыльләргә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:
-
эш-хәлнең, хәрәкәтнең атамасын: үсеш, үзгәреш;
-
эш-хәлнең нәтиҗәсен: күренеш, отыш;
-
эшнең ысулын, алымын: яшәеш, торыш, төзелеш.
Кушма исемнәр
Кушма исемнәр үзара ияртүле бәйләнештәге ике сүз кушылуы нигезендә барлыкка килә һәм һәрвакыт кушылып языла:
алма + агач = алмагач
кул + яулык = кулъяулык
Кушма исемнәр түбәндәге калыплар буенча ясала:
-
сыйфат + исем: карабодай, аккош, терекөмеш;
-
исем + исем: көньяк, төньяк, ашъяулык;
-
сан + исем: өчпочмак, бишбармак, дүртпочмак;
-
алмашлык + исем: үзаң, үзидарә;
-
исем + фигыль: эшкуар, урынбасар, Илсөяр.
Кушма исемнәрнең икенче компоненты ясалма сүз белән бирелергә мөмкин: алъяпкыч, көнбатыш, көнчыгыш, сусаклагыч.
Татар телендә чит телләрдән кергән кушма сүзләр киң таралган. Алар авто-, агро-, аэро, био-, вело-, гео-, гидро-, зоо-, кино-, микро-, моно-, мото-, радио, теле-, фото-, электро- кебек кыскартылган компонентлар белән ясала һәм, нигездә, фәнни-техник терминнарны белдерә: агротехника, велоспорт, гидромеханика, зоопарк, кинокартина, микроклимат, телефильм. Икенче компоненты татар сүзе белән бирелергә мөмкин: радиодулкын, электроүткәргеч, телекүпер, фоторәсем.
Шулай ук фарсы теленнән кергән -ханә (бүлмә, йорт бина), -намә (язу) компонентлы кушма сүзләр кулланыла: ашханә, китапханә, даруханә, сәяхәтнамә, васыятьнамә.
Парлы исемнәр
Парлы исемнәр ике кисәктән торалар һәм күплекне, җыйма мәгънә белдерү, сүзләрнең мәгънәләрен киңәйтү яки көчәйтү өчен кулланылалар. Парлы исемнәр түбәндәгечә төзеләләр:
-
синоним яки якын мәгънәле сүзләрдән торалар: саулык-сәламәтлек, исәнлек-саулык, шатлык-куаныч, хатын-кыз, йорт-җир, гореф-гадәт;
-
капма-каршы мәгънәле, ягъни антоним сүзләрдән төзеләләр: әти-әни, әби-бабай, ут-су, җир-күк, кием-салым, көн-төн;
-
беренче сүз реаль мәгънәгә ия була, икенчесе исә хәзерге төрки телләрдә яки татар диалектларында беренче сүз мәгънәсен белдерә: бала-чага, савыт-саба, ир-ат;
-
беренче сүз реаль мәгънәгә ия, икенчесе исә аның фонетик варианты гына була: әби-чәби, малай-шалай, имеш-мимеш;
-
сүзләрнең берсе дә аерым кулланылмый, икесе бергә килеп кенә реаль мәгънә белдерә: әкәм-төкәм, эңгер-меңгер, ыгы-зыгы, шау-шу, ыбыр-чыбыр.
8 нче март көнне хатын-кызларга чәчәк бүләк итәләр.
23 нче февраль көнне хәрбиләрне генә түгел, барлык ир-атларны да бәйрәм белән котлыйлар.
9 нчы майда әби-бабайларга аеруча зур игътибар күрсәтәләр.
Улым, син йорт-җиргә күз-колак бул.
Камилә, кызым, син газета-журналларны җыеп бар!
Тезмә исемнәр
Тезмә исемнәр тотрыклы сүзтезмәләр калыбында ясала: ике, сирәгрәк өч сүз бәйләнеп килә һәм һәрвакыт аерым языла. Актив кулланыла торган түбәндәге калыплары бар:
-
исем + исем (-ы/-е, -сы/-се): кура җиләге, бал корты, салават күпере, үги ана яфрагы;
-
сыйфат + исем: кара җимеш, Ак диңгез, Ерак Көнчыгыш;
-
исем фигыль + исем: кабул итү бүлмәсе, янгын сүндерү машинасы.
Кыскартылма исемнәр
Кыскартылма исемнәр (аббревиатуралар) – ике яки берничә сүзнең беренче хәрефләре яисә иҗекләре кыскартып ясалган сүзләр:
ТР (Татарстан Республикасы)
БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Берлеге)
БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы)
ЕБ (Европа Берлеге)
БСО (Бөтендөнья сәүдә оешмасы)
биофак (биология факультеты)
турагентлык (туристик агентлык)
Кыскартылма исемнәр кушылып языла; учреждение һәм оешма атамаларын белдергән сүзләр – баш хәрефтән, беренче иҗекләре кыскартып ясалган сүзләр юл хәрефеннән языла. Кыскартылма исемнәр килеш белән төрләнәләр, кушымчалары юл хәрефеннән янәшә языла: ТРның шәһәрләре һәм районнары, БМОга керү.